Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Эш беткәч уйнарга ярый”

2

Кечкенәләр төркеме өчен

 

Максат: Габдулла Тукай шәхесенә һәм иҗатына кызыксыну уяту.

 

Бурычлар: Таныш сүзләрне сөйләмдә активлаштыру, дөрес әйтелеш белән ныгыту. Балалар әдәбиятына кызыксыну уяту. Табигатнең тере җан ияләренә мәрхәмәтле караш тәрбияләү.

 

Материал: видеоязма, иллюстрацияләр, бармак уены, Габдулла Тукайның портреты, китаплар күргәзмәсе.

 

Эшчәнлек барышы.

 

Бүлмәгә малай белән Акбай керә.

 

Тәрбияче:

Дусларым,  карагыз әле,  безгә бит кунаклар килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшәбез. (Балалар исәнләшәләр).

 

Куллардан тотышыйк,

Өстәлләр янына килик.

Нәрсә икән, нәрсә бу?

Әйдәгез бергә белик!

 

Тәрбияче:

Карагыз әле,  дусларым,  кунакларыбыз безгә әкият алып килгәннәр бит! Карыйбызмы? (Әйе).

Барыгыз да  төз һәм матур утырыгыз.

 

Әкият карау “Кызыклы шәкерт”(Бала.РФ сайтыннан)

 

Ошадымы балалар?  Менә бу әкиятне безнең бөек әдибебез Габдулла Тукай язган. Тукайның балалар өчен бик күп китаплары бар. (Габдулла Тукайның портретын күрсәтеп, кыскача аның иҗаты белән таныштыру).

 

Балалар,  безгә бит әле малай белән Акбай тагын бармак уены алып килгәннәр. Уйнап алабызмы?

 

Бармак уены “Күбәләк”

 

Күбәләк оча, оча                (урында торып куллар белән кагыну)

Ул бездән кача, кача          (чәчәк әйләнәсендә йөгерү)

Биек агачка куна.               (чүгәләп утыру)

Чәчәкләрне исниләр.         ( ах,ах диеп исниләр)

 

 

Балалар, безнең кунакларның китер вакыты да җитте, әйдәгез аларны озатабыз, саубуллашабыз.

(Балалар саубуллашалар).

 

 Файдаланылган әдәбият:

1. “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы.” М.А.Васильева

2. “Төбәкнен мәктәпкәчә белем бирү программасы РИЦ 2012 ел, Р.К.Шаехова

3. Г.Тукайның балалар өчен шигырләр җыентыгы һәм мультфильмнар дискы.

4. “Балачак аланы” К.В.Закирова

5. “Бала.РФ” интерактив мультимедиа китапханәсе.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

                 “339 нчы балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

 МИНГАЛИЕВА ЛӘЙСӘН МӘЛИК КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий