“QIWI кошелек”. Түләү буенча аңлатма.
Беренче ысул ысул – Счетны Мегафон һәм МТС салоннары аша тулыландыру. Комиссия алынмый.
“QIWI Кошелек”не тулыландыру өчен кассирга мөрәҗәгать итегез.
***
Икенче ысул – Счетны терминал аша тулыландыру. Комиссия алынмый.
Үзегезгә якынрак урнашкан терминалларның адресларын картадан карап була. Моның өчен ссылка буенча керегез һәм уң яктагы “Введите адрес” юлына үзегезнең шәһәр (авыл) исемен кертегез.
1. Терминалда 3 бүлек арасыннан уртадагысын – “QIWI Кошелек” (Visa Qiwi Wallet) бүлеген сайлагыз.
2. Почтагызга килгән номерны җыегыз, “Вперед” төймәсенә басыгыз.
3. “Введите комментарий” юлына үзегезнең фамилиягезне языгыз, “Вперед” төймәсенә басыгыз.
4. “Подтвердите правильность введенных данных” , “Вперед” төймәсенә басыгыз.
5. Купюроприёмникка акча кертегез. Чекны алыгыз.
**********************************
Өченче ысул – Счетны банкоматлар аша тулыландыру. Комиссия алынмый.
Күп кенә банкларың банкоматларында “QIWI кошелек”ны тулыландыру опциясе бар. Банкларның исемлеген w.qiwi.ru сайтыннан таба аласыз.
Комментарии: |