Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кыргый хайваннар”

1Мәктәпкә әзерлек төркеме.               

Сөйләм теле (экологик тәрбия, математика, инглиз теле)

 

Максат:

Балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.

Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү.

Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

Хайваннарга мәрхәмәтле караш тәрбияләү.

Балаларны инглизчә кыргый һәм йорт хайваннары исемнәре белән таныштыруны дәвам итү, өйрәнелгән лексиканы дидактик материаллар, уеннар аша ныгыту.

Санауны, төсләрне кабатлау.

Сүзләрне фонетик яктан дөрес әйтергә өйрәнү, җәнлек исемнәрен, төсләрне җөмлә эчендә танып аңлауны, җөмләләрдә дөрес итеп куллануны камиләштерү.

Балаларның игътибарлылыкларын арттыру, зиһеннәрен үстерү.

 

Материал: хайваннар рәсемнәре, куян битлеге, пиктограммалар, кәрзин, алма, гөмбә муляжлары, магнитофон, кассета, керпе, конвертта биремнәр, ширма, поезд рәсеме.

 

Методик алымнар: сөйләү, күрсәтү, аңлату, рәсемнәр карау, уен, сөенечле мизгел, әдәби сүз, пиктограммалар куллану, сорау-җавап.

 

Алдан башкарыла торган эш: куян битлеген ясау, шигырьләр өйрәнү, материалларны алдан әзерләп кую.

 

                           

Шөгыль барышы:

–          Исәнмесез, кунаклар!

–          Исәнмесез, балалар!

–          Исәнмесез.

–          Менә безнең күзләр!

–          Менә безнең колаклар!                ( балалар сүзләргә туры китереп

–          Менә безнең куллар!                       хәрәкәтләр ясыйлар )

–          Менә безнең аяклар!

–          Күзләр карый,

–          Колаклар тыңлый,

–          Куллар чәбәкли,

–          Аяклар тыпырдый!

–          Ә хәзер әйдәгез утырыйк. ( Паласка утыралар)

–          Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм (Рәсемнәр элеп барам)

1)      Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

 

2)      Нечкә билле,

Көлтә коөрыклы. (Төлке)

 

3)      Кош түгел, оча,

Ябалактан курка,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

 

4) Ул хайван-коңгырт төстә,

Мөгезләре дә бар. (Поши)

 

5) Килә бер батыр атлап,

Аягы баса лап-лап,

Урманда йөри,

Умартадан бал эзли. (Аю)

 

6) Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

 

-Балалар, бер сүз белән ничек атыйбыз? (Кыргый хайваннар). Аларның тән төзелешләрен карыйк әле (гәүдә, баш, колаклар, күзләр, борын, тешләр, койрык,   тәпиләр).

-Ә хайваннарның тәннәре нәрсә белән капланган?(Йон белән).

– Төлке белән куянның койрыкларын чагыштырыйк әле.Төлкенең койрыгы озын, йомшак, кабарып тора.  Куянныкы ак, кыска. Ә куян ничек котыла икән бүредән? (Качып). Әйе, дөрес, куянны буредән озын көчле аяклары коткарып кала. Ә ни өчен куян төсен үзгәртә?(Җаваплары)

– Әйдәгез әле, бераз ял итеп алыйк. ” Куянкай” уенын уйныйк. Түгәрәккә басыгыз әле.

 

                              Уен “ Куянкай” (2 тапкыр уйнала)

 -Менә ял итеп тә алдык. Дәвам итик. Балалар, әйдәгез әле, пиктограммалар карап алыйк. Кем укып күрсәтә? (Пиктограммалар хайваннар, ел фасыллары турында)

 

-Балалар, “Тиен” турында бармак уены беләбез, әйдәгез әле искә төшерик .

Арбада тиен утыра

Чикләвек ул сата

Аюга, чыпчыкка, песнәккә,

Төлкегә һәм куянга.

 

-Ә хәзер әйдәгез “Сәламәтләндерү гимнастикасы” ясап алыйк.

(Музыка кабызыла)

Шул вакытта ширма артында “Фыр-фыр” иткән тавыш ишетелә, Керпе күренә

Керпе: Фыр-фыр! Good morning, dear children!

Балалар: Good morning! (2 тапкыр)

Good morning to you!

Good morning! (2 тапкыр)

We are glad to see you!

Керпе:  – I am glad to see you too! Сез минем турыда оныттыгыз бугай. Нигә минем турыда сөйләшмисез? Мине яратмыйсызмы әллә?

–          Балалар, яратабызмы керпене? (Әйе)

Бик яратабыз, Керпекәй! Нәкъ синең турыда сөйләшергә җыенган идек. Килүең бик әйбәт булды, рәхмәт! Без синең турында рус һәм татар телендә шигырь дә беләбез.

Керпе: әйдәгез, әйдәгез әле. (Балалар шигырь сөйлиләр)

-Керпекәй, синең куянныкы кебек озын аякларың да, тиеннеке кебек койрыгың да юк, туныңны да алыштырмыйсың? Син дошманнарыңнан ничек сакланасың соң?

Керпе: бәлки бу турыда сез беләсездер, балалар?

Балалар: Керпенең чәнечкеле туны бар.

-Әйе. Аңа бүре дә, төлке дә кагылырга курка.

( Керпе чыга балалар янына)

Керпе: Дөрес, ә кем белә мин нәрсә ашарга яратам? (Алма, гөмбә).What do I like to eat?

Балалар: алма, гөмбә (An apple, a mushroom)

– Монда ниләрдер бар. Карагыз әле! (Кәрзиндә алмалар, гөмбәләр)

Керпе: What? What are they? (Нәрсәләр?)

Балалар: Apples and mushrooms.

Керпе: Howmamy apples can you see? (Ничә алма?)

Howmany mushrooms are there? (Гөмбә?)

Балалар: One, tho, three.

Керпе: What colour is an apple?

Балалар: It is red (green, yellow).

Керпе: Now let s speak about animals.

(Рәсемнәр күрсәтәм)

–          What is it?

Балалар: It is a bear (a hare, a cow…)

– What colour is it?

Балалар: It is grey (orange, ….)

 

Уен «Хатасын тап»

(Аюны күрсәтеп) It is a crocodile.

Балалар: No, it is not a crocodile. I t is a bear. (Берничә тапкыр)

 

Уен “Нәрсә артык?” ( Рәсемнәр күрсәтәм)

1)      a bear, a wolf, a horse, a hare.

2)      a cow, a horse, a pig, a bear.

– Why? (Ни өчен?)

3) a cat, a wolf,  a hare, a pig.

Close yaur eyes. (Күзләрегезне йомыгыз)

(Идәндә хайваннар рәсемнәре. Берсен яшереп куям)

–          What is missing? (Нәрсә юк?)

Балалар: It is a dog (2-3 тапкыр уйнала)

–          And now show me a cow, please. (Миңа сыер булып күрсәтегез  әле…) Playthe cat…

Уен “Поезд вагоннарында нәрсәләр яши?

(Рәсемдә поезд вагоннары. Тәрәзәдән сыер мөгезе, крокодил койрыгы, фил борыны, маймыл кулы күренә. Хайваннар үзләре күренми. Балалар кайсы хайван яшеренгәнен белергә тиешләр.)

–          What is it?

–          It is a crocodile.

(Тәрбияче рәсемгә күрсәтеп) Маймыл икәнен ничек белдегез? (Банан ясалган)

Маймыл банан ярата икән. Ә син керпекәй, тагын ниләр ашыйсын?

Керпе: Мин тагын суалчан, коңгыз ашыйм, тычкан тотам. Шуның белән кешеләргә зур файда китерәм.

–          Керпекәй, менә бу сиңа бездән күчтәнәч. Рәхим итеп ал.(Кәрзин бирәм)

Керпе: Рәхмәт. Thank you! Мин дә сезгә буш кул белән килмәдем. Мин сезгә бер уен алып килдем (Бирә)

–          Рәхмәт, Керпекәй.

Керпе: ә миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз, балалар! Good bye!

–          Ә без керпекәй калдырган уенны уйнап алыйк.

Уен “Булсаң зирәк, әйт тизрәк!”

(Хайваннар турында биремнәр)

– Булдырдыгыз, балалар! Кунакка керпе дә килеп китте. Хайваннарны сакларга, яратырга кирәк. Һәр хайван үзенчә матур һәм файдалы. Шулаймы, балалар? (Әйе). Шуның белән шөгылебез тәмамлана. Бүгенге шөгыльдә бик тырыштыгыз. Рәхмәт, балалар.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

126 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ӘХМӘТГАЛИЕВА МИЛӘҮШӘ РИФАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий