Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Көз”

II кечкенәләр төркемендә рәсем шөгыленең план-конспекты.

кэзПрограмма эчтәлеге: Балаларны көз һәм аңа хас билгеләр турындагы белемнәрен ныгытуны дәвам итү. Балаларны бармак бөгеп рәсем ясарга өйрәтү. Кызыл, сары төсләрне ныгыту. Пөхтәлек һәм көзге табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү.

 

Сүзлек: табигать, кызыл, сары, саргайдылар, коелдылар, бөҗәкләр, агач.

 

Алдан үткәрелгән эш: күзәтү, рәсем карау, әңгәмә, матур әдәбият белән таныштыру.

 

Күрсәтмә җиһаз: көзге темага рәсемнәр, үрнәк, такта, мольберт, яфраклар, магнитофон.

 

Таратма җиһаз: агач рәсеме төшерелгән альбом бите, сары һәм кызыл буяулар, дымлы салфетка.

 

Методик алымнар:  уен алымы, сораулар, шәхси якын килү, мактау, бәяләмә бирү.

 

Шөгыльнең төзелеше::

 Кереш өлеш –  3 минут.

Төп өлеш – 9 минут.

Йомгаклау өлеше – 3 минут.

 

Балаларны оештыру:

1)                Кереш өлеш:  балалар тәрбияче янында ярымтүгәрәк ясап басалар.

2)                Төп өлеш:  балалар ике төркемгә бүленеп өстәл янына басалар.

3)                Йомгаклау өлеше: әзер рәсемнәр каршында ярымтүгәрәк ясап басалар.

 

 

Барышы:

Төркем бүлмәсенә Белмәмеш белән бергә балалар керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче: - Балалар, безгә Белмәмеш кунакка килде. Аның сезнең белән бергәләп тагын күп нәрсәләрне өйрәнәсе килә икән. Булышабызмы Белмәмешкә, өйрәтәбезме?

 Балалар: - Өйрәтәбез.

Тәрбияче: - Белмәмеш, син бераз утырып карап, тыңлап тор, ярыймы?

Курчакны урындыкка утыртып куям.

 

Тәрбияче: - Балалар, җиргә карагыз әле, нәрсә күрәсез сез анда?

Балалар: - Яфраклар.

Тәрбияче: - Дөрес, яфраклар. Ә нинди төстә ул яфраклар?

Балалар: - Кызыл, сары төстә.

(Аерым балаларга кабатлаттырам)

 

Тәрбияче: - Ә ни өчен алар җирдә яталар соң, агачта түгелләр?

Балалар: - Чөнки көз җитте.

Тәрбияче: - Бик дөрес әйтәсез, көз җитте. Ә кайсыгыз сөйләп бирә ала: көз ничек итеп килде?

Балалар: - Көннәр салкынайтты. Агачларның яфраклары саргайдылар һәм коелдылар. Яңгырлар ява башлады. Кошлар җылы якларга очып киттеләр. Кояш аз җылыта башлады. Бөҗәкләр ярыкларга кереп качтылар.

Тәрбияче: - Бик дөрес әйтәсез. Ә урманда җәнлекләр нишлиләр? Кайсыгыз белә?

Балалар: - Аю өненә кереп йокыга талды. Тиен кышка үзенә ашарга запас әзерли. Куян тунын акка алыштыра.

(Аз катанаша торган балаларны активлаштырырга тырышам, сораулар бирәм.)

 

Тәрбияче: - Булдырдыгыз, балалар. Бик дөрес сөйләп бирдегез. Белмәмеш, син тыңлап тордыңмы балалар сөйләгәнне?  Ә хәзер безгә Полина көз турында үзенең шигырен сөйләп күрсәтер.

 

Полина Әхмәт Ерикәйнең “Көз” шигырен сөйли.

 Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

 

Тәрбияче: - Булдырдың, Полина, рәхмәт сиңа. Ә хәзер, әйдәгез бергәләп яфраклар турында җыр җырлап алабыз.

 

“Яфраклар” җыры.

 

Тәрбияче: - Балалар, ә хәзер, әйдәгез, шушы матур кызы, сары яфракларны истәлеккә рәсемдә ясап калдырыйк. Ясыйбызмы?

Балалар: - Ясыйбыз.

Тәрбияче: - Ә хәзер игътибар белән миңа карап, тыңлап торыгыз. Белмәмеш тә өйрәнер. Бүген без сезнең белән рәсемне пумала белән түгел, ә бармакны бөгеп ясыйбыз. Менә болай итеп (күрсәтәм). Кайбер яфракларны агачка ясыйм, ә кайберсен җиргә. Чөнки җил белән алар җиргә коелып төшкәннәр. Бармакны бөгәм дә сары буяуга манып алам һәм кәгазьгә таплар төшерәм. Менә сары яфраклар әзер дә. Бармакта буяу беткәч кирәгенчә буяуга манып алам. Бераз ясагач бармакны салфетка белән сөртеп алам һәм кызыл буяуга мангач нәкъ яфраклар ясарага керешәм. Нинди төстәге яфраклар ясыйм мин?

Балалар: - Кызыл яфраклар.

Тәрбияче: - Ә инде эш беткәч бармакны әйбәтләп салфетка белән сөртеп алам. Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, буяуны күп итеп алырга ярыймы?

Балалар: - Юк ярамый, чөнки буяу күп булгач агарга, рәсем пыранырга  мөмкин.

Тәрбияче: - Бик дөрес әйтәсез, балалар. Ә хәзер миңа үз бармакларыгызны күрсәтегез әле. Ә ничек итеп бөгеп рәсем ясыйбыз?

Балалар һавада бармакларын бөгеп һәм “рәсем ясап күрсәтәләр”.

 

Балалар: - Ә хәзер бергәләп өстәл янына киләбез һәм яфраклар ясарга керешәбез.

Балалар рәсем ясыйлар. Мин аларның эшләүләрен Белмәмеш белән бергә күзәтәм. Киңәшләр бирәм, ярдәм итәм. Шөгыль бераз вакыт калгач балаларга эшләрен төгәлләргә кирәклеген искәртеп үтәм. Әзер эшләрне урнаштырам.

Тәрбияче: - Әйдәгез, хәзер бергәләп сезнең рәсемнәрегезне карыйк. Кемнең үз эше турында сөйлисе килә? Белмәмеш тә тыңлап тора.

2-3 баланы тыңлап үтәм.

 

Тәрбияче: - Булдырдыгыз, балалар. Белмәмеш бүген күп нәрсәгә өйрәнгәндер диеп уйлыйм. Шулаймы, Белмәмеш? Ошадымы сиңа балалрның эшләүләре?

Белмәмешне тыңлагандай итәм.

 

Тәрбияче: - Балалар, Белмәмеш сезне мактый, рәхмәт әйтә. Миңа да сезнең бүген эшләвегез бик ошады. Барыгыз да тырыштыгыз, әйбәт итеп җаваплар бирдегез.  Яфракларыгыз бик матур булганнар; җирдә дә, агачта да ясагансыз. Рәсемгез дә пөхтә килеп чыккан. Димәк мине игътибар белән тыңлагансыз. Тырыштыгыз, булдырдыгыз. Димәк, сезгә көз ошаган икән. Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп Белмәмешне озата чыгабыз.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“61 нче тубинфекцияле балалар өчен

төркемнәр белән катнаш булган балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

   I квалификацион категорияле тәрбиячесе

 АЛЕКСЕЕВА ФӘНЗИЛӘ ШАМИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий