Яңа фикерләр:

postheadericon Бала киенергә теләмәгәндә укыла торган әкият

Әгәр дә балагыз киенергә яратмый икән, бу әкиятне аңа йоклар алдыннан яисә киендергәндә сөйләгез.

Зилә ничек киенгән

(Татьяна Холкинадан Л.Сираева тәрҗемәсе)

Беркөнне иртән Зиләнең әнисе:

– Зилә, кызым, әйдә урамга чыгабыз, – дип чакырган.

Зилә урамда йөрергә бик яраткан, ләкин киенергә яратмаган.

– Әни, киендер мине, минем  кулларым кечкенә, алар киенә белмиләр, – дип үтенгән ул.

– Син үзең зур, ә кулларың кечкенә? – дип гаҗәпләнгән әнисе. – Менә сиңа чалбар, менә оекбаш, менә свитер һәм ботинкалар – үзең киен! Ә минем вакытым юк!

Ә Зилә бүлмә буйлап ничек йөргән, шулай йөргән дә йөргән.

– Зилә, киен, урамга чыгабыз, – дип тагын эндәшеп караган әнисе.

– Булдыра алмыйм, – дип зарланган Зилә.

Зиләнең куллары аңа үпкәләгәннәр һәм тиз-тиз генә киенә дә башлаганнар! Шулай итеп ашыгып, барлык киемнәрне бутап бетергәннәр. Чалбарны башка  кидергәннәр, чалбар урынында – свитер; оекбаш һәм ботинкалар – кулларда, бияләйләр аякларда. Билбау урынында – шарф. Ә башлыкны җиңдә  онытып калдырганнар.

Әнисе аңардан көлә башлаган. Зилә үз-үзенә көзгедән караган да оялган – ничек инде ул шундый кыяфәттә  урамга  чыксын? Ул өстеннән киемнәрен тиз генә салган да, дөрес итеп киеп куйган. Киенүе шулхәтле тиз һәм пөхтә булган, хәтта үзе дә шаккаткан – булдыра ала икән!

 

КҮЧЕРЕРГӘ – Зилә ничек киенгән.Әкият-бизәгеч

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий