Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Без – светофор дуслары”

11 кечкенәләр төркеме

 

Максат:

– Олылар һәм балалар арасындагы ягымлы бәйләнешне булдыру өчен уңай шартлар тудыру. Ата-аналар белән балалар бакчасы арасында тыгыз элемтәне камилләштерү.

– Урамда йөргәндә юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү. —— Өйрәнгән юл йөрү кагыйдәләрен куллана белергә өйрәтү. Балаларның фикерләү, күрү сәләтен үстерү. Юлда йөргәндә юл билгеләренә карата ихтирамлы караш тәрбияләү.

 

Бурычлар:

1)

– юл өлешләре белән таныштыруны дәвам итү;

– куркынычсызлык кагыйдәләрен камилләштерү;

– балаларда юл йөрү кагыйдәләренә карата җаваплы карашны үстерү.

2)

– светофор турында белемнәрен киңәйтү;

– светофор сигналларының мәънәсен истә калдыру.

3)

– өлкәннәр һәм балалар арасында дуслык, татулык хисләре формалаштыру;

– ата-аналар, балаларда шатлык хисләре тәрбияләү;

– юл йөрү кагыйдәләрен үтәү теләген камилләштерү.

 

Балаларның сүзлек запасын баету: җәяүле; җәяүле юлы; светофор; свтофор төсләре.

 

Эшчәнлек барышы

Кызыл, сары, яшел футболкалар кигән балалар тәрбияче белән бергә Юл йөрү кагыйдәләре мәйданына чыгалар. Аларга каршы музыка астында Светофор килеп чыга.

 

Светофор: Сәлам, дуслар! Сәлам, дуслар! Мин сезне күрүемә бик шатмын. Рөхсәт итегез үзем белән таныштырырга. Мин – Светофор булам. Ә сез кемнәр?

 

Балалар: Без светофорның дуслары.

 

Светофор: Бик рәхмәт. Менә таныштык та. Күптән түгел мин бер балалар бакчасыннан бәйрәмгә чакырып бер хат алдым. Ул хатны алуга шундый шатландым, шундый шат булдым. Ләкин балалар бакчасының исемен оныттым. Сез ярдәм итмәссез микән? Сез мин килгәнгә шатмы? Шат, шат…

 

Балалар: ШАТЛЫК.

 

Светофор: Әйе, әйе, “ШАТЛЫК”

 

Алып баручы: Әйе, Светофор, без чакырдык сине. Безнең балалар синең турында бик күп беләләр. Синең ни өчен кирәк икәнеңне аңлыйлар. Менә син көн дә берүзең басып торасың, эшлисең дә эшлисең. Сиңа күңелсез булмасын дип без сине бәйрәмгә чакырдык.

 

Светофор: Рәхмәт, дуслар. Мин күрәм, сез бик нык әзерләнгәнсез. Хәтта минем яраткан төсләремне кигәнсез. Ә минем яраткан төсләрем нинди?

 

Балалар: КЫЗЫЛ, САРЫ, ЯШЕЛ.

 

Светофор: Ой, булдырдыгыз. Минем яраткан төсем – кызыл.

 

Кызыл ут, кызыл ут,

Кызыл утка юл ябык.

Кызыл утка син тукта,

Юлны аркылы чыкма.

 

Светофор: Минем икенче яраткан төсем – сары. Бул син һәрвакыт сабыр.

 

Әгәр сары ут янса

Сабыр булырга кирәк.

Юлны аркылы чыгарга

Әзерләнергә кирәк.

 

Светофор: Ә өченче иң яраткан төсем – яшел. Яшел – яшәү, тормыш төсе.

 

Яшел ут янды –

Сиңа юл ачык.

Ашыкмый гына

Урам аркылы чык.

 

Алып баручы: Светофор, кара әле, безнең бит өч команда барлыкка килде. Кызыл, сары, яшел.

 

Светофор: Хәзер инде уйнарга да була. Сез әзерме?

 

Балалар: Әзер.

 

Светофор: Беренче уен “Төсле шариклар” дип атала. Бу уен миңа сезнең ничек итеп төсләрне истә калдырдыгыз икән, шуны белергә ярдәм итә. (Светофор сигналы буенча балалар төсләрне өч обручка җыялар.)

 

 

Светофор: Булдырдыгыз! Афәрин! Нинди җитезләр, нинди булганнар икән сез. Ә менә сезгә бер сорау бирәсем килә. Менә бу (светофор күрсәтә) ак сызыклы юл – нинди юл һәм ни өчен кирәк икән?

 

Балалар: Җәяүлеләр юлы!

 

Светофор: Әйе, балалар, җәяүлеләр юлы. (Светофор балаларны җәяүлеләр юлы янына алып килә)

 

Җәяүле, җәяүле,

Син юлга күз сал әле.

Була юллар җир өстендә,

Була җир астында да.

Була тагын сырлы-сырлы

Зебрага охшаган да.

 

Светофор: Әйдәгез тагын уйнап алыйк. Бу уен “җәяүлеләр һәм шоферлар” дип атала. (Сары футболкалы балалар – җәяүлеләр, кызыл һәм яшел футболкалы балалар – шоферлар. “Шоферлар” машиналар белән старт сызыгы янына басалар һәм сигнал буенча хәрәкәт итәләр. Җәяүлеләр юлы янына килеп җиткәч, туктап җәяүлеләрне үткәрергә тиешләр.)

 

Светофор: Булдырдыгыз! Сез беләсез икән. Ә менә өлкәннәр ничек белә икән? Аларны тикшереп карыйк. Уеныбыз “Мине йөрт” дип атала. (Өлкәннәр балаларны мини велосипедларга утыртып балаларны этеп алып барырга тиешләр.Финишка бәрелмичә тиз килеп җитәргә тиешләр.)

 

Светофор: Булдырдыгыз! Афәрин! Дуслык, татулык, бердәмлек җиңде! Мин инде тәгаен ышандым, “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар юл йөрү кагыйдәләрен төгәл беләләр һәм юл кагыйдәләрен ихтирам итәләр. Рәхмәт сезгә. (Шулвакыт Карлсон килеп керә.)

 

Карлсон: Ә сез миннән башка гына бәйрәм итәсезме? Мин җир йөзендәге иң кадерле кунак. Миннән башка бәйрәм бәйрәм түгел инде ул.

 

Светофор: Карлсон, кадерлем! Мин сине күрүемә бик шатмын. Ә менә бу, балалар, түбәдә яшәүче Карлсон була инде.

 

Карлсон: Исәнмесез, исәнмесез! (Һәр бала белән күрешеп чыга). Карагыз әле, сез нинди чибәрләр, уңганнар, булганнар. Ә сез монда нәрсәгә җыелдыгыз.?

 

Алып баручы: Син түбәдә яшәгәч, сиңа аңлатуы авыррак булыр. Шулай да без юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүебезне тикшереп карадык. Һәм күп кенә кагыйдәләр өйрәндек.

 

Карлсон: Ай, булдыргансыз. Мин дә сезнең янга өйрәнергә килермен әле. Мин биергә, җырларга яратам. Әйдәгез биибез! (Бииләр.)

“Шофер” җыры башкарыла.

 

Карлсон: Булдырдыгыз, балалар! Менә мин үзем баллы яраткач сезгә дә баллы-баллы конфетлар алып килдем. Ләкин аны табарга кирәк. Светофорның төсләрен дөрес итеп әйтсәгез, җәяүлеләр юлыннан дөрес чыксак, конфетларны табарбыз. (Балалар җәяүлеләр юлын күрсәтәләр, төсләрне әйтәләр.)

 

Светофор: Рәхмәт,балалар! Бик күңелле булды. Менә минем ничаклы дусларым барлыкка килде. Ә хәзер миңа үз эшемә кайтырга кирәк. Мин сезнең белән саубуллашам. Сау булыгыз, дуслар! Яңадан очрашуларга кадәр.

 

Татарстан Республикасы

Теләче муниципаль районы

“3 нче Теләче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячеләре

БИККИНИНА РИММА РӘШИД КЫЗЫ,

МИНГАЗОВА ГАЛИЯ РАФАЭЛЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий