Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “8 март бәйрәме”

мама2 нче кечкенәләр төркеме

 

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әниләр һәм әбиләр. Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме – 8 март халык-ара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез.

Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната.

Яз килә, каршы алыгыз,

Дигән хәбәрне тарата.

 

Җыр “Кояшлы ил”

 

Хәзер безнең нәни дусларыбыз әниләрен котлап шигырләр сөйләрләр:

Хайрутдинова Әминә

Эмилия

Хасанова Әминә

Самира

Абдулазиз

Динә

Самат

Мәдинә

 

Музыка астында балалар утыралар.

Алып баручы. Карагыз әле, балалар, ишетәсезме? Кем булырга мөмкин. Әйтегез әле.

Әйе, балалар. Дөрес, Карлсон. Син нишләп монда йоклап ятасың?

Карлсон. Ничек булды соң әле бу. Мин бәйрәмгә ашыктым. Тиз генә йөгереп килдем, ләкин бик иртә булган. Әз генә көтеп торыйм дигән идем, йоклап киткәнмен.

Алып баручы. Борчылма әле, бәйрәм башлана гына.

Карлсон. Искиткеч. Балалар бик матурлар, әниләре дә бик матур.

Балалар, минем сезгә бер табышмагым бар, җавабын белерсез микән?

Боз һәм кар эреде

Сулар йөгерде.

Елап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я әйтеп кара.

 

Балалар: Яз.

Карлсон. Дөрес. Ә хәзер мин яз кызын – Тамчыгөлне чакырам.

 

Яз. Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә.

 

Әйе, мин Яз кызы. Минем иң беренче бәйрәмем – әниләр бәйрәме! Мин инде йоклап арыдым, бик тә сезнең белән биисем,уйныйсым килә. Әйдәгез әле, кызларым, биеп алабыз.

 

Чәчәкләр биюе.

 

Яз. Шушы матур чәчәкләр белән әйдәгез уйнап алыйк. Кем күбрәк чәчәк җыярга ярата.

 

Уен “Чәчәкләр җыябыз”

 

Алып баручы. Яз кызы, безнең бит әле әбиләребез, дәү әниләребез дә елмаеп утыра. Аларны котлап җырлап алыйк әле.

 

Җыр “Әбием, әбекәем”

 

Алып баручы. Әйдәгез әле, балалар, әбиләргә шигырьләребезне сөйлибез.

Фаик, Зәринә, Азалия.

 

Бию “Моряклар”

 

Алып баручы. Хөрмәтле әниләр, әйдәгез уйнап алабыз.

 

Әниләр белән уен.

Күз бәйләп үз балаңны тап!

 

Скетч “Кыз көтү”

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар һәм нәни дусларым. Ә хәзер Куян һәм аның кызы дигән әкияттән күренеш карап алабыз.

 

Җыр “Әниемә”

Карлсон. Минем дә балаларга күчтәнәчем бар. Карагыз әле, балалар, менә монда барып карыйм әле. Абау, нәрсә бу, бәрелдем. Әйдә карыйк әле. Менә сезгә күчтәнәчләрем.

Алып баручы. Рәхмәт, Карлсон. Безнең балалар да үзләренең әниләренә бүләк ясадылар. Ә хәзер балалар үзегезнең әниләрегезгә матур, ягымлы сүзләр белән бүләкләрне тапшырабыз.

 

Яз, Карлсон, Алып баручы.

Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләр!

Тыныч, матур, исәнлектә-саулыкта, тазалыкта, байлыкта яшәгез!

 

Музыка астында балалар залдан чыгалар.

 

Татарстан Республикасы

Чистай шәһәре

“3 нче “Кояшкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ВАФИНА ГӨЛҮСӘНУРСАЛИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий