Конспект: “Икмәк – безнең байлык”
Шөгыль: Әйләнә тирә белән таныштыру һәм әвәләү буенча комплекслы эшчәнлек.
Программа эчтәлеге:
-Балаларга ипинең көн дә кирәк ризык икәнен төшендерү, аның кайдан килеп чыгуын аңлату.
-Икмәккә сакчыл караш, аны үстерүче хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү.
-Ипинең кешеләр өчен төп ризык булып торуын төшендерү, ныгыту.
-Әвәләү алымнарын ныгыту: ике уч арасында әвәләү, сузу, өлешләрне тоташтыру, өлешләр тоташкан урынны кысып ныгыту, сыпыру.
Алдан эшләнгән эш: Ипи турында шигырьләр, хикәяләр уку, рәсемнәр карау.
Җиһазлау: рәсемнәр, тәлинкә белән он; һәр балага: тозлы камыр, стек, салфетка, такта, агач таякчыклар, пластик капкачлар.
Эшчәнлек барышы:
I. Оештыру өлеше.
Балаларның үз урыннарына кереп утырулары. Шөгыльгә әзерлек.
II. 1. Әңгәмә.
– Балалар, сез иртәнге ашка нәрсәләр ашадыгыз?
– Ботка, чәй, булка.
– Төшке ашка нәрсә ашадыгыз?
– Кәбестә ашы, котлет белән макарон, компот, ипи.
– Карагыз әле, меню көн дә үзгәреп тора, ә арасында ниндидер бер ризык гел кабатлана. Нәрсә икән ул?
– Ипи.
– Әйе, балалар бакчасында да, өйдә дә һәрвакыт өстәлләрдә ипи була.
– Ә сез ипине яратасызмы?
– Әйе.
2. Дидактик уен “Ипи – нинди ул?”
Балалар түгәрәккә басалар, бер-берсенә туп бирешеп ипинең сыйфатларын әйтәләр.
– Ипи – нинди ул?
– Тәмле, йомшак, кара, ак, каты, хуш исле, кайнар, витаминлы, кызарып пешкән, …
– Әйе, ипиләр төрле булалар, ләкин алар барысы да тәмле һәм кешеләр өчен файдалы. Ипидә кеше организмы өчен файдалы В витамины бар. Ул нерв системасын, хәтерне яхшырта, аппетитны ача.
III. Төп өлеш.
– Ә ипинең безгә каян килүен беләсезме соң?
– Кибеттән алалар. (Балалар җавабы)
– Башта бодайны махсус машиналар белән чәчәләр (Рәсем күрсәтелә).
– Балалар, әйдәгез без дә туфракка бөртекләр чәчик.
Туфрак салынган савытларга бөртекләр чәчелә.
– Ә бөртекләр үсеп чыксын өчен нәрсә кирәк?
– Су, кояш җылысы.
– Әйдәгез без дә бөртекләрнең ничек үскәнен күрсәтик.
3. Физминутка.
Җиргә бөртекләр төште, (чүгәлиләр)
Җылы яңгырлар яуды,
Җылы кояшка таба үрелеп,(кулларны өскә күтәрәләр)
Башаклар өскә үсте (акрын гына торалар)
– Аннан соң алтынсу төстә башаклар үсеп чыга. Шуннан соң аларны комбайннар җыеп алалар да, йөк машиналары тегермәнгә илтәләр. Тегермәндә бодайдан он ясыйлар (Тәлинкәдәге онны күрсәтү). Балалар тәлинкәдәге онны тотып карыйлар.
– Онны тотып карагыз әле, ул нинди?
– Йомшак, таралып тора.
– Шушы оннан икмәк заводында камыр ясап, формаларга салалар да мичкә тыгалар. Ипи кызарып пешеп чыккач, аны машиналарга төяп “Ипи” кибетләренә итәләр.
– Камыр ясау өчен нәрсәләр кирәк?
4. Дидактик уен “Камыр яса”
Өстәлдәге продукталар арасыннан камыр ясауга кирәкле ризыкларны сайлап алырга кирәк.
– Оннан тагын нәрсәләр пешерәләр?
– Булки, батон, криндельләр, баранкалар, пирожки, торт, һ.б,
– Бу ризыклар барысы бергә ничек дип атала?
– Камыр ризыклары.
– Әйдәгез кабатлап чыгыйк әле, ипи пешсен өчен нинди эшләр башкарырга кирәк икән?
– Бодайны утыртырга, үстерергә, җыеп алырга, тегермән тартырга, оннан ипи пешерергә кирәк.
5. Дидактик уен “Нәрсә артыннан – нәрсә?”
Балаларга картиналар бирелә. Картиналарны эзлеклелек буенча тезәргә кирәк.
– Булдырдыгыз, балалар. Күрәсезме, икмәк үстерү өчен нинди зур тырышлык куярга кирәк икән. Шуның өчен безнең татар халкы ипине кадерләп, саклап кына тота. Әрәм итми. Безгә шундый тәмле, хуш исле ипи үстереп бирүче абый-апаларга рәхмәт әйтик.
– Ипине ничек саклап була?
– Теләсә кая тотып атмаска, аның белән уйнамаска, ашап бетерергә.
5. Әвәләү.
– Хәзер без сезнең белән тозлы камырдан әвәләрбез. Хәзер елның кайсы вакыты?
– Кыш.
– Кыш көне җепшек кар яугач, без урамда нәрсә ясыйбыз?
– Кар бабай.
– Әйдәгез әле, без дә кымырдан кар бабай ясыйк.
– Аны ясар өчен нәрсәләр кирәк?
– Камыр, таякчыклар, пластик капкачлар, сәйлән.
– Камырны ничә өлешкә бүләбез? Нинди өлешләр?
– Өч өлешкә. Башы кечкенә, гәүдәсе зуррак, итәге тагы да зуррак.
– Таякчык, сәйләннәр, капкач ни өчен кирәк?
– Таякчыклар гәүдә өлешләрен тоташтыру өчен, сәйләннәр – төймә, капкач – бүреге.
Балаларның үзаллы эшләре. Берничә балага шәхси ярдәм итү. Ясап, бизәп бетергәч кар бабайларны күргәзмәгә кую.
IV. Йомгаклау.
– Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?
– Ипи турында.
– Ипи турында йомгаклап нәрсә әйтә аласыз?
– Ипине кадерләп тотарга кирәк, чөнки аны үстерү өчен бик күп хезмәт куелган.
Кулланылган әдәбият:
- Гөлбакча (балалар бакчалары өчен хрестоматия). Казан. Татарстан китабы нәшрияты. 1990.
- К.В.Закирова, Р.А.Борһанова. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. Казан. “Хәтер” нәшрияты. 2000.
- Казыйханов В.С. Тәрбияле бала (җыентык). Казан ― 2006.
- “Программа воспитания и обучения в детском саду.” М.А.Васильева, Москва, “Просвещение”, 1985 год.
Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәре
76 нчы «АЙГӨЛ» балалар бакчасы
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
МАЛЫГИНА ИЛСӨЯР РӘШИТ КЫЗЫ
ОХШАШ МӘКАЛӘЛӘР:
Бала ипи ашарга теләмәгәндә укыла торган әкият
Түбәндәге китапларны Лабиринт интернет-кибетеннән сатып алырга мөмкин. Товар 7 көн эчендә килә. Рәсемнәргә басып китапларның эчтәлекләре, бәяләре, сатып алучыларның фикерләре белән танышырга була.
Комментарии: |