Архив рубрики «5+ конспектлар»
Конспект: “Минем сәламәтлегем”
Максат:
Балаларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга, сәламәт булу турында уйландыру.
Кояш, һава, суның нинди файдалы яклары барлыгын аңлату.
Организмга нәрсә файдалы, ә нәрсә юклыгын ачыклау.
Культура-гигиеник күнекмәләрне ныгыту.
Конспект: “Яхшы бел юлдагы тамгаларны һәм өйрәт башкаларны”
Максат: балаларның юл билгеләрен, кайгыйдәләрен белүләрен ныгыту, балаларның сәләмәтлеге, иминлеге өчен кайгырту, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү.
Яңа сүзлекләр өстендә эш: зебра, тротуар, чат.
Конспект: “Яшелчәләр” – 3
Конспект: «Әби-бабайларны хөрмәтлик!»
Конспект: «Чәчәкләр – тормыш яме»
Презентация: “Бакчага хәвефсез юл аша”
.
КҮЧЕРҮ – Бакчага хәвефсез юл аша презентациясе
.
Юлларда ничек йөрергә
Өйрәтә апа безне.
Юлда да акыл кирәк, дип,
Өйрәтә һәммәбезне.
Конспект: “Песи һәм песи балалары”
Максатлар:
1. Балаларда бер-береңне игътибар белән бүлдермичә, сабыр гына тыңлау сыйфатлары тәрбияләү.
2. Хайваннарның һәм балаларының исемнәрен дөрес атау күнекмәләре бирү, хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне ныгыту.
3. Эчтәлекле рәсем буенча хикәя төзергә өйрәтү.
Конспект: “Белем бакчасы”
Конспект: “Яшелчәләр” – 2
Максат: яшелчәләр темасын кабатлау, ныгыту.
Тәрбия бурычы: татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, балаларның тел байлыгын арттыру.
Үстерү бурычы: диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен активлаштыру, үстерү.
Белем бирү бурычы: саннарны өйрәнүне дәвам итү, ничә? соравын дөрес куеп, җавап бирергә өйрәнү.
Конспект: “Тапкырлык һәм зирәклек”
Конспект: «Ак мамыктай ап-ак кышны сагынып көттек без»
Максат: Кышкы табигатьнең күркәм мизгелләренә соклану хисе уяту.
Тәрбия бурычы: Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү.
Үстерү бурычы: Балаларның фикерләрен бер юнәлештә туплый белү сәләтләрен үстерү.
Белем бирү бурычы: Кыш турында белемнәрен тирәнәйтү, авазларның дөрес әйтелешен ныгыту.
Конспект: “Шалкан” әкиятенә сәяхәт”
Конспект: “Исемең матур – кемнәр куйган?”
Зурлар төркемендә үткәрелгән эшчәнлек
Бурычлар:
Белем бирү: Татар халкының борынгыдан килгән йоласы – “Бәби туе” турында сөйләшү. Исемнәрнең мәгънәләре турында аңлату. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Транспорт төрләре”
Максат: транспорт төрләрен белүләрен ныгыту. Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү. Уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен практик ныгыту.
Геометрик фигураларны таный белү күнекмәләре бирү, төсләрне белүләрен ныгыту, игътибарларын арттыру.
Конспект: “Тамчыкайның сәяхәте”
Эшчәнлекнең максатлары:
1.Табигатьтә суның әһәмияте турында күзаллаулар булдыру.
2.Суга карата сакчыл караш тәрбияләү.
3.Балаларның кызыксынучанлыгын, уйлау сәләтен һәм сүз байлыгын үстерү.
Җиһазлау: уен персонажы-тамчыкай; су тутырылган табак; үтә күренмәле стаканнар; пыяла; су әйләнеше сурәтләнгән рәсем.
Конспект: “Кунак сыйлыйбыз”
Конспект: «Кошлар – безнең дусларыбыз!»
Зурлар төркемендә шөгыль (уен-викторина)
Дәресненң максаты:
– балаларда кошларга, барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.
– балаларның күзаллый, тасвирлый белү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен, иҗади мөмкинлекләрен үстерү.
– балаларга кошлар турында белешмә бирү, тышкы билгеләренә карап танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтүне дәвам итү.
Дәрестә кулланылган материал: табышмаклар, аудиоязмалар (аудиоязмада «Кошлар тавышы») , рәсемнәр, презентация, әйтешләр.
Конспект: “Нурлатым – туган ягым”
Зурлар төркемендә интеграль шөгыль.
Белем бирү бурычлары: Татар халык авыз иҗаты аркылы туган ил, туган тел турындагы белемнәрен киңәйтү. Татарстан әләме, туграсы турындагы белемнәрен ныгыту, әләмнең төсләрен, аңлату, төшендерү. Туган җиребез – Нурлат, аның эшчән халкы, табигате, туграсы белән таныштыру. Нурлат турындагы белемнәрен слайдлар ярдәме белән тулыландыру. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Бергәләп өйрәнәбез”
Конспект: “Абдулла Алишның әкиятләре буенча сәяхәт”
Зурлар төркемендә интеграль шөгыль.
Дәресненң максаты:
– А. Алишның әсәрләренә кызыксыну уяту һәм балаларда сәламәтлекне саклау, ныгыту кебек яхшы сыйфатларга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
– әсәрнең эчтәлеген аңларга булышу, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
– балаларның тәрбияче биргән сорауларга төгәл җавап кайтаруларына, әсәрнең эчтәлегенә, геройларның эш-гамәленә карата мөнәсәбәтен белдерү һәм аны үз сүзләре белән әйтүләренә ирешү.
Конспект: «Су – яшәү чыганагы»
5-6 яшьлекләр өчен
Программа эчтәлеге: Балаларның су турындагы белемнәрен ныгыту. Суның үзенчәлекле билгеләре белән таныштыруны дәвам итү. Суга карата сакчыл караш тәрбияләү. Эксперименталь тикшерү эшчәнлегенә кызыксыну уяту.
Сүзлек өстендә эш: үтә күренмәле, эретүчән.
Күрсәтмә материал: төрле сулыклар сурәтләнгән рәсемнәр, шартлы билге, глобус, су тавышлары яздырылган аудиоязма.
Конспект: “Керпе бездә кунакта”
1. Тәрбияви:
– Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү. Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.
– Фикерләү сәләтен арттыру.
2. Белем бирү:
– Татар халык авыз иҗатын кулланып сөйләм телен үстерү;
– Сүзлек запасын арттыру, традицион булмаган техника алымнарын рәсем буяуда куллану, чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү.
Конспект: “Йомры икмәк”
Максат.
1. Әкиятне тәрбияче белән бергә сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның рәсемнәр буенча сөйләп, сүз байлыгын активлаштыру;
2. Балаларның игътибарын кабул итү сәләтен үстерү;
3. Әкият геройлары белән кызыксындыру.
Конспект: “Икмәк”
Зурлар төркемендә интеграль шөгыль
Дәреснең максаты:
– икмәккә сак караш тәрбияләү;
– балаларның игътибарлылыгын, хәтерен, фикер йөртә белү сәләтен үстерү;
– балаларга икмәкнең әһәмиятен аңлату, ипи үстерүдә катнашучыларның хезмәте турында белемнәрен ныгыту. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Тәгәри китте йомгагым”
5-6 яшьлек балалар өчен
Шөгыльнең максаты: Үз телеңне, үз халкыңны ярату, аны хөрмәтләү, татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту, бирелгән сорауларга дөрес җавап бирү, диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү, әкиятләр эчтәлеге аша яхшыдан яманны аера белергә өйрәтү.
Җиһазлар һәм персонажлар: йомгак, шүрәле, су анасы, әкиятләргә картиналар, КҮЧЕРЕРГӘ – Тәгәри китте йомгагым. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Чәчәкләр – тормышыбыз яме»
КҮЧЕРЕРГӘ – Чәчәкләр презентациясе
1. Исәнләшү.
– Балалар, бүген безнең бакчабызда хөрмәтле кунаклар. Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле көн теләп, исәнләшик.
– Исәнмесез, кунаклар!
– Исәнмесез, тәрбияче апа!
Конспект: “Йорт һәм кыргый хайваннарны чагыштыру”
Программа эчтәлеге: Йорт һәм кыргый хайваннарны чагыштырып, яшәү шартларына җайлашуларын бәйләнешле сөйләм телендә бирә белү.
Материал: “Кызыл китап”ка кергән хайваннарның рәсемнәре, дидактик уен “Нәрсәсе белән охшаган”.
Алдан башкарылган эш: Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен уку; йорт һәм кыргый хайваннар турында шигырь, хикәяләр уку, әңгәмә үткәрү; йорт һәм кыргый хайваннарның рәсемнәрен ясау.
Конспект: “Салкын чишмә аланында”
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен план-конспект
Урманга экскурсия
Максат: Балаларны табигатьнең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, файдасын аңлату, чәчәк һәм үләннәрне, бөҗәкләрне таный белергә өйрәтү, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Урман аланы. Анда төрле чәчәкләр (тузганак, ромашка, кыңгырау чәчәк), үләннәр (кычыткан, бака яфрагы һ.б.) булып киенгән балалар. Бер якта чишмә ага (аны 2 бала “сурәтли”) Кошлар сайрый. (Магнитофон язмасында) “Чәчәкләр” – балалар тирбәләләр.
Конспект: “Абдулла Алиш “Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык”
Зурлар төркемендә матур әдәбият һәм әвәләү буенча интеграль дәрес эшчәнлеге
Бурычлар:
1.Әкиятнең эчтәлегенә төшенергә булышу, матур әдәбият геройлары аша төрле начар сыйфатларга карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.
