Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Әниләргә чәчәкләр”

23-4 яшьтәге балалар өчен

 

Максатлар: балаларны буяулар белән дөрес һәм пөхтә итеп рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү; бармак башлары белән рәсем ясау күнекмәләрен ныгыту; төсләр буенча белгәннәрне ныгыту; рәсем ясауга кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

Сүзлек эше: ваза, чәчәк.

Материаллар: зәңгәр, сары, кызыл төстәге гуашь буяулар; ваза һәм чәчәкләрнең яшел сабаклары алдан ясап куелган әзер кәгазь битләре (балалар санынча); чәчәкле ваза ясалган рәсем; чәчәкләр (ясалма булса да ярый) куелган чын ваза; суы түгелми торган савытларда су; тастымаллар; чүпрәкләр.

Техника: бармаклар белән рәсем ясау.

 

 

 Шөгыль барышы:

– Балалар, карагыз әле, мин сезгә нәрсә алып килдем. Бу нәрсә?

Төрле-төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән?

Алар нәрсәләр? (Чәчәкләр)

 

– Дөрес, бу – чәчәкләр. Карагызчы, алар нинди матурлар! Менә бу аклары – ромашкалар, зәңгәрләре – кыңгырау чәчәкләре, ә менә бу сарылары көнбагышка охшаган. Кая куйыйк икән аларны? Әйдәгез, менә бу матур вазага куябыз. Менә шулай. Бүлмәбез дә матурланып китте!

Вазада бу чәчәкләр шундый матур торалар, минем аларны ясыйсым килеп китте. Сезнең дә ясыйсыгыз килмиме? Әйдәгез, рәсемен ясыйбыз! (Балаларга алдан әзерләнгән кәгазь битләрен өләшергә.)

 

– Карагыз әле, сезнең кәгазьләрдә ваза инде ясалган, хәтта чәчәкләрнең сабаклары да бар. Безгә матур чәчәкләрен генә ясыйсы калган. Ничек ясыйбыз аларны? Хәзер мин сезгә анысын үзем күрсәтәм. (Алдан әзерләнгән кәгазь битендә бармак башы белән чәчәкләрне ясап күрсәтергә)

 

– Бармагымны суда чылатып алам да кызыл буяуга манам. Аннары шул буяуга сыланган бармагым белән кәгазь өстенә басам, бу – чәчәкнең бер таҗы була. Шундый биш таҗ ясагач, чәчәк килеп чыга. Хәзер мин бармагымны юам һәм, сары буяуга манып, сары чәчәк ясыйм. Вазада тагын зәңгәр кыңгыраулар бар. Аларны ясар өчен миңа кулымны юарга һәм зәңгәр буяу алырга кирәк. Әгәр дә юмасам, зәңгәр буяуның миңа ачуы килер, пычрак кул белән алуымны ошатмас. Аның бит пычранасы килми, шуңа күрә иң яхшысы – кулны юу. Кыңгырау чәчәкне без болай ясыйбыз. Минем инде тулы бер чәчәк бәйләме килеп чыкты. Хәзер сез эшләп карагыз.

 

(Балалар эшкә керешәләр. Кыенсынып торган балаларга ярдәм итәргә кирәк. Икенче төстәге буяу алганчы, һәр юлы бармакларны суда чайкарга кирәклеген балаларның исләренә төшереп тору яхшы, тәрбиячегә суны алмаштырып торырга кирәк)

 

– Афәрин! Чәчкәләрегез бик матур килеп чыкты. Ә хәзер вазага карагыз әле: нидер җитми кебек. Әйдәгез, аны да бизибез.

(Балалар вазага бизәк төшерәләр)

 

– Сез нинди булганнар! Матур вазада матур чәчәкләр хәзер! Минемчә, әниләрегез чәчәкләрне бик яратырлар, әгәр дә шушы чәчәкләрне бүләк итсәк. Алар чын күңелдән шатланырлар.

 

– Ә хәзер кулларны сабынлап, чип – чиста итеп юарга кирәк. Алар бик тырышып эшләделәр, чистарынып ял итсеннәр.

(Шөгыльләнеп туктагач, балалар эшләреннән күргәзмә оештырырга).

 

 

 

Татарстан Республикасы

Минзәлә шәһәре

 “11 нче “Шатлык” катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

НУРИЕВА ИЛСИНӘ ХӘЙДӘРЯН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий