Архив рубрики «Сценарийлар»
Сценарий: “Имин һәм хәвефсез сәяхәт”
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә күңел ачу кичәсе
Максат.
1. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү.
2. Балаларның игътибарын, фикерләү сәләтен үстерү.
3. Җаваплылык хисен тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Шагыйрә Роза Солтанова белән очрашу кичәсе”
Максат:
1. Балаларны Роза Солтанованың иҗаты белән таныштыру
2. Әлмәт шәһәрендә яшәүче якташ мөгаллимә-шагыйрә иҗатына кызыксынучанлык тәрбияләү.
3. Иҗади сәләтне үстерү өчен мәйдан ачу, этәргеч бирү.
Җиһазлау: Роза Солтанова китапларыннан күргәзмә, шигырьләре буенча ясалган рәсемнәр, җыр язмалары, презентация.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Илдә – матурлык, җирдә – батырлык сезнең сәбәпле, газиз әниләр!”
Бәйрәм кичәсе.
Музыка астында балалар залга йөгереп керәләр да, ярым түгәрәк ясыйлар.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Гаилә бәйрәме”
Максат: Балаларда әтиләргә, әниләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү. Тату гаиләнең рәхәтлеген тоярга, күрергә өйрәтү. Интонация белән шигырь сөйләргә, матур итеп җырларга теләк уяту. Бию хәрәкәтләрен ныгыту.
Җиһазлар: Әтиләрне-әниләрне котлап язылган плакатлар, сәхнәнең яртысы йолдызлар, яртысы чәчәкләр белән бизәлгән, төрелгән курчак, вак акча, ленталар, әтиләргә-әниләргә балаларның үз куллары белән ясалган бүләкләр. Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: «Чәчәк»
5-6 яшьлек балалар өчен экологик әкият сценарие
Автор:
Булган, ди, бер чәчәк .
Сабагында утырган, утырган да,
Әйтеп куйган:
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Һәрвакыт булсын әниләр!”
Уртанчылар төркеме балалары өчен әниләр көненә багышланган күңел ачу кичәсе
1 Алып баручы: Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр – әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен яратырга өйрәткән.
Сценарий: “Су буенда”
5-7 яшьлек балалар өчен әдәби-музыкаль кичә
Максат: Балаларда халкыбызның йолаларына кече яшьтән үк кызыксыну уяту.
Бурычлар:
- халык уеннары аша балаларны үз халкының мәдәнияте, йолалары турындагы белемнәрен камилләштерү;
– сөйләм телен үстерергә булышлык итү;
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Әтәч, тавык һәм чебиләр”
Ясле төркемендә күңел ачу сценарие
Максат:
-Балаларда тәрбияче белән берлектә хәрәкәтне камилләштерүче уен уйнау теләге үстерү; персонажларның гамәлләрен, хәрәкәтләрен гади һәм образлы итеп күрсәтеп бирергә өйрәтү; хәрәкәт активлыгын, тою-сиземләү сәләтен, күзаллауларын үстерү; сигнал буенча хәрәкәт итәргә өйрәтү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Әнием, иң кадерлем син минем”
4-5 яшьлек балалар өчен
Максат: Балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
Театраль, бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту.
Балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү.
Җиһазлау:
1) сәхнә бизәлеше: су буе; плакатлар, чәчәкләр, шарлар;
2) костюм һәм битлекләр.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Гаилә бәйрәме” – 2
Максат. Гаиләләр белән элемтәне ныгыту. Балаларда үз милләтенә, аның теленә, гаиләсенә, иленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, горурлык хисе тәрбияләү. Гаилә – балалар бакчасы – мәктәп арасындагы дәвамчанлык өзелмәве өстендә эшне дәвам итү. Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Милләтемнең горурлыгы – Тукай туган бу айда”
Бурычлар:
1) Балаларның Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен гомүмиләштерү һәм балаларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү.
2) Телнең сәнгатьлелеген камилләштерү, хәтер сәләтен үстерү.
3) Балаларның Г.Тукай иҗаты турындагы белемнәрен баету һәм камилләштерү. Г.Тукай иҗатына карата ихтирамлылык, кызыксынучанлык тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Язгы бакча”
Уртанчылар төркеме өчен экологик кичә
Кирәкле әсбаплар:
3 озын шнур (түтәлләр ясарга).
Кояш киеме, кыяр, суган, кишер, помидор киемнәре.
Чишмә ясар өчен зәңгәр материал.
Чүпләр. Балыклар, камышлар, үрдәкләр уенчыклары.
Аудиоязмада төрле табигать күренешләрен чагылдырган көйләр.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Иң кадерлем – әнием!”
5-6 яшьлек балалар өчен бәйрәм сценарие
Бәйрәмчә бизәлгән залга балалар керә һәм ярымтүгәрәк булып басалар.
Тәрбияче: Кадерле балалар, хөрмәтле кунакларыбыз – әниләр! Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Ак әбидә кунакта”
6-7 яшьлек балалар өчен фольклор күңел ачу кичәсе
Максат:
1.Балаларның милли киемнәр турында алган белемнәрен гомумиләштерү.
2. Әдәплелек турында белемнәрен тирәнәйтү.
3. Татар халкына хас булган кунакчыллык тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Каз өмәсе”
6-7 яшьлек балалар өчен әдәби-музыкаль кичә
Максат: Бәйрәм көннәре турында күзаллауларын формалаштыру. Балаларны милли бәйрәмнәр белән таныштыруны дәвам итү. Халык бәйрәмнәренә, гореф-гадәт hәм йолаларына ихтирам тәрбияләү. Бәйрәм тантанларына уңай мөнәсәбәт булдыру.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Х.Халиков иҗатына багышланган әдәби музыкаль кичә”
Мәктәпкә хәзерлек төркеме
Сәяхәттә түбәндәге геройлар катнаша: Хезмәтбикә, Әйдә Ярар, Мыштыр (бу рольне бакча хезмәткәре башкара), Бал кортлары, Аю, Тиен, Гөмбәләр (бу рольләрдә балалар).
Күңелле музыка ишетелә, балалар йөгерешеп залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Сабантуй”
Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме
.
Спорт мәйданчыгы матур итеп бизәлгән. Балалар, укучылар колгалар тотып (колгада чигелгән сөлгеләр, яулыклар, матур материаллар һ.б.) спорт мәйданчыгына җырлый-җырлый узалар.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Абдулла Алиш “Сертотмас үрдәк”
Уртанчылар төркеме өчен
Бурычлар:
1. А.Алишның тормышы һәм иҗат юлын өйрәнүне дәвам итү. Әкият аша балаларда әхлакый сыйфатлар (серне саклый белү, иптәшләреңне авыр хәлдә калдырмау сыйфатларын) тәрбияләү.
2. Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү, тыңлап аңлау сәләтен ныгыту, авазларны, сүзләрне ачык, сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.
3. Балаларда әкиятнең төп идеясен аңларга, әкия геройларының кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә һәм диалогларны эмоциональ җиткерүгә ирешү, интонация, гәүдә позициясенә игътибар итү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Каз өмәсе”
5-7 яшьлек балалар өчен күңел ачу кичәсе
Музыка залы татар карчыгының өе кебек бизәлә. Салмак кына татар халыкының “Каз канаты” дигән көй уйнап тора. Каз өмәсе өчен кирәкле әйберләр, алдан тиешле урынга куела. Әби чыга, сөйләнә:
-И, и, и, гөмеркәйләр, менә тагы каз өмәләре җитте (тәрәзәдән карый). Нишләп бу кызлар һаман юк икән, кояш күтәрелеп бетте бит инде.
“Каз канаты” көенә кызлар көянтәгә чиләк асып керәләр, көянтә-чиләк белән 3-4 күнегү ясыйлар, көянтә, чиләкләрне илтеп куялар.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Шүрәле балаларда кунакта”
Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә хәзерлек төркемнәре
Талгын гына музыка уйнап тора. Балалар залга кереп үз урыннарына утыралар. “Туган тел” көе яңгырый. Барысы бергә “ Туган тел” җырын җырлыйлар.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Әнием – йөрәк тибешем!”
5-6 яшьлек балалар өчен әдәби-музыкаль кичә
Максат: Әниләргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт белән карарга, ярдәм итәргә әзер булырга күнектерү. Әниләр турында күбрәк белү, истә калдыру сәләтен үстерү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Тукай кичәсе”
Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен шигъри – музыкаль күңел ачу кичәсе.
Максат: Балаларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру.
Матур әдәбият әсәрләре белән кызыксындыру, сәнгатьле шигырь сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Туган телен җырга салган Тукай…”
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрү өчен бәйрәм сценарие
Максат: Балаларны Г.Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, әсәрләрен өйрәнүгә теләк уяту. Шигырьләрне сәнгатьле итеп укуларына ирешү. Тукай әсәрләре аша югары әхлаклылык, бөек әдипнең иҗатына һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Алдан эшләнгән эш: Г.Тукайның тормыш юлы, балалар өчен язылган әсәрләре белән танышу. Әкиятләре буенча рәсемнәр ясау, музыкаль әсәрләр тыңлау.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Кышкы урман” әкияте
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен
Максат: Балаларны үзара дус, тату булырга өндәү; бер-берсенең шатлыгын уртаклашырга, кирәк вакытта ярдәм итәргә, игътибарлы булырга өйрәтү.
(Урман аланы күренеше, шунда бер өй тора.)
1 Әкиятче: Әкиятне бар да ярата,
Өлкәннәр һәм балалар.
Матур иттереп сөйләсәң,
Бөтенесе тыңларлар.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Терем-теремкәй”
Мәктәпкә әзерлек төркеме.
Максат:
-Балаларны әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр, такмаклар аркылы халкыбызның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү:
-Халкыбыз иҗатына яхшы караш, яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү:
-Балаларның сөйләм байлыгын үстерү:
-Балаларда үзара дус, тату мөнәсәбәт булдыру. Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Минем хокукларым”
Максат: балаларны «Бала хокуклары турында конвенция» нең эчтәлеге белән таныштыру; хокук нормаларын өйрәнүне әхлак нормалары белән бәйләп аңлату; фикерләү сәләтләрен баету, нәтиҗә ясарга, үз-үзеңе, иптәшләреңне хөрмәтләү хисләре тәрбияләү.
Материал: тышына «Бала хокуклары» дип язылган китап, агачлар, Шүрәле киеме, аның өе, бүрәнә, кәгазьдән ясалган чәчәкләр, телефон.
Жетоннар: «Һәркемнең хокуклары», « Исем», « Йорт», «Давалану », «Белем», «Ярату һәм кайгырту».
Прочитать остальную часть записи »
«Урман аланына сәяхәт» (табышмак кичәсе)
Уртанчылар төркеме өчен табышмак кичәсе
Бүлмә җәйге аланга ошатып бизәлә. Тирә-якта куаклар, бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлләр. Урман аланыда балалар килеп чыга.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: «Көздә кунакта»
Мәктәпкә әзерлек төркем балалары өчен бәйрәм иртәсе
Бәйрәмдә катнашучы персонажлар:
Саескан
Куян
Бүре
Мухомор
Көз
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Көзге уңыш бәйрәме”
4-7 яшьлек балалар өчен бәйрәм кичәсе (катнаш төркем).
Максат:
1) Көз турындагы белемнәрен ныгыту.
2) Эзлекле, бәйләнешле фикерләү сәләтен, хәтерләрен, кызыксынучанлыкны, иҗади монологик сөйләмне үстерү.
Җиһазлау: Куян өе, кәрзиннәр, поезд макеты, чөгендер, бәрәңге, җиләк-җимеш, гөмбәләр (ясалган), яңгыр плащы, кишер пирогы, сөлге, ипи, гөмбә (баш киемнәре).
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Уңыш бәйрәме” 2
6-7 яшьлек балалар өчен
Зал бәйрәмчә бизәлә. Өстәлгә “көзге муллык”тан күргәзмә оештырыла.
Тәрбияче. Туган ягыбызга сары яфраклары белән алтын көз килде. Бүген без сезнең белән “Уңыш бәйрәме” үткәрергә җыелдык. Елның иң бай фасылы – көз. Чөнки ул – бар уңышлар да өлгереп, аларны җыеп алу вакыты чоры. Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Әбидә кунакта”
Уртанчылар төркемендә интеграль шөгыль
Дәреснең максаты:
– балаларны сорауларга тулы җавап бирергә күнектерү;
– әкият аша балаларны геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтү;
– бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, сүзләрне баету;
-әкият, мәкальләр нигезендә балаларда шафкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын, туган якка, китапка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Сценарий: “Уңышлары белән килде көз”
Мөдир котлавы.
Алып баручы :
Ни арада җәй үтте
Матур көз килеп җитте,
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Прочитать остальную часть записи »
“Тыңлаусыз кыз” әкиятенә сценарий
Н. Шабаевның әкияте буенча тәрҗемә
4-7 яшьлек балалар өчен
Урман аланы. Кошлар сайраган тавышлар ишетелә.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Иң кадерлем, әнием”
Мәктәпкә әзерлек төркемдә әниләр көненә багышланган кичә
Максат. Әниләргә, әбиләргә карата мәхәббәт, хөрмәт, ихтирамлылык кебек хисләр тәрбияләү; әбиләрне, әниләрне бәйрәм белән тәбрик итү. Җырлар , шигырьләр аша балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Бакча белән хушлашу”
А.б. Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар бакчасында эшләүчеләр!
Бүген безнең бакчада зур бәйрәм – бакча белән хушлашу!
Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез!
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Без күрмәгән җирләр күрер өчен юл тамгасын кирәк белергә”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.
Максат: балалар белән юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзләштерү; сөйләм телен, игътибарлылык күнекмәләрен, зиһененне үстерү; дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Җиһазлау: юл, җәяүле сукмагы, тротуар, юл билгеләре макетлары, велосипед, светофор.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Юллар имин булсын”
Ачык дәрес ( өлкән төркем балалары өчен)
Магнитофонда куңелле көй яңгырый, җәнлек, кош авазлары ишетелә.
Вакыйга урмандагы аланда бара. Ябалак булып киенгән тәрбияче очкан хәрәкәтләр ясап керә. Балалар төрле жәнлекләр булып киенгәннәр.
Ябалак: Балалар, әйдәгез утырышыгыз. Мин сезгә бер бик кызыклы әкият сөйлим.
Прочитать остальную часть записи »
“Онытылган уеннар” кичәсе
Күп еллар буе мин «Балаларны тәрбияләүдә татар халык фольклоры” дигән тема өстендә эшлим. Үз эшемне эзлекле алып бару өчен перспектив план төзедем. Планда күп урынны татар халык җырлары һәм уеннары алып тора. Бу уеннарны кечкенә чагыбызда уйный идек. Уеннар балаларга ошый, рәхәтләнеп уйныйлар.
Сезгә 5-7 яшьлек балалар өчен “Онытылган уеннар” кичәсен тәкъдим итәм.
Прочитать остальную часть записи »
Габдулла Тукай шигырьләре буенча викторина – уен
Максат: Балаларның Г.Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту, уен барышында үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәтә белергә өйрәтү; таныш шигырьләрне төрле юллар аша таный белү; сәнгатьле укуны ныгыту.
Кирәкле материал: Г.Тукай шигырьләренә багышланган рәсемнәр; кара тартма, куян һәм эт уенчыклары.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Йомры икмәк көзге урманда”
Максат:
– Көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген күрә белү, соклану хисләре тәрбияләү;
-Табигатьне яратырга, сакларга, матурлыгына сокланырга һәм аңлы иҗади фикер йөртүче шәхесләр тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Безгә алтын көз килде”
2 нче кечкенәләр төркеме өчен
Балалар музыка астына залга керәләр, түгәрәккә басалар, кулларында яфраклар
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Көз бәйрәме”
Зурлар төркемендә бәйрәм кичәсе.
Максатлар:
1.Туган җиребезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү;
2. Балаларда җыр – биюләр аша көзге табигатькә карата ярату хисләре тәрбияләү;
3. Балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Абдулла Алиш “Койрыклар”
Өлкәннәр төркеме өчен
Максатлар:
- Балаларны А.Алишның “Койрыклар” әкияте белән таныштыру, эчтәлегенә төшенү.
- Балаларда акыл, хәтер, күзаллау, фикер йөртү сәләтен, сөйләм телен үстерү .
- А.Алишның “Койрыклар” һәм башка әкиятләре аша балаларда матур әдәбиятка кызыксыну тәрбияләү.
- Балаларда матур әдәбият аша табигатькә карата мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Тәрбияле бала”
3-7 яшьлек балалар өчен
Алып баручы:
Һәр заман эш башланыр бисмилләһтән,
Һәрвакыт эш башланыр бисмилләһтән,
Яхшылар бисмилләһсез эш кылмаган
Бисмилләһсез эш камил булалмаган.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Корбан бәйрәме”
3-7 яшьлек балалар өчен
Тәкбир әйтү: Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Ләә иләһә иллә Аллаһу вә Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр вә Лилләһи-әл-хәмдү! (3 тапкыр әйтәбез).
Коръән уку: Бөтенебез бергә “Фәтихә” не укыйбыз.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Сак йөрегез зур юлларда!”
Зурлар төркеме өчен.
Максат: балалар белән юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзләштерү; аларда сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен тәрбияләү; сөйләмне мәкаль, акыллы гыйбәраләр белән баету; зиһенен үстерү; күңел ачу, игътибарлылык, дуслык хисләре тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Алтын көз”. Күңел ачу бәйрәме.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен.
Программа эчтәлеге:
-Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик кузаллаулларын үстерү, табигатьне саклау һәм анда үзеңне дөрес итеп тоту турында тәрбия бирү.
-Көзге урманның катлаулы организм икәнен аңлату, белемнәрен тирәнәйтү.
-Аларга яраклы һәм яраксыз гөмбәләр турында балаларның белемен туплау.
-Әхлакый тәрбия дәрәҗәсен арттыру.
Прочитать остальную часть записи »
Проект: «Әкияттә – кунакта»
(2-3 яшь) кечкенәләр төркеме өчен
1. Проектның төре: Танып белу.
2. Проектның дәвамлылыгы: 1 ай.
3. Максат: Әкиятне тыңларга өйрәтү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Уңыш бәйрәме”
Максат: балаларны туган як мәдәнияте һәм традициясе белән таныштыру.
Бурычлар:
– тәрбияви: балаларны уңышның кадерен белергә, хөрмәт итәргә өйрәтү,
– үстерелешле: балаларның башкару осталыкларын үстерү,
– белем бирү: балаларның яшелчәләр турында белемнәрен арттыру.
Сценарий: “Дуслык бәйрәме”
Максат:
Балаларның бәйрәмнәр турында белемнәрен киңәйтү, үз-ара эмоциональ бәйләнеш булдыру, сөйләм телен камилләштерү, татар халык авыз иҗаты аша татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Тукай безнең күңелләрдә”
Зурлар төркеме өчен
Максат: Балаларны татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турындагы белемнәрен киңәйтүне дәвам иттерү.
Шагыйребезнең әкиятләре, шигырьләре һәм җыр-бию аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү. Ялганламаска, җәнлекләрне, табигатьне яратырга өйрәтү, аларны рәнҗетергә ярамавын сабыйлар күңеленә сеңдерү.
Сценарий: “Әниләр бәйрәме”
Алып баручы 1. Хәерле кич, хөрмәтле әниләр! Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.
Алып баручы 2. Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.
Спектакль: “Кәрлә бакчага бара”.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен спектакль.
Катнашалар: Дию, Кәрлә, Убырлы, Шүрәле, Әкиятче, балалар бакчасы мөдире.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Бәби ашы”
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен
Максат:
Балалар фольклоры, халык авыз иҗаты аша балаларны туган телебезне яратырга өйрәтү, фольклор элементлары белән таныштыруны дәвам итү, зиһеннәрен, тапкырлыкларын арттыру, сөйләм телен баету, эстетик зәвык тәрбияләү.
Әзерлек эшләре:
Уеннар, җырлар, мәкальләр, шигырьләр, биюләр өйрәнү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Тукайга ияреп: “Су анасы”әкияте”
Максатлар:
Г.Тукай әкиятләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны укырга теләк тәрбияләү, әкият аша кеше әйберенә сорамыйча тияргә ярамаганлыкка өндәү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “И туган тел, и матур тел!”
Г. Тукайның иҗатына багышланган әдәби – музыкаль кичә
Уртанчылар, өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен.
Максатлар:
1. Г.Тукайның тормыш юлына, иҗатына күз салу.
2. Г.Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны укырга теләк тәрбияләү.
3. Балаларның игътибарлыкларын, хәтерләрен, фикерләү сәләтен үстерү.
4. Таныш әдәби сюжетлар буенча алган белемнәрен камлләштерү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Нинди серләр саклый икән әбиемнең сандыгы?”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.
Бәйрәмнең максаты:
Күңел ачу чараларында актив катнашырга омтылыш формалаштыру, халкыбызның гореф-гадәтләрен. Буыннан-буынга истәлек булып калган әйберләрнең исемнәрен (бәби итәкле күлмәк, алъяпкыч, камзул, түбәтәй, калфак) хәтерләрендә калдыру. Шигырь һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыруны дәвам итү. Нәфасәти зәвыкларын үстерү, әйләнә-тирәдәге предметларны бәяли белергә өйрәтү.
Татар халкына,фольклорына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Бишек җыры көйләп устерик”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.
Зал авыл өе итеп бизәлгән, бүгенге көннәр, уртада өстәл, табын әзерләнгән. Шул вакыт шаулашып-гөрләшеп яшь әни белән кунаклар кайта, табын артына утыралар, яшь һәм өлкәнрәк ханымнар, балалары белән килгәннәре дә бар.
Бала елый.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Бакча белән саубуллашу”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.
Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Муса Җәлил – шагыйрь, көрәшче, Бөек Ватан сугышы герое”
Зурлар төркемендә үткәрелгән музыка дәресе.
Бурычлар:
1. Белем бирү: шөгыльләрдән алган белемнәрен ныгыту, системалаштыру.
2. Үстерү: фикерләү сәләтен үстерү
3. Тәрбия: шагыйрьнең иҗатына хөрмәт тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »