Конспект: «Нурбәк» әкияте»
Т: Исәнмесез балалар!
Б: Исәнмесез!
Т: Балалар, карагыз әле, миндә нинди матур рәсем бар. Кайсыгыз белә, бу нәрсә бу?
Б: Бака.
Т: Дөрес, бу бака рәсеме. Балалар, бака нинди төстә?
Б: Яшел.
Т: Дөрес. Балалар, әйдәгез әле, без сезнең белән Роберт Батулланың бик кызыклы «Нүрбәк» әкияте белән танышып китик. Хәзер мин сезгә әкиятне укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.
Төп өлеш
Тәрбияче балаларга «Нурбәк» әкиятен укый.
Ике яшьлек Нурбәк әтисенә әйтә:
— Әти! Бака күрәсем килә, ди. Бака кайда тора ул? Әтисе Нурбәккә әйтә:
— Бака су буенда була ул,— ди.
— Су буена барыйк, — ди Нурбәк.
Әтисе белән Нурбәк су буена төшеп барганда, аларга тыкрык башында бер оя Каз очрады.
— Ка-как-ка-ка-ка-как, — ди Казлар.
— Әти, Казлар ни әйтә ул? — ди Нурбәк.
— «Нурбәк, кая барасың?» — дип сорыйлар Казлар, — ди әтисе.
— Бака карарга барам,— ди Нурбәк.
— Ка-ка-ка-как, Бакага бездән сәлам әйт! — диләр Казлар. Тыкрык уртасына җиткәч, Нурбәк белән әтисенә Бозау
очрады.
— Му-у-у! — ди Бозау.
— Әти, Бозау ни әйтә ул? — ди Нурбәк.
— «Ну-ур-бә-әк, кая барасы-ың?» — дип сорый Бозау.
— Су буена, Бака карарга-а! — ди Нурбәк.
— Бакага миннән сәлам ә-әйт! — ди Бозау.
Нурбәк белән әтисе су буена төшеп җитте. Су буенда, сөзәк ярда бик матур, ямь-яшел бер Бака утыра. Үзенчә сайрап утыра.
— Курыйк-курыйк, бака-ка, курыйк-курыйк, бака-ка!
— Әти, Бака нәрсә әйтә ул? — ди Нурбәк.
— «Исән-саумы, Нурбәк!» — дип сорый Бака,— ди әтисе.
— Исәнме, Бака! — ди Нурбәк.— Бака-бака, Бакакай, Казлар сиңа сәлам әйтте.
— Бик рәхмәт, Нурбәк, — ди Бака.— Үзең дә Казларга миннән сәлам әйт.
— Бозау да сиңа сәлам әйтте, — ди Нурбәк.
— Бик рәхмәт, бик рәхмәт, — ди Бака.— Миннән дә Бозауга сәлам әйт.
Нурбәк белән әтисе Бака белән саубуллашып кайтып китә. Кайта торгач, алар Бозау янына җитә.
— Бозау, яшел Бака сиңа сәлам әйтте! — ди Нурбәк.
— Рәхмә-әт, — ди Бозау.
Казлар янына җиткәч, Нурбәк:
— Казлар, яшел Бака сезгә сәлам әйтте, — ди.
— Ка-как-ка-как, рәхмәт, — диләр Казлар.
Т: Булдырдыгыз, балалар, әкиятне игътибар белән тыңлап утырдыгыз. Әйдәгез, хәзер ял итеп алабыз?
Физминутка:
Бармак уеннары:
Бу бармак – бабай,
Бу бармак – әби,
Бу бармак – әти,
Бу бармак – әни,
Бу бармак – бәби,
Аның исеме – Чәнти.
Т: Балалар, әйдәгез, исебезгә төшереп алыйк әле, без нинди әкият укыдык?
Б: «Нүрбәк» әкияте.
Т: Дөрес. Әкияттә нинди персонажлар очырады?
Б: Нүрбәк, әти, бака, казлар, бозау.
Т: Сез барысын да дөрес әйттегез.
Йомгаклау
Т: Балалар, сезгә әкият ошадымы?
Б: Ошады.
Т: Әкиятне тагын укыйбызмы?
Б: Әйе.
Т: Балалар, сез барыгыз да булдырдыгыз. Әкиятне игътибар белән тыңладыгыз, сорауларга җавап бирдегез. Ә хәзергә шөгылебез тәмам.
Татарстан Республикасы
Мамадыш муниципаль районы
Түбән Ушма авылы
“Түбән Ушма балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
КАШАПОВА АЛСУ СӘЛИМҖАН КЫЗЫ
Комментарии: |