Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Язгы кояш, җылы кояш”

 кояш 22 нче кечкенәләр төркеме өчен

 

Юнәлеш:  Рәсем.

Максат:

1. Таныш булган ысул – төртү ысулы белән ясарга өйрәтүне дәвам итү (мамыклы таякчыклар ярдәмендә).

2. Әзер түгәрәк форманы сары буяу белән дөрес итеп төртеп буярга өйрәтү, туры сызыклар – нурларны барлыкка китерү.

3. Язгы табигать күренешләренә – кояшка карата уңай тәэсирләр уяту.

 

Алдан эш:  Кояш, табигать турында табышмаклар әйтеп уйнау; шигырьләр уку. Буяу китапларын буяу.

Материал:  Кояш, болыт (катыргы һәм төсле кәгазьләрдән ясалган), магнитофон, түгәрәк формалар ясалган кәгазь битләре, сары буяу, мамыклы таякчыклар, стаканнар белән су.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә бүген күпме кунак  – әти – әниләр килгән. Әйдәгез әле алар белән исәнләшик:

Тәрбияче һәм балалар: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар – әти – әниләр!

Кунаклар: Исәнмесез, балалар!

Тәрбияче: Балалар, барыгыз да тәрәзәгә күз салыгыз әле, сез нәрсә күзәтерсез. Хәзер нинди ел фасылы?

(Балалар җавабы) 

Тәрбияче: Әйе, яз. Соң яз. Ни өчен соң яз?

(Балалар җавабы) 

Тәрбияче: Дөрес, чөнки кояш елмая, ул безне җылыта. Әйдәгез, балалар, кояшны бүлмәгә чакырабыз. Ул да безнең белән уйнасын.

(Балалар һәм тәрбияче кояшны бүлмәгә чакыралар):

 

Кояш, кил, кояш, кер,

Безнең бүлмәгә.

Уйнарбыз, җырларбыз,

Бергә, бергәләп.

(Музыка астында тәрбияче кояшны бүлмәгә алып керә).

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, кояш безнең бүлмәдә. Әйдәгез аның белән исәнләшеп алабыз.

Тәрбияче һәм балалар: Исәнме, кояш. Сиңа без бик тә шат.

Тәрбияче:  Балалар, без кояшның уянуына, өскә таба күтәрелүенә,  баюына, төнгә юкка чыгуына карап көнгә берничә тапкыр ягымлы сүзләр кулланабыз.

 

Иртән – кояш уянганда кузләребезне ачабыз да , елмаеп бер – беребезгә хәерле иртәләр телибез һәм хәерле иртә дибез.

Көн тугач, кояш югары күтәрелгәч, хәерле көннәр телибез, шатланып хәерле көн дибез.

Кичен исә, кояш әкрен генә утыра башлагач, бер – беребезне каршылап – хәерле кич дип әйтәбез.

Төн җитеп, кояш батып бөтенләй юкка чыккач, хәерле төннәр теләп,  якыннарыбызны үбеп, тыныч йокылар, тәмле төшләр дибез.

 

Менә шундый ягымлы сүзләр озата килә икән безне көннәр буена. Ә хәзер, әйдәгез, түгәрәк ясап басыйк та, кояшның чыгуы, батуы турында җыр башкарып үтик.

(Музыка астында тәрбияче һәм балалар җыр җырлыйлар):

 

Кояш чыга, кояш көлә,

Ул югары күтәрелә.

Кояш көлә, без биибез,

Бик күңелле яшибез.

Кояш бата, кояш бата,

Тирә якта тын кала:

Әлли – бәлли, бәлли – бәү

Балалар йоклап китә.

 Тәрбияче:  Ял итеп алдык, ә хәзер уйнап та алыйк. Нигәдер суык булып китте. Карагыз әле, балалар, кояшны болыт каплаган икән бит. Әйдәгез әле кабаттан җылы, якты булсын өчен кояшны чакырыйк:

 

Кояш, чык,

Болыт, кач.

Без уйнарбыз,

Җылыткач!

(Кояш һәм болыт белән уен берничә тапкыр кабатлана).

 Тәрбияче:  Кояш кабат безнең янда, безгә рәхәт, күңелле. Балалар, ә хәзер без сезнең белән килгән әти – әниләргә үз кулларыбыз белән ясап кояш бүләк итәчәкбез. Өстәлләр янына килегез, урындыкларга урнашыгыз.

(Өстәлдә барлык кирәкле әйберләр алдан әзерләп куелган була).

Тәрбияче:  Балалар, күрәсезме, сезнең өстәлләрдә  сары төстәге түгәрәк формалар ясалган кәгазь битләре бар. Шушы сары түгәрәкне безгә буярга кирәк. Без бүген сезнең белән мамыклы таякчыклар ярдәмендә эшлибез. Таныш булган ысул – төртү ысулы белән түгәрәкнең эчен буйыйбыз. Игътибар белән миңа карап торыгыз. Менә күрәсезме, мин түгәрәкнең эчен вак төрткеләр белән капладым. Ә хәзер сез шул ук эшне башкарырга тиеш буласыз.

(Балалар эшләрен башкаралар, тәрбияче карап йөри. Авырырак башкарган балаларга аңлатып, булышып җибәрә).

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле эшләрегезгә. Нәрсә килеп чыкты безнең?

(Балалар җавабы) 

Тәрбияче:  Әйе, безнең сары вак төрткеләр белән капланган түгәрәк барлыкка килде. Кояш килеп чыксын өчен рәсемгә тагын нәрсәләр җитми соң?

(Балалар җавабы) 

Тәрбияче:  Дөрес. Кояш килеп чыксын өчен безгә нурлар, ягъни туры сызыклар ясарга кирәк. Менә шулай итеп.

(Тәрбияче тактада күрсәтә, балалар үрнәккә карап кояшның нурларын ясыйлар).

Тәрбияче: Менә балалар, безнең кояш барлыкка килде. Матур, язгы кояшны әти- әниләрегезгә бүләк итегез. Нәни кулларыгыз белән иҗат иткән кояшларыгыз аларны һәрвакыт җылытып торсын.

(Балалар эшләрен әти- әниләренә бүләк итәләр).

Тәрбияче: Шулай итеп, балалар, без бүген сезнең белән нәрсәләр эшләдек? Нәрсәне уйнарга чакырдык? Кояшны нинди ысул белән ясадык?

(Балалар җавабы) 

Тәрбияче:  Бик дөрес, балалар. Кояшны бүлмәгә чакырып керттек. Аның белән җырладык, уйнадык. Әти – әниләргә бүләк итеп кояш ясадык. Мамыклы таякчыклар ярдәмендә төртү ысулы белән кояшны барлыкка китердек.

Сез бүген бик актив булдыгыз, тулы җаваплар кайтардыгыз, тырышып, матур итеп рәсем ясадыгыз. Рәхмәт барыгызга да. Минем сезгә күчтәнәчләрем дә бар. Кояш кебек түгәрәк прәннек, печеньелар белән сыйланыгыз.

Әти – әниләр, сезгә игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

162 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

САДИКОВА ИЛГИЗӘ РӘШИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий