Архив автора
Йомгаклау шөгыле: “Ягымлы сүзләр”
Максат: “Рәхмәт” сүзенең килеп чыгышы белән таныштыру. Ягымлы сүзләр белән таныштырып аларны куллана белергә, үзеңне матур тотарга өйрәтү. Дуслык хисләре тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Әниләргә тиңнәр юк”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә 8 Март – халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән әниләр бәйрәме кичәсе.
– Кадерле әниләребез, хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм – әниләр бәйрәме. Сезне бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә изге теләкләребезне җиткерәбез: сау – сәламәт, шат күңелле булыгыз, эшләрегез һәрчак уң булсын! Ә хәзер бәйрәм концертына рәхим итегез.
Прочитать остальную часть записи »
Уен-викторина: «Эш беткәч уйнарга ярый!»
Г.Тукайның иҗатына багышланган зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар өчен уен – викторина
Бурычлар:
1) Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларны, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, Г.Тукайның тормыш юлы (балачак хәтирәләре), иҗаты белән таныштыруны дәвам итү;
Прочитать остальную часть записи »
Һөнәрләр турында табышмаклар
Ул бар өйгә тарата.
Пенсия биргәнгә күрә,
Бар өлкәннәр ярата. (Почтальон)
Прочитать остальную часть записи »
Һөнәрләр турында шигырьләр
Минем әнием тегүче,
Үз эшен бик нык сөя,
Ул теккән җылы киемне
Бик күп кешеләр кия.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Иң якын кеше – Әни!”
Икенче кечкенәләр төркеме өчен
Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү; бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту; балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Көз бәйрәме”
Максат.
- Балаларны көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру.
- Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, сөйләм телләрен, бию күнекмәләрен, җырлау күнекмәләрен үстерү.
- Балаларда табигатькә, хезмәткә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Физкультминут: “Ел фасыллары”
Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр)
Килде яз, килде яз (кул чабу хәрәкәтләре белән)
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Аю бездә кунакта”
Программа эчтәлеге:
Балаларны аю образындагы уенчык белән таныштыру. Тәрбия сөйләмен аңларга өйрәтү. Кайда?дигән сорауларга аюны күрсәтә белергә өйрәтү. Аю хәрәкәт ясый, атлый, утыра, бии һ.б.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Көзге сәяхәт”
Конспект занятия по обучению русско язычных детей татарскому языку в старшей группе по проекту “Уйный – уйный үсәбез”.
Прочитать остальную часть записи »
Интегрированный подход в обучении детей двум государственным языкам
КҮЧЕРҮ – Интегрированный подход в обучении детей двум государственным языкам (Презентация)
Добрый день уважаемые коллеги!
Я, Мансурова А.Г, воспитатель по обучению татарского языка ДОУ№ 380. Тема моего выступления «Интегрированный подход в обучении детей двум государственным языкам. Презентация образовательного проекта «С музыкой и красками путешествуем по сказкам».
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Бар матур бакча”
Максатлар:
Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләменә карата кызыксыну һәм сизгерлек уяту.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: «Тиктормас куян маҗаралары»
Максат: балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү;
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Йорт хайваннары»
Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча шөгыль
КҮЧЕРҮ – Йорт хайваннары (Презентация)
Шөгыльнең максатлары:
1. Хайваннарга карата ярату хисе тәрбияләү;
2. Балаларның тәрбияче сөйләмен аңлау дәрәҗәсен үстерү, сөйләмнәрен: әйе, юк; му-у-у, кик-ри-кү-үк, пи-пи-пи, ко-ко-ко һ.б.шундый аваз ияртемнәре аша баету;
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Кыш турында хикәя”
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча интегральләштерелгән шөгыль конспекты
Бурычлар:
1) тәрбияченең сүзле күрсәтмәләре (схема) буенча күмәк хикәя төзү күнекмәләре формалаштыру, балаларны тәрбияче һәм яшьтәшләре белән ирекле аралашырга өйрәтүне дәвам итү;
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Чукмар белән Тукмар”
Уртанчылар төркеме балалары өчен
Абдулла Алиш әкияте буенча сәхнәләштерелде.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Өч күзле светофор”
Максат:
Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Автобус белән танышу»
Максат:
- Балаларны автобус белән таныштыру.
- Юл билгеләрен танып белүләрен ныгыту.
- Олыларга карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.
- Сөйләм телен үстерү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Көзге урманга сәяхәт”
Максат: балаларның көзгеурман турында белемнәрен киңәйтү, җырларда һәм биюләрдә көз үзенчәлекле билгеләре белән таныштырып, сүзлек байлыгын арттыру.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Минем әнием”
Икенче кечкенәләр төркемендә әхлак тәрбиясе буенча сөйләм телен үстерү
Максат: иң кадерле кешегә – әнигә мәхәббәт тәрбияләү, аңа булышасы килү теләге уяту, аның эшләгән эшләрен хөрмәтләргә өйрәтү, балаларның сөйләм телен баету, сүзлек запасын арттыру, шигырьләр, җырлар аша балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Күңелле балачак”
Сценарий: “Шигырь бәйрәме”
Күңелле көйгә балалар залга керәләр, ярымтүгәрәк ясап басалар. Зал язучылар портретлары, китаплар белән бизәлгән.
Прочитать остальную часть записи »
Сәламәтлек турында шигырьләр
Иртә әле, вакыт бар дип,
Озак йоклап ятма син.
Кояштан алда уян да,
Физзарядка яса син.
Прочитать остальную часть записи »
Гаилә турында шигырьләр
Л.Ситдикова “Әти, әни һәм мин”
Әти, әни һәм мин –
Без бер тату гаилә.
Без өйдә бергә булганда
Гел елмаясы килә.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Бураннары белән килде безгә кыш”
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткәрелгән оештырылган эшчәнлек
“Танып белү” (дөньяны тулысынча күзаллауны формалаштыру)
Максат: табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр белән таныштыруны дәвам итү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Акбай белән Мияуның күчтәнәчләре»
Конспект занятия по закреплению пройденного материала УМК по татарскому языку по теме “Овощи” с детьми старшей группы “Светлячки” “Гостинцы Акбая и Мияу”(открытый показ в рамках годового плана ДОУ)
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Керпе белән танышу”
Беренче кечкенәләр төркемендә комплекслы шөгыль.
Максат: балаларны көз билгеләре белән таныштыруны дәвам итү, көз турында өйрәнгәннәрне ныгыту, сүзлек запасларын яңа сүз белән баету, керпе белән таныштыру, кыргый хайваннарга кайгыртучан мөнәсәбәт булдыру, эстетик тәрбия бирү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Без яшибез дуслык илендә!”
Зурлар төркеме өчен татар теленнән региональ компонент кулланып үткәрелгән эшчәнлек эшкәртмәсе
КҮЧЕРҮ – Без яшибез дуслык илендә (Презентация)
Бурычлар:
1) Балаларның Рәсәй башкаласы – Мәскәү, Татарстан башкаласы – Казан турындагы белемнәрен баету, аларның символикалары турында мәгълүмат бирү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “8 март бәйрәме”
Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әниләр һәм әбиләр. Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме – 8 март халык-ара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Безнең кече тәрбияче»
Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча шөгыль
Укыту өлкәсе: социаль-коммуникатив, физик, әдәби-эстетик үсеш.
Максатлар:
1. Кече тәрбияче эшенә карата хөрмәт хисе тәрбияләү;
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Әниләр бәйрәме”
Зал матур итеп, бәйрәмчә бизәлгән. Матур көй яңгырый, кереп, тезелеп басалар.
-Балалар, карагыз әле бирегә, монда нинди матурлык, кояш елмая, кошлар сайрый, чәчәкләрдән хуш ис килә, ни өчен икән?
Прочитать остальную часть записи »
Чыныктыру күнегүләре
1. «Песи балалары йоклый». Балалар үзләренә уңайлы итеп яталар, күзләре йомылган.
2. «Уяндык, сузылдык». Песи балалары уяна, сузылалар, бер яктан икенче якка әйләнәләр (тәгәриләр), кулларын өскә сузалар.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Чулман елгасы буйлап сәяхәт”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен уен-сәяхәт
Максатлар:
1. Балаларны Казан шәһәре белән таныштыру. Күренекле урыннары турында мәгълүмат бирү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: «Каз өмәсе»
6-7 яшьлек балалар өчен (ике телдә)
В зал входит воспитатель с ребятами, все одеты в татарские национальные костюмы, встают полукругом.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Н.Кәримованың “Кое чыпчыгы” исемле хикәясенең эчтәлеген сөйләргә өйрәтү”
5-6 яшьлек балалар өчен турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге конспекты
Программа эчтәлеге: матур әдәбият әсәрләре белән балаларның кызыксынуын үстерү, әсәрнең эчтәлегенә карата тәрбияче биргән сорауларга төгәл җавап кайтаруга ирешү, үзлектән фикерләү сәләтен үстерү, мактануның кеше абруен төшерә торган начар гадәтләрнең берсе икәнен күрсәтү, аннан ничек котылу юлларын күрсәтү.
Прочитать остальную часть записи »
Проект: “Абдулла Алиш – яраткан шагыйребез”
6-7 яшьлек рус балалары өчен
КҮЧЕРҮ – Абдулла Алиш – яраткан шагыйребез (Проект)
Максат: балаларда бөек шагыйребез А.Алиш иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Төсләр дөньясы”
Зурлар төркемендә интеграль ачык эшчәнлек
Максат: заман технологияләрен кулланып үзара һәм зурлар арасында көндәлек тормышта татарча аралашырга өйрәтү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Шалканны кемнәр тарткан?”
6-7 яшьлек рус телле балалар өчен
Максат: балаларның сөйләмен көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Бүлмә гөлләре белән танышу”
Максат: Балаларның бүлмә гөлләре турында булган белемнәрен киңәйтү, гөлләрне ничек тәрбияләү төшенчәләренә өйрәтү, гөлләргә сакчыл караш тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Хайваннар кышка әзерләнә»
Максат: кыргый хайваннар турындагы белемнәрне киңәйтү һәм хайваннарның кышка әзерлекләре турында әңгәмә үткәрү, белемнәрне ныгыту.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Салкын кыш”
Максат:
Балаларның табигатьнең кышка гына хас булган үзенчәлекләре, туган ягыбыз урманнарында яшәүче кыргый җәнлекләр, кышлаучы кошлар турында белемнәрен ныгыту. Балаларның иҗади, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Казанга сәяхәт”
Максат:
Башлангыч белем бирү методикасы: «Рус теле балаларны татар теленә өйрәтү»
Информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Ак әбидә кунакта”
Максат: Башлангыч белем бирү методикасы: «Рус теле балаларны татар теленә өйрәтү».
Информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Юллар гыйлеме мәктәбенә сәяхәт”
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркемендә күңел ачу сценариясе.
Максат.
1. Уен формасында балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.
2. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәрсәгә китергәне турында аңлатма бирү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Светофор иленә сәяхәт”
Максат. Урамда балаларга очрый торган хәвеф-хәтәр турындагы белемнәрне ныгыту, светофор сигналлары, аларның әһәмияте турындагы белемнәрне ныгыту, шулай ук юл билгеләрен нәрсә аңлатуын кабатлау.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Куянга кишер”
Ход занятия:
Минутка вхождения в день. Дети заходят, здороваются.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Адымнар нык, юллар имин булсын”
Максат: светофор сигналларын, транспорт төрләрен танып белүләрен ныгыту.
Бурычлар: балаларга юлда светофорның кирәклеген аңлату; игътибарлылык, тирә-юньдә ориентлаша белү күнекмәләрен үстерү, юл кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Гаилә”
Максат: информацион-коммуникатив технологияләр, смарт уеннар кулланып “Гаилә” темасына өйрәнгән сүзләне ныгыту, аралашу теләге тудыру.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Кояш белән сәяхәт”
1 нче кечкенәләр төркемендә математик күзаллауны үстерү буенча йомгаклау белем бирү эшчәнлеге конспекты.
Программа бурычлары: Тәрбияче: биргән соруларга җавап бирү күнекмәсен, “күп”, “берәү”, “астында”, “биек”, “тәбәнәк” төшенчәсен , геометрик фигураларны белүләрен ныгыту, сөйләм телен үстерү, уеннарда катнашу теләге уяту, табигатькә, хайваннарга ярдәм итү теләге, күзаллау, хәтер, игътибарлылык тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Яз”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сөйләм үстерү шөгыле.
Программа эчтәлеге: балаларны табигатьтәге язгы үзгәрешләр белән таныштыруны дәвам итү, яз турында хикәя төзеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү, табигатькә карата күзәтүчәнлек һәм сакчыл караш тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Икмәк турында шигырьләр
Җир җылысын саклап үзендә,
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.
Прочитать остальную часть записи »
Ел фасыллары турында табышмаклар
Сценарий: “Әкиятләр иленә сәяхәт”
Сценарий: “Көз бәйрәме”
Алып баручы:
Бар куңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,
Нәрсәдән бу, мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: «Аҗаган уены»
Уенның максаты: Мəктəпкəчə яшьтəге балаларга хəрби – патриотик тəрбия бирү, балаларда мөстəкыйльлек, аңлы дисциплина, үзара дустанə мөнəсəбəт, ихтыяр көче, тапкырлык тəрбиялəү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Тапкырлар иленә сәяхәт”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә математика шөгыле
Максат:
Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар ясарга өйрәтү; кәгазь битенең уң, сул, аскы, өске якларын дөрес атау; 1-20 гә кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, ел айларын кабатлау; арифметик мәсьәләләр чишәргә өйрәтүне дәвам итү.
Прочитать остальную часть записи »
Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе
Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген таләп итә торган дәвамлы эш. 2 яшькә кадәрге балалар күбесенчә гаиләдә тәрбияләнә. Димәк, әдәплелек кагыйдәләре өйдә әти-әни, әби-бабай тарафыннан өйрәтелә. Бу эш ата-аналардан зур тырышлык һәм сабырлык тәлап итә. Балаларга “алай ярамый”, “болай эшләмә” дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗәләр бирми. Прочитать остальную часть записи »
Дару үләннәре турында табышмаклар
Күңелле шигырьләр
“Алия диләр мине” (М.Әхмәтшина)
Әтием дә, әнием дә.
“Ай, кызым, диләр миңа.
“Алсу йөзле, айдай кашлы,
Йолдызым!”, – диләр миңа.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Минзифа Әхмәтшина белән очрашу кичәсе”
Максат:
1. Балаларны Минзифа Әхмәтшина иҗаты белән таныштыру.
2. Әлмәт шәһәрендә яшәүче Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Минзифа Әхмәтшина иҗатына кызыксынучанлык тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Әбиемнең күңел сандыгы”
Максат:
Балаларны тәрбияләүдә әбиләрнең тоткан урыны.
Балалар аңларлык итеп туганлык җепләрен аңлату.
Өлкәннәргә карата хөрмәт.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Яшел даруханә”
4-5 яшьлек балалар өчен сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге.
Максат:
1. Табигать байлыклары турында төшенчә бирү, дару үләннәре белән таныштыру.
2. Төрле метод һәм алымнар кулланып, урманның әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету, фикер эшчәнлеген, иҗади сәләтен үстерү, урманда үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен үзләштерү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Савыт-саба”
Зурлар төркеме балалары белән (УМК кулланып) бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты.
Максат. Балаларны “Савыт-саба” темасына сүзлек запасын баету.
Тәрбия бурычы. Логик фикерләү күнекмәләрен үстерү, игътибарны, хәтерне ныгыту.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Уңыш бәйрәме”
Алып баручы: Балалар, хөрмәтле кунаклар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе – Уңыш бәйрәменә җыелдык. Карагыз әле безнең залны, ничек матур бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: «Батырларыбыз белән горурланабыз»
5-7 яшьлек балалар өчен (рус телендә)
Музыкально – литературная композиция, посвящённая поэту-герою Муса Джалилю.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Бөек Казан шәһәре”
6-7 яшьлек балалар өчен (рус телендә)
Программное содержание:
- Средствами художественного слова, легенд, народных игр знакомить детей с культурным наследием родного края.
- Прививать интерес к истории и традициям родного края.
- Воспитывать любовь и чувство гордости к родному городу.
Прочитать остальную часть записи »
Куңел ачу иртәсе-уен ярыш: «Адымнар нык, юллар имин булсын!»
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен куңел ачу иртәсе-уен ярыш
Максат:
Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.
Уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык тәрбияләү,уйлау сәләтләрен үстерү, бәйрәм кәефе булдыру, җиңәргә омтылыш тудыру.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Маша бездә кунакта”
По проекту “Минем өем” – средний возраст, открытая непосредственная образовательная деятельность для воспитателей по обучению татарскому языку.
Прочитать остальную часть записи »
Тирә-юньнең могҗизалары яисә ничек итеп бәләкәчне пөхтәлеккә өйрәтергә?
Әти-әниләр өчен консультация
Бәләкәч өлкәннәр арасында үзен великаннар иленә килеп эләккән кебек хис итә һәм аны әйләндереп алган тирә-юньдәге әйберләр дә шул ук великаннар иленнән икән ич! Бала уйлавынча, төрле әйберләр төрле якта чәчелеп ята…
Балалар бакчасына аяк баскач, бәләкәч үзен бөтенләй бүтән дөньяга килеп эләккәндәй була. Мондагы җиһазлар барысы да аның буена туры килә, һәрвакыт бала өчен аңлашылмый торган тәртип хөкем итә. Монда аның өчен бернинди дә тыюлыклар юк түгелме соң?
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: «Яшь ТВ каналында халыкара хатын кызлар көне»
Төрле яшьтәге балалар өчен (ике телдә)
(Звучит музыка, входят мальчики с шарами, цветами, оглядывают зал)
Прочитать остальную часть записи »
Балаларга фольклор ярдәмендә әхлак тәрбиясе бирү
Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләп үстерү ята. Ата-ананың вазыфасы үз балаларының кече яштән принцыпларны үзләштереп үсүенә, аларның көндәлек күнекмәләренә әйләнүенә ирешүдән гыйбарәт.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Уенчыклар илендә”
КҮЧЕРҮ – Уенчыклар илендә (Презентация)
Максат:
Балаларның уенчыклар турындагы танып белү кызыксынучанлыгын, интелектларын үстерү.
Прочитать остальную часть записи »
“Балаларга – театр” түгәрәге өчен перспектив эш планы
КҮЧЕРҮ – Икенче кечкенәләр төркемендә “Балаларга – театр” түгәрәге өчен перспектив эш планы
Максат.
Халык педагогикасы, театр сәнгате нигезендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык, әдәбият – сәнгатькә тартылу кебек матур сыйфатлар тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Көз бәйрәме”
Беренче кечкенәләр төркеме өчен
Балалар музыка астына залга керәләр, түгәрәккә басалар.
Алып баручы: Карагыз әле, балалар, без кая эләктек ул?
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Без хезмəт яратабыз»
Зурлар төркемендә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү буенча яңа уку-методик комплекты ярдәмендә бердәм белем бирү эшчәнлеге.
Максат: Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Кәҗә белән сарыкны эзләп”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә математикадан ачык шөгыль
Алдан әзерлек: мәсьәләләр, мисаллар чишү, саннарны кабатлау, уңай һәм тискәре санауны ныгыту, математик викторина үткәрү. “Кәҗә белән сарык” әкиятен уку, ел фасыллары турында табышмаклар чишү, шигырьләр уку.
Прочитать остальную часть записи »
Атна көннәре турында шигырь
Бер атнада ничә көн?
Бер атнада 7 көн.
7 төрле исеме,
7 сен дә яттан бел (түгәрәктә җырлап әйләнү)
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Куянга булышабыз”
2-3 яшьлек балалар өчен сөйләм телен үстерү шөгыле
Максат: балаларны тирә-юнь белән таныштыруны дәвам итү, җәнлекләр, бөҗәкләр, чәчәкләр турында иң гади мәгьлүмат бирү; башкалар сөйләменә игьтибар итү; аралаша белү тәрбияченең кушуы буенча “зур” hәм “кечкенә” предметларны табу.
Прочитать остальную часть записи »
Презентация: “Ямьле яз”
«Туган телдә сөйләшәбез» УМК буенча презентация
КҮЧЕРҮ – Ямьле яз (Презентация)
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Туган җирем – Туган авылым!”
КҮЧЕРҮ – Туган җирем – Туган авылым (конспект)
Максат:
1. Балаларны туган ягыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру, мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү, экологик тәрбия бирү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Әби бездә кунакта”
5-6 яшьлек балалар өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты
Максат:
– балаларда туган тел, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү;
– балаларны татар милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыруны дәвам итү;
– татар милли киемнәренә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү, милли киемнәрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау.
Прочитать остальную часть записи »
Фольклор кичә: «Бәбкә саклаганда»
Максат: балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, ана карата ихтирам тәрбияләү, балаларны фольклор әсәрләре, халык җырларына кызыксыну тәрбияләү, аларның уңай эмоциональ тәэсирен балаларга җиткерү; фольклор әсәрләрне аңлап кабул итәргә өйрәтү, алар аша балада психологик уңайлылык хисе тәрбияләү, шул рәвешчә әйләнә-тирәне аңлап кабул итүгә уңай эмоциональ фон хәзерләү; татар халкының көнкүреш йолалары белән таныштыру. Халык җырлары аша балаларны үз халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру; халык уеннары, табышмак, әйтешләр белән таныштыруны дәвам итү, халык иҗатына кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: «Без – Тукай оныклары»
Максат: Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну, ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.
Бурычлар:
- Балаларның Г.Тукай иҗаты турындагы белемнәрен баету һәм камилләштерү;
- Сәнгатьле сөйләм, чыгыш ясау осталыкларын үстерү;
- Балаларда күтәренке кәеф, бәйрәм рухы булдыру.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Уйныйбыз да җырлыйбыз»
Максат: татар халык әкияте үрнәгендә балаларда милли сәнгатькә мәхәббәт, ихтирам hәм кызыксыну тәрбияләү; балаларның сүз байлыгын үстерү, активлаштыру, шигырь юлларын истә калдыру, чиста hәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү; татар халык бизәкләре турындагы белемнәрен арттыру, халык авыз иҗатының гүзәл үрнәкләре белән таныштыру hәм аларны кисеп ябыштыру күнекмәләре бирү, иҗади карашларын киңәйтү.
Прочитать остальную часть записи »