Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Йолдызчыклар” һәм “Кояшчыклар”

1Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен

 

Максат:

– билгеле авазлар белән сүзләрне әйтә, авазларның урыннарын билгеләү;

– сүзләрне иҗекләргә бүлү күнекмәләрен ныгыту;

– җөмләләрне дөрес һәм мәгънәле итеп төзү күнекмәләрен ныгыту.

–  игътибар  үстерү өстендә эш;

– аңлату, мөстәкыйльлек, җаваплылык, хезмәттәшлек күнекмәләрен тәрбияләү.

 

Сүзлек өстендә эш: капитан, балл, жюри.

Җиһазлау һәм материаллар:рәсемнәр, җөмләләрне төзү өчен план-схема, эмблемалар, биремнәр белән кәгазь битләре.

Индивидуаль эш: Чулпан, Диляраны активлаштыру, Илья, Артур, Амирда түземлек түрбияләү.

Алдан эшләнгән эш: рәсемнәр карау, конспект язу, әдәбият ысулларын өйрәнү.

Ысуллар һәм алымнар:

– телдән: сораулар, җаваплар, чагыштырма, анализ;

– күрсәтмә: рәсемнәр карау;

– гамәлле: капитаннарның такта алдында эшләүләре, өстәл артында эш.

Шөгыль төзелеше:

  1. Оештыру мизгеле.
  2. Командаларга табышмаклар әйтү. Авазларның урыннарын билгеләү (беренче хәреф, уртада, сонгы хәрефе).
  3. А) “ Сүз төзеп күрсәт әле” уены (капитаннар өчен).

Б) “Сүзләр уйлап тап” уены.

В) Күнегү «Деформированные слова».

Г) “Сүзләрне иҗекләргә бүлү” уены.

4. Ял итү минуты (туп белән).

5. А) “Җөмлә төзү” уены.

Б) “Җөмләне әйтеп бетер” уены.

6. [р], [т] авазларына сүзләр уйлап табарга.

7.  Йомгак ясау.

8. Шөгыльгә анализ.

 

Шөгыль барышы

– Балалар, бүген бездә кунакта тәрбиячеләр. Алар безнең ничек итеп шөгыльләнгәнне карарга керделәр. Әйдәгез әле, кунаклар белән исәнләшик. Балалар, сез тиздән мәктәпкә барасыз, шуның өчен без кунакларга үзебезнең белемнәрне һәм белгәннәрне  күрсәтик әле.

Без сезнең белән 2 командага бүленәбез.

1 команда: “   Йолдызчыклар” . Капитан: Ләйлә;

2 команда: “  Кояшчыклар ”. Капитан: Алинә.

– Мин бүген үзем жюри булам. Кайсы команда биремнәргә тулаем җавап бирә, шул командага 1 балл бирелә. Сез әзерме?

 

1 нче бирем:  Авазлар. Табышмаклар.

 

1 команда: Юк аягы, юк сүзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын дус та юк.

(Китап)

2 команда: Нәкъ унике күзем бар,

Сиңа әйтер сүзем бар.

Колагымнан бор гына,

Уятырмын, тор гына.

( Сәгатъ)

Бирем: Рәсемнәрдән 1 командага – [к], 2 командага – [с] авазлары булган сүзләрне табарга: башта (беренче хәреф), уртада, соңгы хәреф.

(Рәсемнәрдә керпе, трактор, чиләк, курчак, балык, суган, кәбестә, кактус, самолёт сүрәтләре).

Булдырдыгыз! Һәр командага 1 балл.

 

2 нче бирем:

 

А) “Сүз төзеп күрсәт әле” уены.

Иҗеккә бүленгән сүзләрне, буталган җиреннән дөрес итеп сүзләр төзергә.

1 команда: КО – РО – ВА, ТӨЛ – КЕ.

2 команда: МА – ШИ – НА, БҮ – РЕ.

 

Б) “Сүзләр уйлап тап”  уены.

Күрсәтелгән беренче иҗектән сүзләр уйлап табарга.

1 команда:                                                   2 команда:

1. ма –                                                1. ли –

2. ры –                                                2. зи –

3. ва –                                                 3. тюль –

4. лу –                                                 4. си –

5. ро –                                                 5. ря –

6. су –                                                 6. таш –

7. ми –                                                7. тыч –

        

В) Күнегү “Деформированные слова”.

АОРН — рано, нора                      РАФШ — шарф, фарш
НКИО — кино, кони                     АИЛС — лиса, сила
ОКТ   — кот, ток                            ОНС –    нос, сон

 

Г) “ Сүзләрне иҗекләргә бүл” уены. (1, 2, 3 иҗектән торган сүзләр: флаг, телефон, сумка, карандаш, зонтик, ручка, жук, чашка, колобок ).

Молодцы! Булдырдыгыз! Бу биремнәрне дә җиңеп чыктык. Командага  баллар бирелә.

 

Ял итү минуты (туп белән)

1 команда:

  1. тәбәнәк (низкий) – биек (высокий);
  2. авыр (тяжелый) – җиңел (легкий);
  3. акыллы (умный) – ахмак (глупый);
  4. яңа (новый) – иске (старый);
  5. ак (белый) – кара (черный);
  6. шаулы шәһәр (шумный город) – тыныч шәһәр (тихий город);
  7. күңелле кичә (веселый вечер) – күңелсез кичә (грустный вечер).

 

2 команда:

  1. чиста (чистый) – пычрак (грязный);
  2. йомшак (мягкий) – каты (твердый);
  3. тар (узкий) – киң (широкий);
  4. ачы (кислый) – баллы (сладкий);
  5. яхшы (хороший) – начар (плохой);
  6. озын кыш (длинная зима) – кыска кыш (короткая зима);
  7. усал кыз (злая девочка) – яхшы кыз (хорошая девочка).

Булдырдыгыз! 2 команда да дөрес җавап бирделәр.

 

3 нче бирем:

А) Карточка – сүзләрдән җөмләләр төзергә.

1 команда:  Синица сидит на дереве.

2 команда: На полу лежит котёнок.

Ә хәзер шушы җөмләләрнең схемаларын төзеп күрсәтегез.

 

Б)  “Җөмләне әйтеп бетер” уены.

1 команда: Котёнок выгнул спинку, когда …

2 команда: По деревне девочка ходила в нарядной красной шапочке, поэтому …

Молодцы! Бу биремне дә эшләдек. Балларны куйдым.

 

4 нче бирем: мин әйткән авазларга, сүзләр уйлап табарга.

1 команда:                                                     2 команда:

[р]                                                                    [т]

Булдырдыгыз! Шуның белән минем биремнәрен бетте. Әйдәгез хәзер балларны саныйк. Безнең ике команданың да баллары тигез! Молодцы! Сез бүген миңа бик нык ошадыгыз! Ә сезгә бүгенге шөгыль ошадымы? Кайсы бирем сезгә иң ошаганы булды? Ә кайсы бирем авыр тоелды? Минем сезгә бәләкәй генә күчтәнәчем бар. Шуның белән шөгыль тәмам.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

62 нче «ЯЗ КЫЗЫ» балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

1 квалификацион категорияле тәрбиячесе

МОХТАРОВА РЕЗЕДӘ ӘМИРҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий