Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Шалкан” әкияте

шалканУртанчылар төркеме өчен

Бергәлектә –көч

Катнашалар: Бабай, Әби, Кыз, Акбай, Мияубикә, Чи – Чи тычкан, Кояш, Шалкан, көзге агачлар, укучы.

 

Беренче күренеш.

Яз. Кошлар сайрый. Бакчага бабай чыга. Кулында орлык салган савыт. Аның артыннан оныгы килә.

 

Бабай:

Кая, шалкан чәчим әле,

Җирләр дә пешкән икән.

Көз көне килеп җыярбыз,

Зур булып үсәр микән?

 (Шалкан чәчә)

 

Кыз:

Сулар сибеп торсаң гына

Зур үсәр безнең шалкан.

Көн дә шулай эшләрмен мин,

Акбай, син суга барсаң.

 

Акбай:

Һау – һау, һау – һау, ник бармаска,

Су ташу – минем һөнәр.

Көн дә су сибеп тормасак,

Кояш та бездән көләр.

 

Кояш:

Мин җылытам, мин кыздырам

Бакчаларны, кырларны.

Кешеләре бик тырышлар,

Алдап булмый боларны.

Күпме генә кыздырсам да,

Бакчаны корытмыйлар.

Бергәләп, күмәк эшлиләр,

Хезмәттән курыкмыйлар.

 

Бала:

Шулай үтте, көннәр, айлар,

Җиргә алтын көз килде.

Агачлардан җир өстенә

Чуар бизәк сибелде.

(Агачлар биеп, яфраклар коеп үтә)

 

 Бакчага Бабай чыга:

Үтте җәйләр, җитте көз дә,

Шалканым да үскәндер.

Алып авыз иткәннәрен

Сабыр гына көтәдер.

(Шалканга сокланып, әйләнәсендә йөри, тартып карый, шалкан чыкмый)

 

Бабай:

Әби, әби, чык әле,

Шалканны алыйк әле.

Көчем җитми һич кенә,

Үзең чыгып күр менә.

 

Әби чыга, шалкан тирәсендә йөри:

Ай – һай! Бигрәк зур үскән!

Еллар тәмам килешкән.

Әйдә, тартыйк икебез,

Бергә булсак – көчле без.

(Тарталар, шалкан чыкмый)

 

Әби:

Кызым, балам, чык әле,

Кил, безгә булыш әле.

 

Кыз чыга, Шалканга бармак яный:

Әрсез шалкан икәнсең,

Бигрәкләр зур үскәнсең,

Тартыйк, әби – бабакай,

Мин бик көчле балакай.

(Шалкан чыкмый)

 

Кыз:

Акбай дустым, кил бире,

Шалканны тартыш инде.

 

Акбай  (Керә)

Һау-һау, һау-һау.

Мин түгел һич тә ялкау.

Булышам бар кешегә,

Җиткер миңа эш кенә.

(Тарталар, шалкан чыкмый).

 

Акбай:

Мияубикә, кил әле,

Миннән куркып торма әле,

Тартыш, әйдә, шалканны,

Эшлә хуҗаң кушканны.

 

Мияубикә:

Мине ялкау димәгез,

Хезмәтне бик сөям мин.

Шалканны да тартышам,

Эш, дип янам, көям мин.

(Тарталар, шалкан чыкмый)

 

Мияубикә:

Чи – чи тычкан, кайда син?

Әйдә, син дә бире кил.

 

Тычкан:

Үзем кечкенә булсам да,

Беләкләрем бик көчле.

Зур шалканны тартышканда

Сез дә күрерсез көчне.

 

Барсы бергә:

Бер, ике, өч,

Бездә күмәк көч.

(Тарталар, шалкан чыга).

 

Әби (Тамашачыга).

Шалканыбыз бик зур булган,

Кунак булып килегез,

Бергә – бергә сыйланырбыз,

Түрдән рәхим итегез.

 

Шалкан (Алга чыгып, тамашачыга):

Вакытында су сиптеләр,

Төбемне йомшарттылар.

Янымда бер чүп үсмәде,

Тишелсә – йолыктылар.

Менә шуңа зур үстем мин,

Бөтен хикмәт – хезмәттә,

Әгәр эшкә тотынсагыз,

Үтәгез гел үрнәккә.

 

Бала (Тамашачыга)

Эшкә бергәләп тотынсаң,

Бигрәк тә җиңел икән.

Күмәк көч күл күчерә, ди

Бик дөрес сүзләр икән!

(Тезелеп басып балалар белән таныштыру)

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Сәрдә авылы

“ЧУЛПАН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЛИМУЛЛИНА ФИДАНИЯ САБИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий