Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Яшелчәләр” – 3

1786785_Ovoshchi5-6 яшьлек рус телендә сөйләшүче балалар өчен

 

Максат: Информацион-коммуникатив технологияләр, уен – ситуацияләр, күргәмәлелек кулланып балаларда тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар:

1. Балаларда яшелчәләр темасы аша сүз байлыгы булдыру.

2. Гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша балаларның хәтерен үстерү.

3. Балаларда татар теленә кызыксыну уяту.

 

 

I Исәнләшү (В.Н.Мещерякова, Р.Р.Нигматуллина “Татарча да яхшы бел” аудиокурс), тәрбияче белән балалар җырлап исәнләшәләр:   

Тәрбияче: – Исәнмесез!

Балалар:  –  Исәнмесез!

Тәрбияче: –  Хәлләр ничек?

Балалар:  – Яхшы, рәхмәт. Ә сезнең хәлләр ничек?

Тәрбияче: – Бик яхшы, рәхмәт!

Тәрбияче: Балалар, утырыгыз!

 

II Уен ситуациясе «Акбай күчтәнәче »

(Ишек шакыган тавыш.)

Тәрбияче: Кто-то стучится в дверь. Давайте спросим:

– Кто там? – Кем анда?

Балалар белән тәрбияче: Кем анда?

Акбай:  hау – haу. Мин – Акбай.

Балалар: Акбай, кил монда. Исәнме, Акбай.

(Акбай кәрзинен күтәреп керә.)

Акбай: Исәнмесез! Мин яшелчәләр алып килдем.

Тәрбияче: Рәхмәт, Акбай.

Балалар, кәрзиндә нәрсәләр бар икән, әйдәгез, карыйк! (Акбай балаларга кәрзинен суза, балалар кәрзиннән берәр яшелчә алалар.)

Балалар: Суган, бәрәңге, кишер, кыяр, кәбестә, помидор.

Тәрбияче: Әйе. Ребята, а как можно назвать одним словом все это?

Овощи. Яшелчәләр. Яшелчәләр нинди?

 Тәрбияче hәр баладан сорый:

– Суган нинди? Кәбестә нинди? Кишер нинди? Помидор нинди? Бәрәңге нинди? Кыяр нинди?

Балалар: әче, тәмле, матур, чиста, пычрак, файдалы, баллы.

 

III Дидактик уен “Нәрсә юк?”

Тәрбияче:  Балалар, әйдәгез “Нәрсә юк?” уенын уйнап карыйк! Күзләрегезне йомыгыз! (Тәрбияче бер яшелчәне яшерә) Күзләрегезне ачыгыз! Нәрсә юк?

Балалар: Суган.

Тәрбияче: Әйе, дөрес, суган юк!

(Уен берничә тапкыр кабатлана.)

 

IV Карточкалар белән эшләү: дидактик уен “Нәрсә артык?”

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, “Нәрсә артык?” уенын уйныйбыз. (Тәрбияче балаларга карточкалар тарата. Һәр бала дусларының каршыларына чыгып, карточкасына караn сөйли.)

Балалар:

Ипи артык. Ипи яшелчә түгел.

Сөт артык. Сөт яшелчә түгел.

Песи артык. Песи яшелчә түгел.

Эт артык. Эт яшелчә түгел.

Туп артык. Туп яшелчә түгел.

Курчак артык. Курчак яшелчә түгел.

Аю артык. Аю яшелчә түгел.

 

V Җырлы – биюле уен “Бар матур бакча”

Тәрбияче: Җырлыйбызмы?

Бала: Әйе, рәхәтләнеп.

Тәрбияче: Балалар килегез монда. Түгәрәккә басыгыз. (Тәрбияче балаларга яшелчәләр маскаларын тарата. Балалар җырлыйлар.)

1) Бар матур бакча, анда бәрәңге үсә. (Түгәрәктә йөриләр.)

Бәрәңге шундый зур, бәрәңге кечкенә. (Хәрәкәт белән күрсәтәләр.)

Кушымта:

Бәрәңге, кил әле,

Биеп –биеп кит әле. (Өч бала “бәрәңгеләр” уртага чыгалар, бииләр.)

Әллә-лә, әллә-лә,

Биеп-биеп кит әле. (Балалар кул чабалар.)

 

2) Бар матур бакча, анда суган үсә.

Менә шундый суган зур. (Түгәрәктә йөриләр.)

Менә шундый кечкенә. (Хәрәкәт белән күрсәтәләр.)

Кушымта:

Суган, суган, кил әле,

Биеп –биеп кит әле. (Ике бала “суган” уртага чыгалар, бииләр.)

Әллә-лә, әллә-лә,

Биеп-биеп кит әле. (Балалар кул чабалар.)

 

3) Бар матур бакча, анда кыяр үсә.

Менә шундый кыяр зур. (Түгәрәктә йөриләр.)

Менә шундый кечкенә. (Хәрәкәт белән күрсәтәләр.)

Кушымта:

Кыяр,кыяр , кил әле,

Биеп –биеп кит әле. (Ике бала “кыяр” уртага чыгалар, бииләр.)

Әллә-лә, әллә-лә,

Биеп-биеп кит әле. (Балалар кул чабалар.)

 

4) Шофер, шофер кил әле,

Биеп –биеп кит әле. (“Акбай”руль тотып, уртага чыга, “яшелчәләр” ияреп баралар.)

Әллә-лә, әллә-лә,

Биеп-биеп кит әле.

(Тәрбияче балаларга битлекләрен салдырырга булыша.)

Тәрбияче: Бик матур итеп җырладыгыз! Утырыгыз!

 

VI Уен ситуациясе “Уенчыкны яшелчәләр белән сыйла

Тәрбияче: Ә хәзер сез уенчыклар буласыз.

Бер, ике, өч, дүрт, биш. (Тәрбияче белән бергә балалар чәбәклиләр). Күзләрегезне йомыгыз! (Тәрбияче уенчык битлекләрен дүрт балага кидерә.)

Бер, ике, өч, дүрт, биш. Күзләрегезне ачыгыз!

Тәрбияче битлексез баладан сорый: Син кем?

Балалар: Мин Даша. Мин Алла. Мин Никита. Мин Маша.

Тәрбияче битлек кигән баладан сорый: Син нәрсә?

Балалар: Мин аю.

Мин курчак.

Мин куян.

Мин эт.

Тәрбияче: Ребята, обратите внимание, что я всем задавала разные вопросы. Игрушкам задаем вопросы: Син нәрсә? Ты что? А ребятам задаем вопрос: Син кем? Ты кто?

Ребята, вы будете угощать игрушки. Вы будете подходить ко мне и спрашивать овощ, которым хотите угостить игрушку. Даша, кил әле монда.

Даша: Апа, кишер бир әле.

Тәрбияче: Мә, кишер.

Даша: Рәхмәт.

Даша, кайсы уенчыкны сыйлыйсың? Какую игрушку будешь угощать?

Даша: Куян, кил монда. Утыр. Мә, кишер аша.

«Куян»: Рәхмәт, кишер тәмле.

(Уен шулай дәвам итә. Дүрт “уенчык” өстәл артында утыра.)

Тәрбияче: Ә хәзер уенчыклар кире балалар булалар. Бер, ике, өч, дүрт, биш. Күзләрегезне йомыгыз. (Тәрбияче маскаларны салдыра) Бер, ике, өч, дүрт, биш. Күзләрегезне ачыгыз. Хәзер сез уенчыклар түгел, сез – балалар.

 

VIII Дәфтәрдә эш. 3нче бирем “Огород”

(Рабочая тетрадь для детей 5-6 лет” “Говорим по-татарски” Зарипова З.М.и др.)

Тәрбияче: Хәзер дәфтәрләрдә эшлибез. А сейчас работаем в тетрадях.

Ребята, посмотрите, пожалуйста, на экран. Акбай нинди яшелчәләр үстергән? Назовите овощи, которые вырастил Акбай на своем огороде.

Балалар: Кишер, кыяр, бәрәңге, кәбестә.

Тәрбияче: Ребята, придумайте вопрос со словом ничә? – Сколько?

Балалар: Ничә кыяр? Ничә кәбестә? Ничә бәрәңге? Ничә кишер?

Тәрбияче: Найдите в тетрадях огурцы. Сосчитайте, санагыз. На полях нарисуйте столько клеточек, сколько вырастил Акбай на своем огороде огурцов.

(Балалар дәфтәрләрдә эшлиләр. Тәрбияче экранда тикшерә.)

Тәрбияче: Молодцы, ребята. Хорошо поработали. Я принесла вам угощения груши.

Балалар: Рәхмәт.

Тәрбияче: Сау булыгыз.

Балалар: Сау булыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Зәй шәhәре

 “КОЛОКОЛЬЧИК” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

РАМАЗАНОВА АЙГӨЛ ГОМӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий