Конспект: “Безгә кунаклар килгән”
“Аралашу” белем бирү өлкәсе (сөйләм үстерү)
Максат: Халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләмен үстерү. Бишек җырлары, бармак уеннары өйрәтүне дәвам итү. Ә – авазын дөрес әйтүне ныгыту. Татар халкына гына хас кунакчыллык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: курчаклар, бишек, “Серле тартма”, бармак театры.
Сүзлек өстендә эш: тирбәтеп, бишек сүзләре.
Барышы:
Тәрбияче әни роленә керә.
– Балалар, бүген безгә кунакка бик күп курчаклар килгән. Менә сез өйләрегездән үзегезнең яраткан курчакларыгызны балалар бакчасына кунакка алып килдегез.
– Исәнләшик әле.
– Исәнмесез, курчаклар.
Табышмак әйтү.
Минем белән уйныйлар,
Кулларыннан куймыйлар.
Иркәлиләр, сөяләр,
Йокла, бәбкәм, дияләр.
– Курчак.
– Балалар, кунакка барганда без сезнең белән матур күлмәкләр киябез, чәчләребезне матурлыйбыз. Менә безнең курчакларыбыз да матур күлмәкләр кигәннәр, әйдәгез әле, аларның күлмәкләренең төсләрен әйтеп карыйк әле.
(Берничә баладан төсләрен әйттерү.)
– Балалар, курчаклар алҗаганнар, аларның йокылары килгән, әйдәгез, без аларны бишек җыры җырлап яратып йоклатабыз.
– Ә нәрсәгә салып йоклатабыз?
– Коляскага, караватка.
– Балалар, элек бәбиләрне бишеккә салып тирбәтеп йоклатканнар. (Балаларга бәләкәй бишек күрсәтү.) Бишекне әкрен генә тирбәтергә кирәк. (Бергәләп тирбәтеп, бишек дигән сүзләрне балалар белән кабатлау. Бишек җыры җырлап, тирбәтеп йоклату.)
Әлли- бәлли, бәбкәсе,
Кая киткән әңкәсе.
Каенлыкка җиләккә
Бәбиенә бүләккә.
Ә-ә-ә итә, курчагым йоклап китә.
Курчаклар йоклап китте, ә без тып- тын гына утырабыз. Менә курчакларны уятыр вакытта җитте. Әйдәгез, сезгә әниләрегез нинди матур сүзләр әйтеп йокыдан уяталар.
– Матурым, алтыным, йомшагым, акыллым һ.б.
Без дә сезнең белән йокыдан торып карыйк әле.
Физ. минутка.
Иртән иртүк торабыз,
Битне, кулны юабыз.
Тешләрне чистартабыз,
Бигрәк матур булабыз.
“ Серле тартма” алып керү.
Тартма эчендә бармак театры. Анда гаилә әгъзалары. Бармакларга киеп, бармак уены уйнау.
Бу бармагым – бабаем,
Бу бармагым – әбием,
Бу бармагым – әтием,
Бу бармагым – әнием,
Бу бармагым – бәбием.
Хәзер русчасын уйнап алыйк.
Этот пальчик – дедушка,
Этот пальчик – бабушка,
Этот пальчик – папочка,
Этот пальчик – мамочка,
Этот пальчик – я.
Менә без якын кешеләребезне яратып, якын итеп ничек матур итеп әйтеп бирдек. Чыннан да якын кешеләребезне яратырга, аларның сүзләрен тыңларга кирәк икән.
“ Ике кыз” әкиятен сөйләү.
Әкият буенча фикер алышу.
– Кайсы кыз әйбәт, кайсы кыз начар?
– Сез кайсы кыз кебек булыр идегез?
Балаларның җаваплары тыңлана.
Курчакларны уртага куеп түгәрәккә басу.
– Балалар, кунаклар килүгә әниләрегез нинди тәмле ризыклар пешерәләр әле?
– Бәлеш, кыстыбый, өчпочмак, коймак һ. б.
Хороводлы уен: “Кунаклар”.
Ямьле бәйрәм көн иде,
Без чакырдык кунаклар,
Кунакларның килүенә
Без пешердек коймаклар,
Чыш-пыш итте коймаклар,
Пеште-пеште коймаклар.
Сыйланыгыз кунаклар.
-Балалар, безгә бүген кунакка кемнәр килде әле?
-Курчаклар.
-Без аларны яратып нинди җыр җырладык әле?
-Бишек җыры.
-Тагын без аларга нинди сүзләр әйттек?
-Матур, ягымлы сүзләр.
-Нинди уеннар өйрәттек?
-Бармак уеннары.
Эшчәнлек тәмам.
Татарстан Республикасы
Мөслим районы
Мөслим авылы
“МИЛӘШКӘЙ” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
МИННЕГАЛИЕВА ФИРАЗИЯ ХӘНИФ КЫЗЫ
Комментарии: |