Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Зур-кечкенә; бер-күп”

13-4 яшьлек балалар өчен йомгаклау шөгыле

 

Максат:

1) зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү,  предметларның размерларын әйтә белергә, зур һәм кечкенәне аера белергә өйрәтү; бер- күп төшенчәрен ныгыту.

2) балаларның сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасын баету,     игътибарларын, хәтерләрен ныгыту;

3) карандашларны дөрес тотарга, чиста буяуларына ирешү. Шөгыльгә  кызыксыну уяту.

 

Җиһазлау: курчак (зур һәм кечкенә), сумка (зур һәм кечкенә), рәсемнәр, урындыклар (зур һәм кечкенә), буяу өчен карандаш (кызыл төстә), бизәгеч (раскраска).

 

Методик алымнар: рәсемнәр карау, әңгәмә, физкультминутка, буяу.

 

 

Дәрес барышы:

Кабул итү бүлмәсеннән балалар керә. Кунаклар белән исәнләшәләр, өстәл артларына утыралар.

–         Балалар, карагыз әле, безгә кунака курчаклар килгән. Әйдәгез әле, без алар белән исәнләшәбез. (Исәнмесез!)

–         Безгә танышырга да кирәк бит инде, курчакларның исемнәрен дә сорыйк әле, балалар.

 

Тәрбияче курчакларны күрсәтеп исемнәрен әйтә. Зурысы – Алсу, кечкенәсе – Әминә.

–         Безнең курчакларның нинди матур сумкалары бар. Карагыз әле, Алсуның сумкасы нинди? Зурмы яки кечкенәме? (Зур).

–         Әминәнеке нинди? (Кечкенә)

–         Балалар, курчаклар безгә буш кул белән килмәгәннәр, Әминәнең сумкасында ниләр бар икән?

 

Тәрбияче Әминәнең сумкасыннан картиналар алып күрсәтә. Алма сүрәтләнгән ике картина. Берсендә бер алма, зур. Икенчесендә күп алмалар, кечкенәләр. Картиналарны балаларга күрсәтү.

–         Бу картинада нәрсә ясалган? (Алма). Нинди төстә? (Кызыл). Ничә алма? (Бер). Алма нинди: зурмы, бәләкәйме? (Зур).

–         Балалар, икенче картинада нәрсә ясалган? (Алмалар). Нинди төстә? (Кызыл). Ничә алма бар? (Күп). Алма зурмы, бәләкәйме? (Бәләкәй).

–         Ә Алсу безгә нәрсә алып килгән микән? Әйдәгез, карыйк әле.

 

Алсуның сумкасыннан буяу өчен картиналарны алып күрсәтә.

–         Балалар, Алсу сезгә буярга картиналар алып килгән. Нәрсә рәсеме ясалган? (Алма). Нинди төскә буярга кирәк алманы? (Кызыл). Алманың нәрсәсе бар, карагыз әле? (Яфрак). Нинди төстә? (Яшел). Дөрес, булдырдыгыз.

–         Әйдәгез, ял итеп алыйк әле.

 

Балалар торалар да урындыкларын этеп куялар.

 

Физминутка:

Матур сүзләр уйладык,

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары без сикердек.

Сузылдык – киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып,

Шөгыльне дәвам итик.

 

Урыннарга утыралар. Ике урындык тора, берсе кечкенә, икенчесе зур.

–          Сезнең эшләгәннәрегезне Әминә белән Алсу карап утырсыннар әле. Без аларга урындык бирик. Алсуны нинди урындыкка утыртыйк? (Зур). Әминәне кайсына? (Кечкенәгә).

Тәрбияче бер баланы үз янына чакыра. Балаларга аңлата, чыккан бала мольбертта буый.  Калган балалар мөстәкыйль эшли башлыйлар. Тәрбияче карандашларын дөрес тотуларына игътибар итә, чиста буярга кирәклеген исләренә төшерә.

 

Балаларның эшләре турында сөйләшү, мактау.

 

–         Балалар безгә кунакка кемнәр килде? (Алсу, Әминә)

–         Алар нәрсә алып килгәннәр сезгә? (Алма картиналары; бер- күп; зур, кечкенә; буярга картиналар).

–         Алманы нинди төскә буядыгыз? (Кызыл). Яфрагы нинди төстә? (Яшел).

–         Алсу нинди урындыкта утыра? (Зур). Ә Әминә? (Кечкенә).

 

–         Курчакларга сезнең рәсемнәрегез бик ошады, алар сезгә күчтәнәч алып килгәннәр. Әминә белән Алсу кайтып китәләр инде, без аларга нәрсә әйтәбез? (Рәхмәт; сау булыгыз).

 

–         Әйдәгез, без дә кабул итү бүлмәсенә чыгабыз. (Сау булыгыз)

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “76 нчы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХАСИМОВА ЧУЛПАН МӘКЪСУМҖАН КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий