Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Чукмарга дуслар табабыз”

чукмар 2 нче кечкенәләр төркеме өчен

А. Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкияте (мультфильм) буенча.

 

Юнәлеш:  Матур әдәбият һәм нәфәсәти тәрбия.

Максат:

1. Таныш булган әсәрне (мультфильм) искә төшерү, кабатлау.

2. Балаларда әкият герое – Чукмарга карата кызгану хисе уяту.

3. Әзер әтәч силуэтын чиста, пөхтә итеп ябыштырырга өйрәтү.

 

Алдан эш:  Балалар белән А. Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкияте буенча мультфильм карау.

Материал:  www.бала.ru сайтыннан мультфильм, әкият герое – тәрбияче, ак кәгазь битләре, әтәч силуэтлары, пумалалар, җилем, салфеткалар, клеенкалар.

 

Шөгыль барышы:

Тәрбияче:  Балалар, хәтерегездәме, без сезнең белән Чукмар белән Тукмар турында мультфильм караган идек. Әйдәгез әле искә төшереп үтик, кемнәр соң ул Чукмар белән Тукмар?

(Балалар җавабы) 

Тәрбияче:  Дөрес әйтәсез, алар әтәчләр. Бу әтәчләр нинди төстә булганнар?

(Балалар җавабы) 

Тәрбияче:  Шулай, балалар. Әтәчнең берсе ак, икенчесе кара төстә булган. Ә әтәчләрнең холыклары турында нәрсә әйтә аласыз?

(Балалар җавабы) 

Тәрбияче:  Әйе, әтәчләр бик сугышырга яратканнар. Һәрвакыт әбиләре яныны килеп бер – берсен эләкләп торганнар. Бу хәлләргә түзә алмыйча әби аларны нишләтергә уйлаган соң?

(Балалар җавабы) 

Тәрбияче:  Әби әтәчләрнең бу кыланмышларыннан туеп аларны аерырга уйлаган һәм Тукмарны алып чыгып киткән. Ә хәзер шушы урында туктап торабыз, бераз ял итеп алабыз.

 

Ял минуты

(Тәрбияче – тавык, балалар  – чебиләр ролендә)

Нәни чебиләр барсы да,

Сары майка кигәннәр.

Зарядка ясарга диеп,

Бер урынга килгәннәр.

Корт – 4 тап., сары майка кигәннәр,

Корт – 4 тап. Бер урынга килгәннәр.

( Ял минутыннан соң балалар урыннарына утыралар – сюрприз момент: күз яшьләренә батып ишектән Тукмар килеп керә).

 Тәрбияче:  Исәнме, Тукмар дус. Нишләп елыйсың?

Тукмар:  Сез минем турыда бернәрсә дә белмисезмени? Мин бит хәзер ялгыз. Нишләргә дә белмим (елый).

Тәрбияче:  И, Тукмар. Без сине бик тә кызганабыз, шулай бит балалар. (Балалар кызгану хисләрен белдерәләр, сыйпыйлар, юаталар әтәчне).

Балалар:  Әйе, кызганабыз.

Тәрбияче:  Син бер дә борчылма, Тукмаркай. Безнең балалар бик оста. Алар сина иптәшкә күп итеп дуслар ябыштырырлар. Ә син утырып карап тор. Сез әзерме балалар?

Балалар:  Әйе, әзер.

Тәрбияче:  Балалар, сез хәзер өстәлдәге әтәч силуэтларын чиста, пөхтә итеп ак кәгазь битенә ябыштырырга тиеш буласыз. Кемнең әтәче әзер була, сез аларны Тукмарга бүләк итә аласыз.

(Тәрбияченең мольбертта эшне аңлатуы, балаларның эшләве).

Тукмар:  И, балалар, бигрәк матур килеп чыкты миңа дигән дусларыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә. Мин хәзер ялгыз түгел, минем дусларым бик күп. Мин бәхетле әтәч.

Тәрбияче:   Сиңа булыша алуыбызга без бик тә шат, Тукмар. Шулай итеп, без бүген сезнең белән Чукмар белән Тукмар исемле әтәчләр турында, аларның дуслыгы турында сөйләштек. Ялгыз калган Тукмарга дуслар – әтәчләр ябыштырдык. Ә хәзер Тукмар белән саубуллашыйк та, шөгыльне тәмамлыйк.

Тукмар:  Саубуллашканчы минем дә сезгә күчтәнәчләремне тапшырып китәсем килә (күчтәнәчләр өләшү). Изге эшләрегез өчен рәхмәт, сау булыгыз.

Тәрбияче, балалар:  Сау бул, Тукмар. Үзеңә дә рәхмәт күчтәнәчләрең өчен.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

162 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

САДИКОВА ИЛГИЗӘ РӘШИТ КЫЗЫ

ОХШАШ МӘКАЛӘЛӘР:

Конспект: “Абдулла Алиш “Чукмар белән Тукмар”

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий