Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Югалган нәниләр”

2Икенче кечкенәләр төркеме

 

Юнәлеш: танып белү һәм сөйләм үстерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү

Белем бирү интеграль өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәламәтлек, иминлек, матур әдәбият.

Үткәрү формасы: уен ситуацияләре аша белем бирү.

Максат:

Тәрбия бурычы.

1.Йорт хайваннарына карата михырбанлылык тәрбияләү.

Үстерү бурычы.

2. Тышкы билгеләренә (зурлыгы, тавышларына) карап, хайваннарны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү.

Белем бирү.

3. Йорт хайваннарын һәм балаларын таный һәм аера белергә, ничек тавыш бирүләрен әйтергә өйрәтү.

 

Көтелгән нәтиҗәләр:

Йорт хайваннарын танып белергә, аларның балаларының исемнәрен кулланышка кертергә өйрәнәләр.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материал, тикшерү-эзләнү, сүзлек өстендә эш, практик эш, сөенечле мизгел, сораулар, боерык, искә төшерү, әдәби сүз, мактау, өстәмә эш, үзеңә бәя бирү.

Җиһазлау: интерактив такта (цирк күренеше, читлекләр, кыргый һәм йорт хайваннары, аларның балалары); интерактив тактада (видео тасмада) хайваннарның тавышлары; сөт, кымыз, йон, ит рәсемнәре, төзү материаллары.

Оештыру: 

I –II       Ярым түгәрәктә  урындыкта утыру;

III           Ирекле келәмдә йөрү

IV- V     Ярым түгәрәктә утыру;

VI-VII     Келәм өстендә ирекле.

Шәхси эш: интерактив тактада картиналарны шудырырга өйрәтүне дәвам итү, хайваннарның балаларын дөрес атарга өйрәтү, сөйләм барышында хаталарны төзәтү.

Сүзлек өстендә эш: читлек, колын, бәти, көчек, күчтәнәч, кымыз, йон, кайгырталар, асрыйлар, кәкре, сарай.

Алдан эшләнгән эш: интерактив тактада  эшләү, табышмаклар өйрәнү, тизәйткечләр өйрәнү.

Структура.

I өлеш. Интерактив тактада Д/уен “Дөрес урнаштыр”

II өлеш.

1 Табышмаклар

2 Интерактив тактада Д\уен “Тавышыннан таны”

3 Интерактив тактада Д\уен “Үз балаңны тап”

4  Интерактив тактада Д\уен “ Күчтәнәч”

III өлеш. Х/уен “ Циркта кунакта”

IV өлеш. Тизәйткеч әйтү.

V өлеш.  Төзү. Күмәк эш “Сарай”

VI өлеш. Үстерешле  диалог

VII өлеш. Йомгаклау. Үзеңә бәя бирү, фикер алышу.

 

 

Эшчәнлек барышы:

Аудиоязмада төрле хайваннар тавышы ишетелә.

-Балалар, сез яңалык ишеттегезме? Йорт хайваннары кыргый хайваннарның циркта чыгышларын карарга баргач үзләренең нәниләрен югалтканнар, алар шуңа борчылалар. Тиз арада кыргый хайваннарны читлекләргә урнаштырыйк.

 

Интерактив тактада “Дөрес урнаштыр”

(Кыргый хайваннарны  читлеккә урнаштырырга.)

 

-Ә хәзер йорт хайваннарын урнаштырабыз. Мин әйткән табышмакның җавабын сез экранда күрсәтеп, сарайга кертәсез.

 

Табышмаклар

 (Табышмакларның җавапларын экранда күрсәтү)

Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми.    (Кәҗә)

 

Яшел төймә күзләре,

Янып тора үзләре,

Төлке түгел, койрыклы,

Кеше түгел, мыеклы.        (Песи)

 

Аллы – гөлле чәчәкләр

Кетер- кетер ашый ул.

Шуннан ап-ак сөт ясап,

Көн дә безгә ташый ул.     (Сыер)

 

Кием сорамый, бик уңган.

Җәен – кышын бер туннан.   (Сарык)

 

Дүрттер аның аягы,

Түбәсендә колагы;

Илдән-илгә җиткерер;

Таштан каты тоягы.             (Ат)

Кешенең дусты, йортның сакчысы.       (Эт)

 

-Балалар, хайваннарны урнаштырдык.

(Интерактив тактада йорт хайваннары тавышы ишетелә)

Балалар, ни өчендер хайваннар  һаман тынычланмый, кычкыралар. Нинди хайваннар тавышы ишетәбез.

 

Интерактив тактада уен: “Тавышыннан таны”

(Ат – кешни, сыер – мөгери, песи – мяулый, эт – өрә, кәҗә – мәэлди, сарык – кычкыра).

-Хәзер балаларын борчымыйк, әниләренә тапшырыйк.

 

Интерактив тактада дидактик уен”Үз балаңны тап”

(Ат – колын, сыер – бозау, кәҗә – кәҗә бәтие, песи – песи баласы, сарык – бәти, эт – көчек, исемнәрен атап урнаштыр)

(Интерактив тактада хайваннарга балаларын  шудырып китерү.)

 

-Балалар, хайваннар безгә рәхмәт әйтеп, күчтәнәч әзерләгәннәр. Кайсы хайван нинди күчтәнәч җибәргәнен хәзер үзебез белербез.

 

Интерактив тактада дидактик уен “Күчтәнәч”

(Картиналарны берсенә-берсен туры китереп шудырып китерү; сыер – сөт, ат – кымыз, сарык – йон, кәҗә – сөт, йон бирә)

 

-Йорт хайваннары циркка барып чыгыш күрми кайтканнар, йорт хайваннарына бүләк итеп үзебез цирк күрсәтик.

 

Хәрәкәтле уен “ Циркта- кунакта”

(Бөтен хайваннарның хәрәкәтен күрсәтеп чыгыш ясыйлар).

-Ә хәзер кызык итеп кәҗә турында тизәйткеч әйтик.

-Кече Кәримнең, кәкре койрыклы кәҗәләре келәткә кипкән кишер кимерергә кергән.

 

-Балалар, хәзер йорт хайваннарына һәм аларның балаларына зур сарай төзик.

–         Ни өчен аларны йорт хайваннары дибез?

–         Алар кайда яшиләр, нәрсә ашыйлар?

–         Кешеләр алар турында ничек кайгырталар?

–         Кешеләр аларны ни өчен асырыйлар?

 

Төзү. Күмәк эш “Сарай”

(Келәм өстендә төзү материаларыннан хайваннар өчен сарай төзеп, эшчәнлектән соң уенны дәвам итү).

 

Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы

Мәлбагыш авылы

“ТАМЧЫ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХУЗИНА НУРЗИЯ МИСБАХ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий