Яңа фикерләр:

postheadericon Тәрбиячеләр өчен уен: «Матур әдәбиятка тарту аркылы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү”

1317057686_vospitatel-medal-kopiyaМаксат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә тәҗрибә уртаклашу.

 

Уен барышы.

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар! Бүген без сезнең белән балаларның сөйләм теле үсеше проблемасын, матур әдәбият белән таныштыру аркылы чишү ысулларын өйрәнербез.

 

Беренче теоретик өлеш.

Безгә 6 катнашучы кирәк. Уеныбыз ярыш формасында булыр. Күрәсез, агачта шарлар эленгән, алар ике төстә: яшел һәм сары, ә алар эчендә сораулар. Шарларны алыгыз һәм яшел шарлы уенчылар бер якка тезелегез. Шарларны бер-бер артлы шартлатып сорауны алырга кирәк.

 

Яшел шарлы уенчылар өчен сораулар:

1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм теле үсешен үстерү бурычларын атагыз:

– сүзлек запасын баету

– сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру

– аваз культурасын тәрбияләү

– бәйләнешле сөйләм теле үсеше

– грамотага әзерлек

– сәнгатьле сөйләмне үстерү

 

2. Төп халык аваз иҗаты (әкият)

3. Нәрсә ул диалог?

Диалог – ул ике яки берничә кешенең сөйләме.

 

Сары шарлы уенчылар өчен сораулар:

1. Мәктәпкәчә яшьтәге баланың сөйләм теле үсеше дип нәрсәне атыйбыз?

– Сөйләмнең төрле формаларын куллана белүе (диалог, монолог).

2. Нәрсә ул монолог?

Монолог – ул (грек теленнән monos- бер һәм logos- сөйләм) бер кешенең сөйләме.

3. Халык аваз иҗаты, халык мәкале (фольклор).

 

Шулай итеп, 3әр кешедән торган ике команда барлыкка килде. Уеныбызның 2 нче биреме 1 минут эчендә командаларыгызга исем һәм девиз уйлагыз. Мәсәлән : Тапкырлар һәм Зирәкләр. Хәзер командалар үзләре белән таныштырачаклар.

 

Девиз: Тапкыр җиңәр, оттырмас.

Сездән куып тоттырмас.

 

Девиз: Зирәк һәр җирдә кирәк

Тик чын зирәк бик сирәк.

 

3 нче бирем.

– Менә һәр команда белән таныштык. Ярышыбызның өченче биреме. Һәр команда бирелгән әкиятләрдән пантомима күрсәтә. Икенче команда кайсы әкияттән икәнен әйтергә тиеш була.

“Чукмар белән Тукмар” Абдулла Алиш әкияте.

“Төлке белән каз” татар халык әкияте.

 

4 нче бирем. Ярышыбызның 4 нче уены – “Тизәйткечләр”.

Бирелгән тизәйткечне командалар әкрен, тизрәк һәм бик тиз әйтергә тиеш.

– Тукый, тукый тукыган, тугыз талны чукыган.

 

5 нче бирем

– Бик әйбәт, булдырдыгыз. Ә хәзер 5 нче биремне үтик. Һәр командага конверт тапшырыла, конверт эчендә бер ел фасылына карата рәсем. Нинди ел фасылы булуына карап шигырь әйтергә кирәк булыр. Җанатарлар аларга ярдәм итә ала.

 

6 нчы бирем “Иҗади конкурс”

– Хөрмәтле катнашучылар, уеныбызның соңгы биреме  – “Иҗади конкурс”. Һәр командадан бер кеше чыгып бирелгән мәкальнең эчтәлеген аңлата торган рәсем ясарга тиеш була, ә икенче команда мәкальне әйтергә тиеш.

1. Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

2. Китап – белем чишмәсе.

 

– Кадерле коллегалар, уенда катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Уеныбызда җиңелүчеләр булмады. Бездән сезгә кечкенә генә бүләкләр.

 

 

Татарстан Республикасы

Чистай шәһәре

“3 нче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ВАФИНА ГӨЛҮСӘ НУРСАЛИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий