Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект-әкият: «Серле урман аланы»

2Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен  

 

Максат: Балаларны урман, аланлык, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру. Җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр турында белемнәрен киңәйтү. Алар арасындагы бәйләнешләрне балаларга аңлату, һәр нәрсәнең кирәклегенә төшендерү. Үсемлекләргә, жәнлекләргә карата сак караш тәрбияләү.

 

Җиһазлау: Өстәл театры, урманда тыелган билгеләр, аю булып киенгән әкият герое (уен) өчен.

 

Тәрбияче:  Балалар, әйдәгез әле минем янга якынырак килегез. Мин сезне бер серле әкият белән таныштырырга телим. Без үзебезнең әкиятебездә сезнең белән урман буйлап сәяхәт итәрбез. Хәзер, иркенләп утырыгыз һәм игътибар белән тыңлагыз. Әкият «Серле урман аланы» дип атала.

 

Бер урман кырыендагы авылда яшәгәннәр ди Ризван һәм Разыйм атлы малай, алар авылда иң шук малайлардан саналганнар. Әти-әниләренең сүзен бер дә колакларына салмаганнар, әйткән сүзнең гел киресен генә эшли торган булганнар. Шуңа алар белән балалар да дус булмаганнар. Көннәрдән бер көнне, алар беркемгә дә әйтми урманга сәяхәткә чыгарга уйлаганнар. Кәнфитләр, тәмле сулар алып чыгып киткәннәр болар. Ә малайлар урманда йөрү кагыйдәләрен бер дә белмәгәннәр. Юл буйлап баралар-баралар икән, очраган ди боларга керпе.

1Керпе: Ай, дусларым, бик яхшы булды әле сезне күрүемә. Мине шушы капкыннан ычкынырга булыша алмассызмы микән?

Ризван: Хәзер шул гына җитмәгән иде, болай да вакытыбыз аз.

Разыйм: Без монда сине коткарырга килмәдек, ә сәяхәткә, урманда ял итәргә килдек.

Керпе: Ә сез урманда йөрү кагыйдәләрен беләсезме?

Ризван һәм Разыйм: Ха-ха-ха, урманда йөрергә кагыйдә нәрсәгә?

Шулай көлешә-көлешә китеп тә барганнар.Бара-бара урман аланлыгына килеп чыкканнар. Алар андагы матурлыкка шакатканнар , аллы-гөлле чәчәкләр, кызарып-тулышып пекән җиләкләр.

Ризван: Менә, ял итәчәкбез инде…

Алар шулай дип кабатлый-кабатлый җиләк ашарга,чәчәкләрне өзәргә,аланлыкны таптарга тотынганнар. Агачтагы кошлар алардан куркып ояларын калдырып киткәннәр, чәчәкләр изелүләренә түзә алмыйча сулганнар. Аланлыкны тәмам җәберләп туйгач, күл буена юнәлгәннәр, анда рәхәтләнеп коенганнар, кәнфит ашагананар, тәмле сулар эчеп шешәләрен суга ташлаганнар.

Разыйм: Менә рәхәт, бик шәп булды монда, беркем дә комачауламый, әрләми дия-дия суга ташлар ыргыта икән.

Ризван: Мин ерагырак ыргыта алам-дип мактана, ди.

Алар балыкларны, күл кырыендагы үрдәкләрне, куркытып бетергәннәр. Су

буендагы ике карт тал, бу хәлләрне  бик ачуланып күзәтәләр икән.

Талларның берсе: Ай-һай, нинди тәртипсез балалар. Моны болай гына калдырыга ярамый, әйдә җил дусны чакырыйк, бәлки ул берәр чарасын күрер.

Талар яфракларын селкетеп шаулый башлаганар.

Җил: Нәрсә булды, дусларым? Ник болай шаулашасыз?

Таллар эшнең нидә икәнен бәйнә-бәй сөйләп биргәннәр. Җилнең моңа бик ачуы кабарган, ул дулкынлана шаулый башлаган, көчәйгәннән-көчәеп, малайларның икесен ике тал башына элеп тә куйган. Малайлар бик курыкканнар, ярдәм сорап кычкыра башлаганнар.

Ризван: Коткарыгыз!

Разыйм: Булышыгыз!

Шул чак баягы керпе узып бара икән. Аларны күреп

Керпе: Ай-һай, бик булышыр идем дә ашыгам шул, кышка  гөмбәләр әзерлисем бар.

Ризван: Керпе дус, булыш инде безгә.

Разыйм: Без аңладык инде үзебезнең ялгышлыкны, кичер безне.

Керпе: Шулай шул, авырлыкны үзеңнең башыңа килгәндә генә аңлыйсың.

Талларның берсе: Алар аланлыктагы бөтен чәчәкләрне таптадылар, балыкларны, кошларны куркыттылар, суны пычраттылар.

Малайлар: Без сүз бирәбез, башка андый әшәкелекләр эшләмәбез, урманда йөрү кагыйдәләрен дә өйрәнербез.

Керпе: Бу юлыга гафу итек, бәлки гаепләрен аңларлар.

Таллар: Ярый, керпе  дускай, син сораганга гына инде.

Таллар малайларны җиргә  төшергәннәр. Ризван, Разыйм тагын бер кат керпе белән таллардан,  җилдән гафу үтенгәннәр. Ташлаган чүпләрен җыйганнар. Ә керпе аларны урман кагыйдәләре белән таныштырган, малайлар керпегә зур рәхмәт әйтеп, кагыйдәләрне истә тотарга сүз биреп өйләренә юл тотканнар. Шуның белән әкият тә беткән.

 

Уен: «Җиләк җыям, как  коям».

Уен барышы:

Тәрбияче балаларга түбәндәге сорауларны бирә,ә балалар исә аларга җавап кайтаралар:

-Дуслар кая барасыз?

-Кара урманга барабыз.

- Кара урманда нишлисез?

-Кура җиләк җыябыз.

-Җиләк белән нишлисез?

-Җиләктән как коябыз.

-Аю килсә, нишлисез?

-Урман буйлап качарбыз,-диләр һәм түбәндәге такмакны әйтәләр:

 

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

 

Шушы такмакны әйтеп бетерүгә, «аю» яки «бүре» чыга, берничә баланы эләктереп, үз оясына алып китә.

Менә, балалар, нинди хәлләр була икән урманда йөрү кагыйдәләрен белмәсәк. Сезнең белән дә шундый хәл килеп чыкмасын өчен берничә кагыйдәне карап үтик (1-2 билге белән танышу).

Йомгак: Менә без сезнен белән урманнарыбызны ничек сакларга кирәклеген сөйләштек. Сезнеңчә малайлар нинди ялгышлык эшләделәр? Ни өчен безгә кагыйдәләрне белү кирәк?

Бала1: Рөхсәтсез өйдән чыгып киттеләр.

Бала2: Керпегә булышмадылар.

Бала3: Урманны пычраттылар.

Бала4: Кагыйдәләрне боздылар.

Тәрбияче: Әйе шул, балалар, безнең урманнарыбыз, гомумән әйткәндә табигатебез бик бай, соклангыч матур! Шуңа күрә без бу рухи байлыгыбызны саклый, яклый белергә тиеш.

Хәзер бу хатирәләребезне югалтмас өчен менә бу келәмнәребезгә «Серле урман аланын» чигеп куербыз, ул шулай итеп бер дә югалмас. Дәресебез сезгә ошаган дип ышанып калам.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

162 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

АБДУЛЛИНА РУЗИЛӘ ВӘГЫЙЗ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий