Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Аюга дуслар табабыз”

аю22 нче кечкенәләр төркеме өчен

 

Юнәлеш:  Кисеп ябыштыру.

Максат:

1. Таныш булган геометрик фигураларны искә төшерү, кабатлау.

2. Әзер формаларны чиста, пөхтә итеп ябыштырып – аю барлыкка китерергә өйрәтү.

3. Хайваннарга – аюга карата уңай фикер тәрбияләү.

 

Алдан эш:  Аю турында табышмаклар әйтү – җавабын табу; кыска шигырьләр уку. Уенчык белән уеннар.

 

Материал:  Аю (костюм киеп кергән олы кеше), магнитофон, әзер формалар белән поднос, нигез өчен ак катыргы, пумалалар, җилем, салфеткалар, клеенкалар.

 

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә бүген күпме кунак килгән. Әйдәгез әле апалар белән кычкырып исәнләшик:

Тәрбияче һәм балалар: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Кунаклар: Исәнмесез, балалар!

Тәрбияче: Балалар, барыгыз да минем янга килегез әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез җавабын табып карагыз:

 

Алпан – тилпән килә,

Балны бик тә сөя.

 

Балалар: Бу аю.

Тәрбияче: Дөрес, ул аю икән бит, балалар.

 

(Моңсурак музыка яңгырый. Төркемгә Аю килеп керә. Үзе елый).

 

Тәрбияче: Исәнме, Аю дус. Ни булды? Ник елыйсың?

Аю: Исәнмесез, балалар һәм апалар. Ничек еламаска инде миңа. Кыш җитәсен сизеп минем барлык дусларым өннәренә кереп качканнар, тирән йокыга талганнар. Ә минем уйныйсым бик тә килә. Өнгә кереп йокларга мин әле ашыкмыйм. Ләкин уйнап күңел ачарга миңа беркем дә юк. Сезгә рәхәт, күңелле. Сез бик күп, бергә – бергә уйнап күңел ачасыз. Миңа нишләргә инде…

 

(Аю тагын елый башлый).

Тәрбияче: Син бер дә борчылма әле, Аю дус. Без сиңа булышырга әзер. Балалар, әйдәгез әле Аюны кызганыйк, аны җәллик. Ул бит ялгызы калган.

 (Балалар Аюны кулларыннан, аркасыннан сыйпыйлар, аны кочаклыйлар).

 

Аю: Минем кәефем күтәрелә башлады, җылы булып китте.

Тәрбияче: Аю дус, балалар сиңа төсле кәгазь ярдәмендә күп итеп аюлар әзерләп бирерләр. Син монда утырып, аларның эшләгәннәрен күзәтеп тор. Ә сез, балалар, әзер өстәлләр янына барып урнашыгыз, эшне башлыйбыз.

(Балалар урыннарга урнашалар. Өстәлдә барлык кирәкле әйберләр алдан әзерләп куелган).

аю1

Тәрбияче:  Балалар, алдыгыздагы подносларга игътибар итегез әле. Анда нинди геометрик формаларны күрәсез?

(Балалар җавабы)

 

Тәрбияче:  Бик дөрес. Зур һәм кечкенә оваллар, зур түгәрәк – күзләр, борын ябыштырылган һәм ярымтүгәрәкләр. Димәк, без беренче эш итеп күзләре, борыны урнаштырылган зур түгәрәкне ак катыргыга ябыштырабыз. Бу аюның башы, йөзе була. Икенче эш итеп зур овалны урнаштырабыз – гәүдәсен барлыкка китерәбез. Кечкенә овалларны аяклары һәм куллары итеп ябыштырабыз, ике ярымтүгәрәкне башның өске өлешенә урнаштырабыз, колаклар килеп чыга. Шул рәвешле минем аюым әзер дә булды. Ә хәзер сез, үрнәккә карап аюлар барлыкка китерегез. Чиста, пөхтә итеп эшләгез, балалар. Әзер аюларыгызны моңсу дустыбызга – Аюга бүләк итәрсез. Мин бик ышанам, Аюның кәефе күтәрелер.

 

(Балалар эшләрен башкаралар. Аю аларның эшләгәннәрен карап йөри, сөенә. Тәрбияче авырырак башкарган балага булышып җибәрә. Эшләрен тәмамлаганнан сон балалар килеп чыккан аюларын килгән кунакларга күрсәтәләр һәм Аю дуска бүләк итәләр).

Аю: И, балалар, сез бигрәк уңган икән. Миңа бик күп итеп дуслар ябыштырып бирдегез. Миңа бик ошады. Рәхмәт сезгә. Хәзер инде мин үзем генә түгел, минем уйнарга аю дусларым бар.

Тәрбияче:  Аю дус, балалар, әйдәгез бергәләшеп ял итеп, уйнап алабыз. Минем янга килегез, түгәрәк ясап басыгыз, Аюны түгәрәк эченә бастырыйк.

(Музыка астында җырлы уен башкарыла):

Аю биергә тели,

Үзенә иптәш эзли. 

Алсу янына килә, 

Матур итеп баш ия. 

 

(Түгәрәк эчендә Аю һәм бала әйләнеп бииләр, калган балалар кул чабып торалар. Уен берничә тапкыр кабатлана).

 

Тәрбияче:  Күрәсеңме, Аю, ничек күңелле яшибез без үзебезнең бакчада. Син дә шулай күңел ачарсың яңа аю дусларың белән.

Аю: Әйе шул. Мин бик шат. Рәхмәт сезгә барсы өчен дә. Сез мина күп итеп дуслар бүләк итегез, ә мин сезгә шуның өчен күчтәнәчләр – урман гөмбәләрен бүләк итәм. Миңа дусларым белән өнемә китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз, балалар, киләсе очрашуларга кадәр.

Тәрбияче һәм балалар:  Сау бул, Аю. Бик зур рәхмәт күчтәнәчләреңә.

Тәрбияче:  Димәк, балалар, бездә бүген кунакта кем булды? Без бүген сезнең белән нәрсәләр эшләдек, нәрсәләр белеп калдык?

(Балалар җавабы)

Тәрбияче: Бик дөрес. Без бүген Аюны каршы алдык. Геометрик формалар ярдәмендә аңа дуслар ябыштырдык. Сез бик матур утырдыгыз, актив җавап бирдегез. Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Ә хәзер Аюның күчтәнәчләре белән сыйланыгыз .

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

162 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

САДИКОВА ИЛГИЗӘ РӘШИТ КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий