Конспект: “Инсафлының теле саф”
Максат:
– балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү;
– өйдә, бакчада, урамда үз – үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен өйрәтү ;
– инсафлылык төшенчәсе белән таныштыру;
– әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү;
Кулланылган әдәбият: “Әдәплелек дәресләре” , “Көч һәм рух” китаплары, “Мәгариф” журналы
Җиһазлау : мәкальләр язылган таблица, кәрзин рәсеме, сүзләр язылган карточкалар, музыкаль үзәк, кассета.
Барышы.
(Талгын музыка)
Укырга һич иренмәс,
Начар юлларга кермәс;
Ялкау балалар кебек,
Үзен уенга бирмәс.
Шәфкать итәр кечегә,
Юл куяр зур кешегә ;
Моның кебек баланы
Яратмас кеше нигә ?! (М.Гафури)
– Балалар бу шигырьдә нинди бала турында язылган?
– Әдәп, әдәпнең төбе – яхшы гадәт, диләр. Без бүген сезнең белән әдәплелек турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез. Татар халкы элек – электән “чисталык”, “сәламәтлек”, “пөхтәлек” , “кыюлык”, “батырлык”, “инсафлылык” дигән сүзләрне еш кулланган, үзенә шул сыйфатларны тупларга тырышкан. Кеше шулай әдәпле булырга өйрәнгән. Ә нинди бала әдәпле бала була соң?
Балалар җавабы:
– Әдәплелек – кеше белән дөрес аралаша белү ул.
– Әдәпле кешене һәркем ярата , хөрмәт итә.
– Әдәпле кеше һәрвакыт якыннары, дуслары турында кайгырта, ярдәм итә.
– Әдәпле баланың тик торырга вакыты калмый. Аның һәр эше алдан исәпләнгән.
– Әдәпле бала соңга калмый.
– Әйе, балалар, сез бик дөрес җавап бирдегез. Ә хәзер сезнең белән инсценировкалар карап үтик.
(Талгын музыка)
“Төймә”
Алсу: Әби, малайлар да киемнәренә төймәне үзләре тага беләме икән?
Әби: Анысын белмим инде, кызым. Малайлар да, кызлар да төймәне өзә беләләр, ә аны күп вакыт әбиләре тага. Син дә, кызым, пальтоңдагы төймәне өзгәнсең, шуны үзең так инде!
Алсу: (үпкәләп) Менә ничек! Син нигә үзең такмыйсың? Син әби ич!
– Балалар, Алсу дөрес уйлаганмы? Сез ничек уйлыйсыз?
– “Әдәпленең күлмәге сәдәпле,
Үзе матур гадәтле” диләр .
(Талгын музыка)
“Бабай белән малай”
Бик күп әйбер күтәргән бабай, аның артыннан малай керә.
Малай : Әй, бабай, синең бер китабың төшеп калды!
Бабай : Минем бар әйберем дә үземдә шикелле, ә ул минеке түгелдер.
Малай : Юк ,юк , синең китап ул . Мин карап килдем , синең 3 китабың , 1портфелең һәм 1 төенчегең бар иде . Барысы 5 кисәк әйбер . Ә хәзер кулыңда дүртәү генә .
Бабай : Һәм , улым , син математиканы бик яхшы беләсең икән . Әмма син бер кагыйдәне начар үзләштергәнсең (һәм җирдәге китапны ала)
– Бабай нинди кагыйдә турында әйткән ?
– Малай нәрсә эшләргә тиеш иде ?
– Сезнең дә юлда очраган әби – бабайларга булышканыгыз юкмы соң ?
– Әдәпле булу – кешегә игътибарлы , инсафлы булу дигән сүз ул . Әдәплелекнең бер төре булган инсафлылык турында сөйләшеп , аңлашып алыйк . Нинди бала инсафлы дип атала ?
– Инсафлы кеше дип тәрбияле , башкалар белән яхшы итеп сөйләшә белә торган , өлкәннәргә , дус – ишләренә игътибарлы булган кешеләргә әйтәләр . Инсафлы кешеләр тупас сүзләр әйтмиләр . Инсафлылык турында яңа мәкальләр белән танышыйк .
“Инсафлының теле саф” – димәк , без үз сөйләмебездә бары тик матур сүзләр , чиста сүзләр генә кулланырга тиеш .
“Яхшы сүз – җан азыгы”
“Ягымлы сүз язгы көн кебек” – Язгы көндә кояш яктырта , челтерәп аккан кар сулары тавышы күңелгә бик якын , рәхәтлек бирә . Яхшы, ягымлы сүз ишеткәч , кешенең күңеле күтәрелә , рәхәт була . Шуңа күрә , сез үзегезнең сөйләмдә күбрәк “шифалы” сүзләр кулланырга тиеш .
– Сез нинди “шифалы” сүзләр беләсез ?
(Балалар үзләре белгән “шифалы” сүзләрне әйтәләр)
– Без сезнең белән Ш.Галиевнең “Рәхмәтләр хакында” , Х.Халиковның “Хәерле иртә” , Ә.Исхакның “Беренче рәхмәт” шигырьләре белән таныш. Бу шигырьләрдә “шифалы” сүзләрнең әһәмияте турында язылган .
Сөйләр сүзләр бик күп алар ,
Сөйли белеп сөйләсәң .
Озын сүзнең кыскасы шул
Кеше булырга теләсәң :
Әдәпле бул , сәләтле бул ,
Кешелекле һәм тыйнак ;
Батыр бул , матур бул ,
Пөхтә һәм җыйнак .
-Исәнләшү , сәламләү турында матур җыр да беләбез , тыңлап үтик.
“Саумы, кояш” җыры
-Сөйләшә белү – осталык ул . Сүз гаять зур көчкә ия . Ул кешене сөендерә һәм көендерә , дәртләндерә һәм оялта да ала . Шуңа күрә кеше белән сөйләшкәндә бик уйлап кына сөйләшергә кирәк . “Инсафлының теле саф”, диләр.
Татарстан Республикасы
Арча муниципаль районы
МБББУ “Г.Тукай исемендәге
Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе”
башлангыч класслар укытучысы
ИБРАҺИМОВА ЛЮЦИЯ ФӘРИД КЫЗЫ
Комментарии: |