Архив рубрики «Шөгыль конспектлары»
Конспект: “Уйныйк әле, җырлыйк әле”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән музыкаль кичәнең проекты
МАКСАТ:
1. Балаларны халык уеннары, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре белән якыннан таныштыру.
2. Балаларның әти-әниләр, тәрбиячеләр белән үзара аралашуына юнәлдерелгән һәм иҗади мөмкинлекләрен ача торган шартлар тудыру.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Язгы әкият”
Уртанчылар төркемендә бармак уеннарын кулланып әйләнә-тирә белән таныштыру буенча шөгыль конспекты.
Максат:
-Балаларның язгы табигать турында күзаллауларын ныгыту.
-Йорт һәм кыргый хайваннарның яшәү шартлары турындагы белемнәрен киңәйтү.
-Хәрәкәтне белдерә торган фигыльләрне әйтергә өйрәтүне дәвам итү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Абдулла Алиш “Чукмар белән Тукмар”
2 нче кечкенәләр төркеме
Юнәлеш: Матур әдәбият белән танышу.
Максат: Гаиләдә дус, тату яшәүне, бер – береңә авыр чакта ярдәм кулы сузуны, яхшылык эшләсәң үзенә яхшылык булып кайтачагын төшендерү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект-әкият: «Серле урман аланы»
Максат: Балаларны урман, аланлык, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру. Җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр турында белемнәрен киңәйтү. Алар арасындагы бәйләнешләрне балаларга аңлату, һәр нәрсәнең кирәклегенә төшендерү. Үсемлекләргә, жәнлекләргә карата сак караш тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Серле кәрзин»
5-6 яшьлек рус телле балалар өчен
МАКСАТ: Информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Инсафлының теле саф”
Максат:
– балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү;
– өйдә, бакчада, урамда үз – үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен өйрәтү ;
– инсафлылык төшенчәсе белән таныштыру;
– әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү;
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Икмәк – безнең байлык”
Шөгыль: Әйләнә тирә белән таныштыру һәм әвәләү буенча комплекслы эшчәнлек.
Программа эчтәлеге:
-Балаларга ипинең көн дә кирәк ризык икәнен төшендерү, аның кайдан килеп чыгуын аңлату.
-Икмәккә сакчыл караш, аны үстерүче хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү.
-Ипинең кешеләр өчен төп ризык булып торуын төшендерү, ныгыту.
-Әвәләү алымнарын ныгыту: ике уч арасында әвәләү, сузу, өлешләрне тоташтыру, өлешләр тоташкан урынны кысып ныгыту, сыпыру.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Йорт кошлары – әтәч, тавык, чеби”
Алдан эшчәнлек:
-йорт кошлары турында альбом карау;
-дидактик уеннар уйнау: “Нәрсә тавышы?”, “Әнисен тап”;
-“Чуар тавык” әкиятен уку;
– чебиләр турында ял минутлары өйрәнү,“ Тавык һәм чебиләр” хәрәкәтле уенын уйнау.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Уен-сәяхәт “Без юлда”
Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты
Максат: Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Курчак тасма сайлый”
2 нче кечкенәләр төркеме
Программаның эчтәлеге: Балаларны кәгазь һәм тукыма әйбернең үзенчәлекләре буенча таныштыру.
Сүзлек хәзинәсен баету һәм активлаштыру: Тәрбияченең сорауларына тулы җөмлә белән җавап әйтергә өйрәтү. Матур әдәбият әсәренә кызыксыну уяту.
Тәрбияви бурыч: Уенчыкларга сак караш тәрбияләү, балаларны тулы җөмләләр тезеп сөйләргә өйрәтү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Сөт каян килә?”
Зурлар төркемендә балаларның сүзлек хәзинәсен баету максатыннан уздырылган “Сөт каян килә?” шөгыленнән план – конспект.
Программаның эчтәлеге:
– Балаларны йорт хайваннары белән таныштыруны дәвам иттерү, аларның кешегә нинди файда китерүләре турында белемнәрен ныгыту.
– Сөтнең шәһәр шартларында өстәлгә ничек килүе турында төшенчә бирү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту.
– Сүзлек хәзинәсен баету.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Урманда яшәүче хайваннар”
1 нче кечкенәләр төркеме
Максат:
- Урманда яшәүче хайваннар белән танышуны дәвам итү;
- Хайваннарга карата ихтирам, ярату хисләре тәрбияләү;
- Белем бирү күнекмәсеннән уңай эмоция алу.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “ Чисталык – сәламәтлек нигезе”.
2 нче кечкенәләр төркеме
Максатлар:
- балалардагы культура-гигиеник күнекмәләрне ныгыту;
- юыну эзлеклелеген өйрәтүне дәвам итү; юынганда як-якка су чәчрәтмәскә күнектерү;
- юыну өчен кирәк булган предметларның исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү;
- балаларның сүзлек запасын баету, сөйләмнәрен, хәрәкәтләрен билгеләүче сүзләр белән активлаштыру.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Дүрт теләк”
Конспект: “Галәмгә сәяхәт”
Максат: Балаларның саннарны тануларын, 1-10, 10-1 таба кире санауларын, <, >, = тамгаларын дөрес куллануларын, математик табышмакларны чишә белүләрен ныгыту. Рәсем, ябыштыру шөгыльләренә кызыксыну уяту. Мөстәкыль фикерләү сәләте тәрбияләү. Экологик тәрбия бирү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Серле су асты дөньясы”
Максат:
- балаларда тема эчтәлегенә туры килә торган белем күнекмәләре булдыру;
- сулыкларда яшәүче тереклек ияләренең исемнәрен дөрес атау, дидактик уеннар ярдәмендә теманы ныгыту;
- табигатьтә булу кагыйдәләрен искә төшерү. Барлык тереклеккә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
- сүзлек өстендә эш: саңак, тәңкә, уылдык.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект “Төсләр дөньясында”
Максат:
– балаларга табышмакларга җавапны уйлап табуны өйрәтү;
– күзаллау сәләтләрен үстерү;
– тасмаларны төзү һәм санау күнекмәләрен ныгыту;
– тирәлектә табигатькә карата игътибарлылык тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Могжизалы су”
Зурлар төркемендә үткәрелгән чара.
МАКСАТ : Балаларга суның яшәү чыганагы икәнлеген төшендерү, суның төрле хәле белән таныштыру, суга сак караш тәрбияләү.
Балаларда образлы, логик яктан эзлекле, сәнгатьле һәм төгәл сөйләү күнекмәләре формалаштыру, сорауларга төгәл, кабатланмыйча, аңлаешлы җавап бирергә өйрәтү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Светофорның өч күзе “
Максат : балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, кузов, тәгәрмәч, руль) таный белергә өйрәтү. Светофорның сигналлары белән таныштыру. Пассажирларның транспорт чарасында үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү. Юл аркылы чыкканда бер-береңә ярдәм итү теләген тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: Кисеп-ябыштыру “Пароход”
Юнәлеше: Нәфасәти тәрбия.
Ижади сәнгать белем биру өлкәсе: Танып – белү.
Конспект: “Язгы табигать”
Зурлар төркемендә рәсем шөгыленең план-конспекты.
Программа эчтәлеге: Балаларны таныш рәсем ясау алымнарын: пумала, балавызлы карандашлар кулланып рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү. Пумаланың очы белән эшли белүдә, төсмерләрне дөрес куллана белүдә күнектерү. Юеш биттә рәсем ясау алымын ныгыту. Рәсемне тулы альбом битенә ясау теләген уяту. Язгы табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Сүзлек: табигать, күлләвек, төсмер, ачык зәңгәр, кәүсә.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Яшелчәләр”
4-5 яшьтәге балалар өчен
Максат.
1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.
2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера белү күнекмәләрен булдыру.
3. “Серле капчык” уенын уйнау аша бәйләнешле сөйләм үстерү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Универсиада каршылап”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә бердәм белем бирү эшчәнлеге
КҮЧЕРҮ – Универсиада каршылап презентациясе
Максат: Балаларның физик сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәу равешенә омтылыш тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Эш беткәч уйнарга ярый”
Кечкенәләр төркеме өчен
Максат: Габдулла Тукай шәхесенә һәм иҗатына кызыксыну уяту.
Бурычлар: Таныш сүзләрне сөйләмдә активлаштыру, дөрес әйтелеш белән ныгыту. Балалар әдәбиятына кызыксыну уяту. Табигатнең тере җан ияләренә мәрхәмәтле караш тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Транспорт төрләре белән танышу”
Максат:
– балаларны транспорт төрләре белән таныштыру, аларның җәмәгать транспорты турындагы белемнәрен тулыландыру;
– транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтү;
– балаларда игътибарлылык, хезмәт кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Кунак каршылыйбыз”
Максат:
- Балаларны халкыбызның кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән таныштыру.
- Милли ризыклары белән таныштыру (чәкчәк, коймак, кыстыбый, бәлеш, өчпочмак)
- Тозлы камырдан әвәләп ясауга кызыксыну уяту, уен аша камырдан чәк-чәк ясау.
- Татар халкының милли ризыкларына кызыксыну уяту; балаларның иҗади сәнгатен үстерү.
- Татар халкының гореф- гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү; табын әдәбен, үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен, кунакчыллык, чисталык, пакълык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Кыш килә”
Уртанчы татар төркемендә үткәрелгән ачык шөгыльнең план – конспекты
Максатлар:
1) Яңа сүзләр белән таныштыруны дәвам итү: кыш, кар бөртеге, кар яуды, салкын,ак, буран, йомшак.
2) Табигать күренешләре һәм аларны белдерүче сүзләр белән таныштыру.
3) Балаларның сүзлек байлыгын һәм сөйләм телен үстерү буенча башлаган эшне дәвам итү. ХАИ га карата мәхәббәт тәрбияләү.
4) Традицион булмаган метод белән рәсем ясарга өйрәтү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Светофор безнең дустыбыз”
I кечкенәләр төркеме өчен.
Максат: Балаларга светофор турында төшенчә бирүне дәвам итү, светофорның төсләрен аера белү күнекмәләрен ныгыту. Балаларның фикерләү, анализлау сәләтләрен, игътибарлылыкларын арттыру, хәтерләрен яхшырту; бер-берсенә игътибарлылык, тыйнаклык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
Җиһазлау: Тар һәм киң юллар, светофор макеты, кызыл, яшел, сары түгәрәкләр, машина өлешләре, руль.
Прочитать остальную часть записи »