Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Универсиада каршылап”

2Мәктәпкә әзерлек төркемендә бердәм белем бирү эшчәнлеге

 

КҮЧЕРҮ – Универсиада каршылап презентациясе

Максат: Балаларның физик сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәу равешенә омтылыш тәрбияләү.

 

Бурычлар:

«Физик культура» белем бирү өлкәсе:

Спортның төрләренә карата кызыксынучанлыклы, мөстәкыйльлекне үстерү.

Ихтыяр көче, сабырлык, кыюлык, уен кагыйдәләрен үтәү сыйфатлары тәрбияләү.

 

Социальләштерү белем бирү өлкәсе:

Балаларнын үз җенесләренә хас сыйфатлар булдыру омтылышын формалаштыруны дәвам итү.

 

«Танып белү» белем бирү өлкәсе:

Казанда 2013 елның июль аенда узачак студентларның 27нче бөтендөнья жәйге Универсиада турында мәгълумәт бирү. Әкият элементлары аша балаларны Универсиада белән таныштыруны дәвам итү. Үз-үзенең тотышын бәяли белергә өйрәтү.

 

Музыка белем бирү өлкәсе:

Балаларның музыканы хис-тойгы белән кабул итү сәләтләрен формалаштырырга дәртләндерү.

 

Җиһазлар: мультипроектор, слайдлар, магнитофон, обручлар, маскалар, планшет.

 

Эшчәнлек барышы:

 Балалар маршка зиг-заг формасында атлап керәләр, ярым тугәрәк булып тезелеп басалар.

 

Җыр «Хәерле көн».

 Тәрбияче:

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар. Сезне биредә күрүебезгә бик шатбыз.

 

Сәламәтлек – батырлык,

Сәламәтлек – матурлык.

Сәламәт тәндә сәламәт акыл,

Сәламәтлек -зур байлык.

 

1 бала.

Иртән торып мин көн саен

Физкульт күнегү ясыйм.

Салкынга, җилгә карамыйм,

Көнне спорттан башлыйм.

 

2 бала.

Спорт бит ул – сәламәтлек,

Минем киңәшне тыңла:

Иртән тор да һавага чык,

Бер дә иренеп торма.

 

3 бала.

Спорт белән без дус булсак,

Без булырбыз, сәламәт.

Бабайлар да әйткәннәр бит,

Хәрәкәттә – бәрәкәт.

 

4 бала.

Ярышканда, узышканда

Мускуллар ныгытабыз.

Урам буйлап куышканда,

Чирләрне онытабыз.

 

5 бала.

Саулык – зур байлык икәнен

Без инде белеп алдык.

Сәламәт яшәү рәвешен

Зур максат итеп куйдык.

 

6 бала.

Нык һәм көчле булыр өчен

Сәламәт булу кирәк.

Физкультура дәресендә

Зарядка ясыйк тизрәк.

Иртә белән саф һавада

Йөреп керергә кирәк.

 

7 бала.

Җиләк- җимеш ашасак та,

Сәламәт булыр йорәк.

Хезмәт яратырга кирәк,

Яратып яшик бергә.

Спорт белән дус булыйк без

Бер ел түгел, гомергә.

 

(Урыннарга утыралар, магнитофонда Юни тавышы. Ул исәнләшә.)

 

Юни :

Исәнмесез, дуслар! Тыңлагыз, тыңлагыз! Ишетми калмагыз. Куе урманыбыз уртасында, тугәрәк аланда Универсиада уткәрелә. Спорт белән дус булган, сәламәт яшәү рәвеше алып барган барлык урман һәм йорт җәнлекләрен, кошларны аланга чакырабыз.

 

Тәрбияче:

Исәнме, Юни. Бик вакытлы килгәнсең. Без буген спорт уеннарын 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиадага багышлыйбыз. Биш төстәге йолдыз универсиада флагын бизи (слайдта флаг курсәтелә).

1

Бу уеннар үткәрелә башлауга 50 елдан артык вакыт үткән. (Слайдта континентлар курсәтелә.)

3

5 төстәге йолдыз биш континентны аңлата. Европа – кызыл, Азия – сары, Африка – яшел, Австралия – шәмәһә, һәм Америка – кызыл төстә.

 

Әкият «Гали белән  әтәч»

 

Әтәч йокысыннан уянып: «Кик-ри-кү-ү-ү-ү-үк» – дип бар җиханга сөрән сала. Аннан соң: «Бер-ике, бер-ике», – дип зарядка ясый, гер күтәрә башлый.

 

Әтәч:

Гали, чык әле, дим,

Бигрәк озак йоклыйсың.

Әнә, ишеттеңме эле,

Универсиада була, ди.

Бар кешеләр

Аланга җыела, ди.

Спорт дигәндә үлеп китәм,

Кала алмыйм мин бу ярыштан.

Балаларга да бәйрәмне

Курсәтикче берочтан.

 

Гали:

Ярар, әйдә, әтәчкәем,

Барсак барыйк, булмаса.

Урманында адашмасак,

Төлке тотып бумаса.

 

(Урман. Әтәч белән Гали баралар, алар каршысына куян чыга.)

 

Куян:

Бу ни гаҗәп, бу ни хәл?

Шаккаткыч бер тамаша.

Төлкенең җан дошманы –

Әтәч белән  Гали килә, ләбаса.

 

Аю:

Кемнәр монда тавышлана?

Кем йокыдан уятты?

Сезнең тавыш шундый каты,

Авыттырды колакны.

Гали, сине таныйм инде,

Ә бусы – нинди җанвар?

Куян белән кая бара,

Безгә нинди йомышы бар?

 

Төлке:

Кемнәр әле миннән башка

Бәйрәм ясый урманда?

Аю абзый, Куян, Гали,

Әтәч тә бар бит монда.

 

(Музыка  яңгырый,   җәнлекләрнең  һәркайсысы  үзе  катнашкан  спорт  төре  буенча бию хәрәкәтләре ясый:  Гали команда бирә, әтәч сикергечтә (скакалкада) сикерә, куян обручтан – обручка сикерә, төлке обруч әйләндерә, аю гер күтәрә).

 

Гали:

Тезелегез, тигезләшегез!

 

Әтәч:

Универсиада тиздән

Була безнең Казанда

Нык көчлеләр, сәламәтләр

Катнашачак, ди, анда.

 

Төлке:

Илләр буйлап, дөнья буйлап

Ватаныма киләләр,

Ераклардан Россия студентларының

Спорт сөйгәнен беләләр.

 

Аю:

Илебезнең данын яклап,

Алда чыгыш ясарбыз.

Дус, тату, бердәм булсак,

Алдынгылыкны якларбыз.

 

(Төзелеп чыгып китәләр.)

Тәрбияче:

Ягез, дуслар, килегез,

Куңел ачу көнебез.

Табышмакның жавапларын

Без ясап курсәтербез.

 

1. Ул булса, көн була,

Ул булмаса, төн була. (Кояш)

 

2. Йөзәм, ләкин суда тугел,

Йөзәм сезнең өстә мин.

Шат чагымда ап-ак булам,

Кайчак кара төстә мин. (Болыт)

 

3. Ялт-ялт ялтырый,

Җирнең өсте калтырый. (Яшен)

 

4. Җәйнең ямле көннәрендә

Мине сагынып көтәләр.

Мин аз гына куренсәм,

Качып-посып бетәләр. (Яңгыр)

 

Слайд шоу.

Сорауларга җавап бирәбез. Ике командага бүленәбез.

Тәрбияче:

1. Беренче командага сорау. Кышкы спорт төрләрен әйтәләр.

2. Икенче командага  сорау. Җәйге спорт төрләрен әйтәләр.

3. Беренче командага сорау.  Бу малай нинди спорт төре белән шөгыльләнә?

4. Икенче командага  сорау. Кызлар нинди спорт төре белән шөгыльләнә?

5. Беренче командага сорау. Стадионда тамашачылар утыра торган урын?

6. Икенче командага  сорау. Ярышларны кем хокем итә?

7. Беренче командага  сорау. Халкыбызның милли уен төре?

8. Икенче командага  сорау. Пьедестал баскычында торучылар кем дип атала?

 

Кемгә нәрсә кирәк?

1. Обруч кемгә кирәк? ( беренче командага  сорау)

2. Кәшәкә кемгә кирәк? (икенче командага  сорау)

З.Туп кемгә кирәк? (беренче командага  сорау)

4.Тимераяк кемгә кирәк? (икенче командага  сорау)

5.Чаңгы кемгә кирәк? (беренче командага  сорау)

6.Көрән туп кемгә кирәк? (икенче командага  сорау)

 

Кызлар биюе «Зәңгәр вагон»

Малайлар биюе «Олимпиада  кыршаулары».

 

Бала:

Эзсез югалмый тырышлык хакы,

Сәламәт тәндә, сәламәт акыл.

Сәламәт акыл сәламәт йөрәк,

Киләчәк өчен – шундыйлар кирәк.

Сәламәт тәндә акыл да зирәк,

Туган илемә шундыйлар кирәк.

 

Йомгаклау биюе.

Татарстан Республикасы

Сарман районы

“Җәлил бистәсенең  гомуми үсеш төрендәге

 “АЛЕНУШКА” 3 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

физкультура тәрбиячесе

ЖОПБЫЕВА РОЗА МАРАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий