Бала ашарга теләмәгәндә укыла торган әкиятләр
Бу темага « Ильяс ничек итеп эчен ашаткан» һәм « Ни өчен ашарга кирәк» әкиятләре керде. Әкиятләрне укыгыз һәм сабыегызга туры килгәнен сайлагыз. Ләкин бу темада нюанслар бар, шуны исегездә тотыгыз. Баланы мәҗбүри ашатырга ярамый! Ул ризык ашау процесыннан шатлык алырга тиеш. Һәр бала нәрсә, кайчан һәм күпме ашавын үзе хәл итәргә сәләтле. Ләкин, мәгълүмат булганча, барлык балалар да баллы әйбер яраталар. Һәм еш кына шулпа урынына бала кәнфит яки печенье белән сыйлана. Менә шунда сезгә ярдәмдгә әкияттерапия килер. Сабыйны интектереп үгетләү урынына кечкенә кызыклы хикәя сөйләсәгез, яхшырак булыр.
Ильяс ничек итеп эчен ашаткан
(Татьяна Холкинадан Л.Сираева тәрҗемәсе)
Яшәгән ди, булган ди бер Ильяс исемле малай.
Төшке аш алдыннан Ильяс кәнфит ашаган, ә биредә аны әнисе ашарга чакырган. Аңа шулпа салган, ә Ильяс көйсезләнгән:
– Мин ач түгел, мин инде кәнфит ашадым!
– Улым, син бит күп йөрдең, сиңа яхшылап ашарга кирәк, – дип ышандырып караган аны әнисе.
– Юк, теләмим! – дип киреләнгән Ильяс.
Кинәт ул кемнеңдер елаганын ишеткән. Як-ягына борылып караган – беркем дә юк. Кем микән ул? Ильяс үз-үзенә колак салган. Ә-ә-ә, бу аның эче елый икән!
– Сиңа нәрсә булды? – дип куркып сораган Ильяс эченнән. – Кем сине үпкәләтте?
– Менә төшке ашны көтеп утырам, ә авыз миңа бернәрсә дә бирми! Ә мин ашарга телим!
Ильяс авызыннан сораган:
– Син нигә эчкә ашарга бирмисең? Ул анда ачтан үлә!
Ә авыз аңа җавап биргән:
– Син бит, Ильяс, шулпа ашамадың. Миңа да шулпа эләкмәде. Шуңа күрә эчең дә ач.
– Мин бит сиңа кәнфит бирдем, – дип ачуланган Ильяс авызын. – Эч белән бүлешергә иде!
– Кәнфит кенә миңа бик аз. Ризыкмени ул?! Ул авызда эреде дә бетте. Эчкә эләкмәде.
Нәрсә эшләргә инде? Ильяс үзенең эчен бик нык кызганган. Кашыгын эләктергән дә, шулпаны авызына салган. Авыз бик нык шатланган, ризыкны чәйнәгән һәм эченә дә җибәргән. Ильяс бер тәлинкә шулпасын ашаган да, эченнән сораган:
– Я нәрсә, эч, туйганчы ашадыңмы?
– Тагын, – дип кычкырган эч. Ильяс бәрәңге дә ашаган.
– Я, хәзер туйганчы ашадыңмы?
– Ә компот? – дип сораган эч. Ильяс әнисеннән компот та сораган.
– Я, туйганчы ашадыңмы?
– Былт-былт. Рәхмәт сиңа, Ильяс, – дип җавап биргән эч. – Менә хәзер мин туйганчы ашадым. Ә әниеңә тәмле шулпа өчен бик зу-у-ур рәхмәт!
Ильяс әнисенә:
– Әни, сиңа минем эчем рәхмәт әйтте! – дигән.
– Зур үс! – дип елмайган әнисе.
Ни өчен ашарга кирәк
(Ирина Гуринадан Л.Сираева тәрҗемәсе)
Яшәгән ди, булган ди, Алсу исемле кыз. Ул ашарга яратмаган.
– Кара, нинди тәмле ботка, – дигән аңа әбисе. – Бер генә калак булса да кабып кара – сиңа ул ошаячак.
Ләкин Алсу иреннәрен каты итеп кыскан һәм башын борган.
– Эремчек аша, – дип күндергән аны бабасы. – Ул бик тәмле дә, файдалы да.
Ләкин ул эремчек тә ашарга теләмәгән.
– Кызым, аш шундый тәмле, – дигән аңа әнисе. – Шундый матур! Анда кызыл кишер, яшел борчак, ак бәрәңге бар!
– Ашамыйм! – дип кычкырган Алсу һәм аш бүлмәсеннән йөгереп киткән.
Көн артыннан көн үткән. Бервакыт Алсу иптәшләре белән урамга чыгып киткән. Алар таудан шуарга теләгәннәр. Тауга биек баскыч алып барган. Алсуның дуслары тиз генә тау башына күтәрелгәннәр, ә Алсу аста басып калган:
– Сез барыгыз да шундый зур һәм көчле! Ә мин нигә кечкенә? Баскычлардан мин күтәрелә алмыйм, таудан шуа алмыйм!
– Чынлап та! – дип гаҗәпләнгәннәр алар. – Нигә син шундый кечкенә?
– Белмим, – дигән Алсу һәм, моңсуланып, өенә кайтып киткән. Йортка кергән, чишенгән. Ә күзләреннән яшьләр тамган: тып та тып, тып та тып. Шулвакыт ул кемнеңдер пышылдавын ишеткән. Үз бүлмәсенә кергән, беркем дә юк. Әби белән бабай бүлмәсенә кергән, беркем дә юк. Ата-аналары бүлмәсенә күз салган. Шулай ук буш.
– Бернәрсә дә аңламыйм. Кем пышылдый соң?
Алсу аш бүлмәсенә киткән. Ишекне ачып җибәргән һәм, пышылдау тагын да ныграк ишетелә башлаган. Өстәлдә бер тәлинкә шулпа торган.
– Ай, – дип гаҗәпләнгән Алсу, – бу бит яшелчәләр сөйләшә!
– Шулпада мин иң кирәклесе, – дигән кишер. – Миндә А витамины бар. Ул балаларга үсәргә булыша. Кем А витамины ашый, шул яхшы күрә. Минсез ярамый!
– Юк, без, без баш! – дип сикереп куйганнар борчак бөртекләре. – Яшел борчакта шулай ук А витамины бар. Һәм без күбрәк, димәк, без кирәклерәк! Тагын бездә В витамины да бар!
– Миндә шулай ук В витамины бар. Мин бит мактанмыйм, – дип мыгырдап куйган ит. – Гомумән, миндә төрле-төрле кирәкле витаминнар күп, алар йөрәкне яхшы эшләтә, тешләрне сәләмәтләндерә.
– Ә миндә С витамины, – дип сикереп куйган бәрәңге. – Ул барысыннан да мөһимрәк. Кем ул витаминны ашый, шул салкын тидерми!
Шулвакыт алар кычкырышып сугыша язганнар. Тәлинкә янында йоклап ятучы зур аш калагы торып, шулпага шап итеп суккан да:
– Алсу шулпаның могжизалы икәнен, аны ашаган балалар тиз үскәнен һәм чирләмәвен ишетсә, шатланыр, сезне барыгызны да витаминнарыгыз белән бергә ашап та бетерер!
– Ә мин ишеттем, ә мин ишеттем! – дип кычкырган Алсу һәм аш бүлмәсенә йөгереп кергән. – Минем бик нык үсәсем һәм иптәшләрем белән бергә таудан шуасым килә!
Ул калагын алган да, шулпасын ашап та бетергән. Шуннан бирле Алсу көн саен яхшылап ашый башлаган. Тиздән ул буйга үскән, хәтта иптәшләрен дә узып киткән!
КҮЧЕРЕРГӘ – Ильяс ничек итеп эчен ашаткан.Әкият-бизәгеч
КҮЧЕРЕРГӘ – Ни эчен ашарга кирәк.Әкият-бизәгеч
Комментарии: |