2. Балаларны әкият эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә ,кошлар турында белемнәрне камилләштерүне дәвам итү.
3. Балаларны кошлар әвәләргә өйрәтүне дәвам итү, эш барышында мөстәкыйльлек, пөхтәлек сыйфатлары тәрбияү.
Конспект: “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел”
Максат:
-балалар катнашындагы юл транспорт һәлакәтләрен профилактикалау,
-юл йөрү кагыйдәләрен хәтердә ныгыту, урамда һәм юлларда үз-үзеңне дөрес тоту культурасын формалаштыру.
Конспект: «Серле кәрзин»
Конспект: “Инсафлының теле саф”
Максат:
– балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү;
– өйдә, бакчада, урамда үз – үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен өйрәтү ;
– инсафлылык төшенчәсе белән таныштыру;
– әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү;
Конспект: “Икмәк – безнең байлык”
Шөгыль: Әйләнә тирә белән таныштыру һәм әвәләү буенча комплекслы эшчәнлек.
Программа эчтәлеге:
-Балаларга ипинең көн дә кирәк ризык икәнен төшендерү, аның кайдан килеп чыгуын аңлату.
-Икмәккә сакчыл караш, аны үстерүче хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү.
-Ипинең кешеләр өчен төп ризык булып торуын төшендерү, ныгыту.
-Әвәләү алымнарын ныгыту: ике уч арасында әвәләү, сузу, өлешләрне тоташтыру, өлешләр тоташкан урынны кысып ныгыту, сыпыру.
Конспект: “Сөт каян килә?”
Зурлар төркемендә балаларның сүзлек хәзинәсен баету максатыннан уздырылган “Сөт каян килә?” шөгыленнән план – конспект.
Программаның эчтәлеге:
– Балаларны йорт хайваннары белән таныштыруны дәвам иттерү, аларның кешегә нинди файда китерүләре турында белемнәрен ныгыту.
– Сөтнең шәһәр шартларында өстәлгә ничек килүе турында төшенчә бирү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту.
– Сүзлек хәзинәсен баету.
Конспект: “Галәмгә сәяхәт”
Максат: Балаларның саннарны тануларын, 1-10, 10-1 таба кире санауларын, <, >, = тамгаларын дөрес куллануларын, математик табышмакларны чишә белүләрен ныгыту. Рәсем, ябыштыру шөгыльләренә кызыксыну уяту. Мөстәкыль фикерләү сәләте тәрбияләү. Экологик тәрбия бирү.
Конспект: “Серле су асты дөньясы”
Максат:
- балаларда тема эчтәлегенә туры килә торган белем күнекмәләре булдыру;
- сулыкларда яшәүче тереклек ияләренең исемнәрен дөрес атау, дидактик уеннар ярдәмендә теманы ныгыту;
- табигатьтә булу кагыйдәләрен искә төшерү. Барлык тереклеккә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
- сүзлек өстендә эш: саңак, тәңкә, уылдык.
Конспект “Төсләр дөньясында”
Максат:
– балаларга табышмакларга җавапны уйлап табуны өйрәтү;
– күзаллау сәләтләрен үстерү;
– тасмаларны төзү һәм санау күнекмәләрен ныгыту;
– тирәлектә табигатькә карата игътибарлылык тәрбияләү.
Конспект: “Могжизалы су”
Зурлар төркемендә үткәрелгән чара.
МАКСАТ : Балаларга суның яшәү чыганагы икәнлеген төшендерү, суның төрле хәле белән таныштыру, суга сак караш тәрбияләү.
Балаларда образлы, логик яктан эзлекле, сәнгатьле һәм төгәл сөйләү күнекмәләре формалаштыру, сорауларга төгәл, кабатланмыйча, аңлаешлы җавап бирергә өйрәтү.
Конспект: Кисеп-ябыштыру “Пароход”
Юнәлеше: Нәфасәти тәрбия.
Ижади сәнгать белем биру өлкәсе: Танып – белү.
Конспект: “Язгы табигать”
Зурлар төркемендә рәсем шөгыленең план-конспекты.
Программа эчтәлеге: Балаларны таныш рәсем ясау алымнарын: пумала, балавызлы карандашлар кулланып рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү. Пумаланың очы белән эшли белүдә, төсмерләрне дөрес куллана белүдә күнектерү. Юеш биттә рәсем ясау алымын ныгыту. Рәсемне тулы альбом битенә ясау теләген уяту. Язгы табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Сүзлек: табигать, күлләвек, төсмер, ачык зәңгәр, кәүсә.
Конспект: “Транспорт төрләре белән танышу”
Максат:
– балаларны транспорт төрләре белән таныштыру, аларның җәмәгать транспорты турындагы белемнәрен тулыландыру;
– транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтү;
– балаларда игътибарлылык, хезмәт кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү.