Аллаһ безне бик ярата
Әйдәле, нәни дустым, бергәләп уйлыйк: сиңа хәзер ничә яшь? Менә шул вакыт элек әле син бу якты дөньяда юк идең. Сине Аллаһ Тәгалә юктан бар итте… Һәм менә инде син әти-әниеңне сөендереп яшисең.
Күрәсеңме, сабыем, бу дөнья нинди гүзәл?!! Кыш, яз, җәй, көз ничек һәрвакыт үз чираты белән килә! Һәр ел фасылы үзенчә матур: кышын мамыктай кар ява… Ул бөтен җирне ап-ак итә, агач-куакларга куна. Көндезен ерактан кояш карый һәм бөтен җир искиткеч матур булып ялтырый! Ә шул кардан атлаганда, күңелләрне тынычландырырлык итеп ул шыгырдый.
Яз җитүгә, карлар эреп, көннәр җылыта. Әкренләп үләннәр башларын калкыта, агачлар яшәрә. Табигать кышкы йокыдан уяна. Кышларга дип җылы якларга киткән кошлар кайталар. Кояш та күбрәк елмая.
Җәен җылы көннәр арта. Чәчәкләр дә күбәя. Төрледән-төрле, берсеннән-берсе матур күбәләкләр, канатларын җәеп, тормышка сөенгән сыман очып йөриләр. Җылы яңгырлар ява. Көннәр дә озая.
Көз дә үзенчә матур. Син агачларга гына күз сал: беришләре аларның сап-сары, икенчеләре ут кебек кызыл, янып тора! Ә бакчада берсеннән-берсе тәмле җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр уңа.
Әгәр дә күзәтсәң, дустым, модый гади, ләкин искиткеч үзенчәлекле, могҗизага тиң күренешләр бик күп. Аларны күрә генә белергә кирәк. Менә шушы күренешләр, акыллым, безне Аллаһ Тәгаләне танып белергә өйрәтәләр. Уйлап кара әле син, нәнием, безгә шушы хәтле күп нигъмәтләр биргән Аллаһның никадәр Кодрәтле, Бөек, Көчле икәнен!!! Ул – һәрнәрсәне үз вакытында бирүче, Хикмәтле, һәр нәрсәне Белүче. Ул безгә боларны иң камил рәвештә биргән, чөнки Ул – юмарт, Мәрхәмәтле. Тагын Ул безне бик ярата, чөнки Ул безгә шуларны һәрвакыт биреп тора, безне ташламый, тәрбияли. Аллаһ Тәгаләнең биргән нигъмәтләре өчен без Аңа шөкер итәргә тиешбез.
Комментарии: |