Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кышкы урманда бик рәхәт”

el-eli-elka-zelen-derevya3-4 яшьтәге балалар өчен

 

Максат: балаларда танып белү күнекмәләрен үстерү, кыш, кышкы күренешләр турында белемнәрен системалаштыру.

Тәрбия бурычлары: табигать матурлыгына соклана белү, ярдәмчелек, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: сизү органнары ярдәмендә балаларның аңлау, кабул итү, танып белү мөмкинлекләрен үстерү, образлы күзаллауларын үстерү.

Белем бирү бурычы: бозның сыйфатлары белән таныштыру; кыш, кышкы күренешләр турында белемнәрен системалаштыру; сүзлектә өс һәм аяк киемнәре исемнәрен активлаштыру; төрле зурлыкта булган түгәрәкләрне бер тәртиптә тезеп ябыштырырга өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш, социаль аралашу үсеше, физик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: тәҗрибә үткәрү, сорауларга җавап, уеннар уйнау, әңгәмә.

Җиһазлау: кышкы урман күренеше, “Кар бөртекләре вальсы”, “Куян балалары җыры”, “Без яулыклар юабыз”, кошлар тавышы язмалары, кагәзьдән ясалган кар бөртекләре, курчак, кар бабай уенчыгы, муенса, төймәләр, пумалалар, клей, түгәрәкләр, ачык зәңгәр төскә буялган альбом битләре, ак кагәзь битләре.

Сүзлек өстендә эш: бозлы, карлы.

Алдан үткәрелгән эш: уеннар өйрәнү, кыш һәм кышкы күренешләр турында сөйләшү, төрле материалдан муенса җыю.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Кереш оештыру мизгеле.

2. Төп өлеш:

1) Боздан ясалган муенса күрсәтү.

2) Кышкы урман турында сөйләшү, “Кар төерләре” уенын уйнау

3) Кисеп ябыштыру “Кар бабай”. “Без суыктан курыкмыйбыз” уенын уйнау.

4) Курчак күрсәтү. Өс киеме турында сөйләшү.

5) Эксперимент.

6) Төймәләрдән муенса җыю.

3. Йомгаклау

 

 

Эшчәнлек барышы

Түгәрәккә утырыйк,

Бергәләп уйнап алыйк.

Кичә урманга барган идем,

Муенса тапкан идем.

 

– Карагыз әле, балалар, нинди матур муенса. Тотып карагыз. Ул нинди? Нәрсәдән ясалган? (Балалар җавап бирә). Әйе, боздан. Бергәләп әйтик: “Боздан”.

– Бу матур муенсаны кем югалткан икән? Әйдәгез урманга барыйк, муенсаның хуҗасын табыйк. (Муенсаны кәрзингә салалар). Кар бөртекләренә әвереләбез дә очып китәбез. (Балаларга кар бөртекләре таратыла).

 

Музыка яңгырый, балалар хәрәкәтләр ясый. Тәрбияче шигырь укый:

 

Талгын гына бөтерелә

Күзәтеп бөтен җирне – 

Мамык кебек йомшак кына,

Ап-ак кар бөртекләре.

 

– Менә урманга килеп тә җиттек. (Кошлар тавышы килә) Карагыз әле, ничек матур монда! Урман нинди? Урманда нәрсә үсә? Агачлар нинди? Балалар, нигә агачларда яфрак юк? Чыршы нинди? Чыршының яфраклары бармы? Ботагында нәрсә үсә? (Энәләр) Энәләр нинди төстә? (Яшел). Балалар, карагыз күпме кар яуган, бөтен җирне ап-ак иткән. Кар төерләре белән уйнап алыйк (ак кагәзь битләре өләшә, шулардан кар бөртекләре ясыйлар)

 

“Кар төерләре” уены.

– Карагыз әле, балалар, агач артында кемдер качып тора? (Кар бабай). Ул нинди? (Зур, ак, ямансу). Кар бабайдан сорыйк әле: муенса югалтмады микән? (Юк). Нигә ул ямансу? (Ул берүзе, уйнарга иптәш юк).

– Әйдәгез, балалар, кар бабайга булышыйк, иптәшләр ясап бирик. (Балалар өстәл янына утыралар). Искә төшерик әле, саф һавада йөргәндә кар бабайны ничек ясадык?

-Нинди фигуралардан ясыбыз? (Түгәрәкләрдән). Аска нинди түгәрәк куябыз? (Зур) Аннан соң нинди түгәрәк беркетәбез? (Кечерәк). Иң өскә нинди түгәрәк куябыз? (Кечкенә). Башына нәрсә кидерәбез? (Бер бала тактада ясап күрсәтә). Хәзер түгәрәкләрне альбом битенә клей белән беркетәбез (Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге).

– Балалар, әйдәгез кар бабайны дуслары белән таныштырыйк (Балалар эшләрен тезеп куялар). Бергәләп уйнап алыйк.

 

Без суыктан курыкмыйбыз

Куллар белән колакларны, (Колакларын, борыннарын ышкыйлар)

Борыннарны ышкыйбыз.

Кулларны чәбәклибез, (Кул чабалар)

Аякларны күтәрәбез. (Аякларын күтәргән хәрәкәт ясыйлар)

Урында сикерәбез, (Урында сикерәләр)

Аннары йөгерәбез. (Урында йөгерәләр)

 

-Урманга нигә килдек әле без? (Бала елаган тавыш ишетелә). Чү, балалар, кемдер елый? Эзләп карыйк. (Курчак табалар). Исәнме, курчак! Исемең ничек? (Алсу). Балалар, Алсу нинди? Нәрсә кигән? (Башлык, шарф, бияләй, тун). Нигә шулай киенгән? (Салкын, кыш). Алсу, нигә елыйсың? (Муенсаны югалткан). Балалар муенсаны Алсуга бирәбезме? (Кәрзингә карыйлар – анда су). Муенсабыз нишләгән? (Эрегән)

– Ничек Алсуны юатырга? Без аңа икенче муенса ясап бирик. Миндә җеп һәм төймәләр бар. Сез берәр төймә алыгыз да җепкә тезегез, матур сүзләр әйтегез. Менә нинди матур муенса килеп чыкты. (Курчакка бирәләр, ул рәхмәт әйтә).

– Ә хәзер инде, балалар, кайтырга вакыт (музыка яңгырый, балалар кар бөртекләре булып хәрәкәтләр ясыйлар).

– Балалар, сезгә урманда ошадымы? Кем белән очраштык? Ничек булыштык?

 

Кулланылган әдәбият исемлеге:

Туган телдә сөйләшәбез. Методик әсбап. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012.- б.

Т.С. Комарова. Изобразительная деятельность в детском саду.

 

Татарстан Республикасы

Минзәлә шәһәре

 “11 нче “Шатлык” катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

НУРИЕВА ИЛСИНӘ ХӘЙДӘРЯН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий