Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “[К] һәм [Кь]; [Къ] авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу”

2“Аралашу” белем бирү өлкәсендә  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән  үткәрелгән ачык педагогик эшчәнлек.

 

Максат:

1. Тартык [к]  авазының калын яки нечкә әйтелешле булуын билгеләү   ысулын үзләштерү.

2. [к] ,[кь] һәм[къ] авазларын сүздән интонаия белән аерып алу һәм калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен үстерү.

3. Мөстәкыльлек, активлык булдыру, игътибарлылык тәрбияләү.

 

Җиһазлау: курчак, конверт, вак рәсемнәр, “Бакча” картинасы , “ягымлы” һәм “кырыс” малайлар, эш дәфтәрләре, диск, магнитафон, магниклы такта, магнитлар, фишкалар.

Материал: 

Р. К. Шәехова, Авазларны уйнатып: методик кулланма : мәктәпкә әзерлек төркемендә эшләүче тәрбиячеләр өчен .- Казан:  ТР “ХӘТЕР” нәшрияте, 2011.

Р. К. Шәехова, мәктәпкәчә яштәгеләр әлифбасы: авазларны уйнатып: эш дәфтәре:   2 нче кисәк: мәктәпкә әзерлек төркемендә  тәрбияләнүче балалар  өчен .- Казан:  ТР “ХӘТЕР” нәшрияте, 2011.

М. Ф. Кашапов, Иң татлы тел- туган тел: балалар бакчасында сөйләм үстерү буенча методик кулланма.- Казан: “Мәгариф”,2004.

Ф. М. Зиннурова, уйнап укый сабыйлар: тәрбиячеләр өчен методик кулланма.-Казан: “мәгариф”,2007.

 

Педагогик эшчәнлекнең барышы

Исәнмесез, балалар! Балалар, хәзер мин сезгә Роберт  абыебыз Миңнуллинның «К» лар тулган  бакчага» дип исемләнгән шигырен укып китәм.  Игътибар белән тыңлагыз,яме!(укыйм)

Балалар, бу шигырьгә ни булган?(«К» белән тулган)

Шигырь [к] авазына башланган яшелчә, җиләк-җимешләр белән тулган.( [к] авазы кергән сүзләр белән тулган)

Без бүген сезнең белән [къ] һәм [кь] авазы белән танышырбыз. Ә хәзер, әйдәгез бергәләп бу авазны әйтеп сөйләм аппаратларыбызны күнектерик. «Минем арттан кабатла!» уены аша иҗекләр кабатлыйк.

 

Ка-кә, ку-кү, ко-кө, кы-ки, ке;

Ак-әк, ук-үк, ок-өк,ык-ик, ек, як, эк.

 

Молодцы, балалар! Без сезнең белән авазланың әйтелеше,яңгырашы ягыннан нинди  булуларын беләбез?(Ягымлы,кырыс)

Әйе, [к] авазы да ягымлы да була ала, кырыс та була ала.Калын итеп әйтелүче [къ] һәрвакыт кырыс яңгырый:къ-къ-къ.Тамак төбе белән әйтәбез. Бу аваз бары татар телендә генә кулланыла.Мәсәлән, карбыз, каш, аркан, чук.

 

Шулай ук татарча сөйләмдә рус теленнән кергән сүзләр дә еш очрый. Бу сүзләрдә [к] авазы калын булып яңгырый, ләкин ул икенче төрле итеп әйтелә:к-к-к. Мәсәлән,трико, ток, трактор, банк, банка.

Нечкә яңгырашлы сүзләрдә «ягымлы» [кь] авазы урнаша.Мәсәлән,күз, күзәнәк, чүәк, кәккүк.

 

Ә хәзер, бу шигырьне тагы бер кат укып чыгам, ә сез [К]  авазы кергән сүзләргә,аларның яңгырашына игътибар итегез. Бу сүзләрдә  [к] авазының нинди булуын ачыкларбыз.(тагы 1 кат укыйм)

Балалар, әйтегез әле, шигырьдә калын яңгырашлы кырыс [къ] авазы кайсы сүзләрдә ишетелде?(кабак, карбыз, кавын, карлыган, кузгалак, кыяр, крыжовник, кукуруз, кояш, бакча, балчык)-интонация белән  шул авазны аерып алып әйттерү .

 

Нечкә яңгырашлы ягымлы [кь] авазы ишетелгән сүзләр кайсысы?(кишер, кәбестә,күк, киртә)

Балалар, күрегез әле, безгә кунак кыз килгән бит . Ул курчак – Кәримә. Ул кунакка килгән. Кәримә кулына сумка тоткан.Сумкасында күчтәнәче бар. Күчтәнәче конвертта.Ачып карыйк. Балалар, Кәримәгә ярдәм кирәк икән. Конверттагы рәсемнәрне  дуслары- «Ягымлы» малай һәм «Кырыс» малайга бүләк итәргә тели. Ләкин аларны үпкәләтмәс өчен калын яңгырашлы сүзләрне кырыс малайга, нечкә әйтелешле сүзләрне- ягымлы малайга бүләк итәргә кирәк ди. Иптәшләрен үпкәләтмәс өчен без аңа булышыйк. (Балаларның тактада эше)

 

Балалар, сез беләсез инде, сүзләрдә авазлар сүзнең кайсы өлешендә килергә мөмкиннәр?(сүзнең башында, уртасында, ахырында)

 

Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп, [къ] һәм [кь]  авазы кергән сүзләр уйлап әйтәбез һәм бу авазның сүзнең кайсы өлешендә урнашуын, ягымлы яки кырыс булуын әйтәбез.Уйлыйк, кул күтәреп җавап бирәбез.(балалар җавабы)

Балалар, сезнең арада үзенең исемендә [к] авазы кергәннр кешеләр утыра бит, нинди исемлеләр бар?(Камил, Камилә, Виктория)

Ә фамилияләр? (Закирова, Кузнецов)

 

Молодцы, балалар! Хәзер эш дәфтәрләренең 27нче битен ачып, карандаш ярдәмендә сүзләрне «Ягымлы» һәм «Кырыс» малайлар белән тоташтырырбыз. Һәр кеше мөстәкыйль, үзе генә эшли.(балаларның мөстәкыйль эше)

 

Бармакларны ял итереп алыйк.

Физ.минут  «Без яздык»

Балалар, «Кырыс»  малайга [къ] авазы кергән кайсы рәсемнәрне тоташтырдыгыз?(Курчак, бака, тавык, акча)

Бу сүзләрдә нинди аваз ишетелә?( [къ] –калын-«кырыс»)

Ә кайсы сүзләр  «Ягымлы» малай белән тоташа?(көзге, кишер, тәлинкә,күбәләк,күлмәк.)

Бу сүзләрдә [кь] ничек яңгырый?( [кь],нечкә, ягымлы)

Молодцы, балалар! Әйдәгез, ял итеп  алыйк. Хәрәкәтле мили уен  «Күрсәт әле,үскәнем».(музыка астында)

 

Ә хәзер тагын бер уен уйнап алыйк: «Табышмак эчендәге [кь] нинди  төстә?»(табышмак җавабындагы «к» – нечкә булса-сары һәм калын яңгыраса-зәңгәр түгәрәкләрне күтәрү)

Ике агай суга бара,
Берсен берсе уза бара.(Аяклар)

Бер анада биш бала.(Кул)

Кечкенә генә эт,
Өрми дә, җибәрми дә. (Йозак)

Бәләкәй генә углан
Биленә каеш буган. (Себерке)

Эче кайнар,
Борыныннан агар,
Бер кулы бар, −
Ул да аркасында. (Чәйнек)

Суда юынып алды, өсте коры калды.(Каз)

Соскы борын бакылдык, күп сөйләшә такылдык.(Үрдәк)

Бәләкәй генә бер чүлмәк,
Авызы-җөе күренми.
Ничек кенә йөртсәң дә,
Ашы һичбер түгелми. (Чикләвек)

Кулдан-кулга йөри ул,
Бөтен телдә сөйли ул,
Белмәгәне юк аның,
Көзгесе ул дөньяның. (Китап)

Үзе аяксыз-кулсыз,
Сикерә дә төшә, сикерә дә төшә. (Яфрак)

 

Ә хәзер, тизәйткеч өйрәнеп алыйк.

Күпер башында күп күркә,

Күп күркәгә кирәк күп көрпә.

 

Балалар, эш дәфтәрләрен ябыйк. Без бүген  нинди аваз белән таныштык? (Бүген без [къ] һәм [кь] авазы белән таныштык)

Димәк, бу аваз яңгырашы ягыннан нинди була? (Калын-«кырыс»,нечкә-«ягымлы»)

Ә рус теленнән кергән сүзләрдә ничек яңгырый?  ( [к])

Бик актив катнашучылар ….. Афәрин! Әйдәгез, саубуллашыйк. Сау булыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

“Арча 10 нчы “ ЧИШМӘКӘЙ”  балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ШӘВӘЛИЕВА ГӨЛНАРА МӨБӘРӘКҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий