Архив рубрики «Шөгыль конспектлары»
Конспект: “Туган ягым – яшел бишек”
Максат:
1) Балаларны туган ягыбыз белән таныштыруны дәвам итү,
2) Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру; татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Белем бакчасы”
5-6 яшьлек балалар өчен омгаклау шөгыле.
Максат: Балаларның тирә-юнь , математик күзаллау, грамотага өйрәтү һәм сөйләм үстерү буенча белемнәрен ныгыту.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Яшелчәләр” – 2
Максат: яшелчәләр темасын кабатлау, ныгыту.
Тәрбия бурычы: татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, балаларның тел байлыгын арттыру.
Үстерү бурычы: диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен активлаштыру, үстерү.
Белем бирү бурычы: саннарны өйрәнүне дәвам итү, ничә? соравын дөрес куеп, җавап бирергә өйрәнү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Тапкырлык һәм зирәклек”
Зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү шөгыле
Максат. Балаларда уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү, тапкырлык, зирәклек, игътибарлылык, күзәтүчәнлекләрен камилләштерү, ныгыту. Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау. Әкияткә декорацияләр, мич, алмагач, елга, убырлы карчык өе.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Бәйрәмчә бизәлгән шәһәр”
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә рәсем шөгыленнән план-конспект
Максат: Балаларның үзләре яшәгән шәһәр турындагы белемнәрен үстерү, кызыксыну уяту, әйләнә – тирә белән таныштыру.
Милли төбәк компоненты куллану, шәһәребез урамнарының исемнәрен атау, бәйрәмнәр узучы үзәк урамны таный белү, анда узучы бәйрәм чараларның исемнәрен әйтә алуларына ирешү, шәһәрнең бәйрәмчә бизәлешен күзаллап, рәсемгә төшерү, җылы төсләр куллану, сәнгатьтә иҗади осталыкларын үстерү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Уенчыклар бездә кунакта”
Максат:
– Төсне, зурлыкны, эш-гамәлне белдерә торган сүзләр (зур, кечкенә, яшел, кызыл, утырт, эчерт, керт) хисабына балаларның сүз байлыгын арттыру, аралашу осталыгын формалаштыру;
– Балаларның предметны исеме, төсе, зурлыгы буенча табу осталыгын, сенсор тою сәләтен, игътибарын, хәтерен үстерү;
– Уенчыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Уртанчылар төркемендә санаудан катнаш шөгыль”
.
Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гад арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерларын чагыштыру (мәсәлән: зур – кечкенә, авыр – җиңел); әз һәм күп, озын һәм кыска төшенчәләрен ныгыту.
Кулланма материаллар: рәсемнәр: елга, алмагач, мич, казлар, аккошлар, убырлы карчык өе, 1-5 кадәр предметлы рәсемнәр, зур hәм кечкенә пирамидка, матрешка, ике кәрзин, күркәләр, ике тартма (авыр hәм җиңел), балалар санынча кәгазьдән киселгән пироглар, кайчылар.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Кием кешене бизи»
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен чагыштырма хикәя төзү.
Бурычлар:
1. Балаларда матур әдәбият аша милли киемнәргә карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлылыгына соклану хисләре тәрбияләү.
2. Балаларның акыл, хәтер, кузаллау, фикер йөртү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен үстерү.
3. Халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру; сөйләм телен, фикерләү сәләтен, танып белү активлыгын үстерү.
4. Милли киемнәрне аера һәм аларның исемнәрен, үзенчәлекләрен әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Ямьле яз”
Максат: Балаларның язгы табигать турында күзаллауларын ныгыту.
Бурычлар:
1. Балаларда табигатьтәге матурлыкны күрә белеп, аңа соклану хисләре тәрбияләү.
2. Пиктограммалар кулланып бирелгән план буенча яз күренешләрен тасвирлап шигырь сөйләргә өйрәтү.
3. Темага кагылышлы сүзлек байлыгын арттыру, сорауларга тулы җавап алып, сөйләм телен үстерү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Зур-кечкенә; бер-күп”
3-4 яшьлек балалар өчен йомгаклау шөгыле
Максат:
1) зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның размерларын әйтә белергә, зур һәм кечкенәне аера белергә өйрәтү; бер- күп төшенчәрен ныгыту.
2) балаларның сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасын баету, игътибарларын, хәтерләрен ныгыту;
3) карандашларны дөрес тотарга, чиста буяуларына ирешү. Шөгыльгә кызыксыну уяту.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Ак мамыктай ап-ак кышны сагынып көттек без»
Максат: Кышкы табигатьнең күркәм мизгелләренә соклану хисе уяту.
Тәрбия бурычы: Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү.
Үстерү бурычы: Балаларның фикерләрен бер юнәлештә туплый белү сәләтләрен үстерү.
Белем бирү бурычы: Кыш турында белемнәрен тирәнәйтү, авазларның дөрес әйтелешен ныгыту.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Кар бөртеге»
Максат: балаларның кар бөртекләре турында күзаллауларын формалаштыру;
Тәрбия бурычы: табигать матурлыгына соклана белү хисләре тәрбияләү
Үстерү бурычы: балаларның конструкцияләү буенча эшчәнлекләрен үстерү;
Белем бирү бурычы: иң гади билгеләр-символлар кулланып, кар бөртегенең үзлекләрен әйтергә өйрәтү;
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Тартык [р] авазының калын яки нечкә әйтелеше”
Максат:
1. Тартык [р] авазының калын яки нечкә әйтелешле булуын билгеләү ысулын үзләштерү.
2. [р] ,[рь] авазларын сүздән интонация белән аерып алу һәм калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен үстерү.
3. Мөстәкыльлек, активлык булдыру, игътибарлылык тәрбияләү.
4. Сүзләрнең әйтелеше ягыннан аермасын таба белү күнекмәсен булдыру.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Шалкан” әкиятенә сәяхәт”
Зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәсен өйрәнү буенча шөгыль
Максат: “Шалкан” әкияте аша балаларның юл билгеләрен, кагыйдәләрен ныгыту.
Балаларның сәламәтлеге, иминлеге өчен кайгырту, мөмкин булган хәстәрлекләрне күрергә чакыру.
Уйлау, фикерләү сәләтен үстерү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Чуар тавык»
Программа эчтәлеге:
Максатлар:
Белем бирү:
– Балаларны әкиятне ахырына кадәр игътибар белән тыңларга өйрәтү;
– Төсләрне аерырга өйрәтүне дәвам итү;
– Бармак белән пычранмыйча ясарга өйрәтү;
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Әбидә кунакта ашъяулык бизәү”
4-5 яшьлек балалар өчен
Максат:
– Балаларны татар декоратив – гәмәли сәнгате тармаклары, музыкаль фольклоры белән якынрак таныштыру, балаларда яңага карата кызыксыну уяту.
– Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау. Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.
– Гадәти булмаган алымнар белән ябыштыру.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Урманга сәяхәт”
Икенче кечкенәләр төркеме өчен физкультура уен эшчәнлеге
Алдан хәзерлек: урман һәм анда яшәүче хайваннар турында әңгәмә алып бару, төрле хәрәкәтле уеннар уйнау.
Ярдәмлек: гимнастик эскәмия, обручлар, уенчык эт, куян, “кояш”, урман аланы: агачлар, кошлар.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Юлда булсан, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”
Максат: урам белән танышу; транспортлар хәрәкәтен күзәтү; светофорны күзәтү, төсләрен ачыклау; урам аша чыгучылар белән танышу; урамда үзеңне тота белү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Җәнлекләр өчен өйләр”
Максат: балаларның конструктив осталыкларын үстерү; төзү материалларының исемнәрен ныгыту; биремнәрне төгәл үтәүләренә ирешү; кулларының вак моторикасын ныгыту; әкият геройларына ярдәм итү теләге тудыру; күңел күтәренкелеге булдыру.
Җиhазлау: төзү материаллары (шакмаклар, кирпечләр, түбәләр), “Теремкәй” әкиятенең персонажлары, агачлар, кошлар, гөмбәләр, зәңгәрсу тукыма, чикләвекләр.
Сүзлек өстендә эш: төзү материаллары, кирпеч, шакмак, түбә.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Исемең матур – кемнәр куйган?”
Зурлар төркемендә үткәрелгән эшчәнлек
Бурычлар:
Белем бирү: Татар халкының борынгыдан килгән йоласы – “Бәби туе” турында сөйләшү. Исемнәрнең мәгънәләре турында аңлату. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Транспорт төрләре”
Максат: транспорт төрләрен белүләрен ныгыту. Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү. Уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен практик ныгыту.
Геометрик фигураларны таный белү күнекмәләре бирү, төсләрне белүләрен ныгыту, игътибарларын арттыру.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Тамчыкайның сәяхәте”
Эшчәнлекнең максатлары:
1.Табигатьтә суның әһәмияте турында күзаллаулар булдыру.
2.Суга карата сакчыл караш тәрбияләү.
3.Балаларның кызыксынучанлыгын, уйлау сәләтен һәм сүз байлыгын үстерү.
Җиһазлау: уен персонажы-тамчыкай; су тутырылган табак; үтә күренмәле стаканнар; пыяла; су әйләнеше сурәтләнгән рәсем.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Кунак сыйлыйбыз”
Рус телле зурлар төркемендә үткәрелгән эшчәнлек
Максат: Информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланыптел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Кошлар – безнең дуслар”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек
Максат:
1. “Кошлар” һәм “Яз” темасына өйрәнгән сүзләрне, грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллануга ирешү.
2. Уйлау, логик фикерләү сәләтен үстерү.
3. Кошларга карата кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Математик илгә сәяхәт”
Максат: балаларга саннар арасындагы төрле сан алдыннан, артыннан килгән саннарны дөрес итеп атый белергә өйрәнүне дәвам итү, атна көннәре турында булган мәгълүматларын ныгыту, арифметик мәгънәләрне бармаклар ярдәмендә чишә белүләренә ирешү, логик фикерләүләрен үстерү , геометрик фигураларны дөрес итеп атау, үзбәя кую.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Куянга куннакка барабыз”
Әйләнә-тирәне өйрәнү. 3-4 яшьлек балалар өчен шөгыль
Максат:
1. Балаларга куян, аның тышкы билгеләре, үзенчәлекләре һәм файдасы турында белем бирүне уен эшчәнлеге төренә тыгыз бәйләнештә башкару.
2. Мөстәкыйль фикерләү сәләте тәрбияләү.
3. Кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Көз кунакка килде”
Интеграция: БӨ “Музыка”, БӨ “Танып белү”, БӨ “Физик тәрбия”, БӨ “Коммуникация”.
Программа эчтәлеге.
Белем максатлары: көз көне табигатьтәге үзгәрешләрне “күрә” белүләренә ирешү; сүзлекне активлаштыру, “салкынайтты”, “яңгырлар еш ява”, “яфраклар коела”, “җил исә”, “караңгы иртә төшә”, “кошлар җылы якка очып китәләр”, “яфраклар ява”; “кызыл”, “сары”, “кызыл-сары” төсләрен кабатлау; “5”кә кадәр саный алуларына ирешү; тәрбияче артыннан хәрәкәтләрне ясый алулырына ирешү; балаларны тигезлеккә, “еланчыктан” йөгерү һәм сикерү осталыгына күнектерү.
Прочитать остальную часть записи »
Кечкенәләр төркемендә татар теленә өйрәтү буенча режим моментларын оештыру
2-4 яшьлек балалар өчен
Балалар бакчасында татар телендә режим моментлары үткәрү:
1 нче кечкеләр төркемендә 10-15 мин.
2 нче кечкеләр төркемендә 15-20 мин.
Кече яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтү, сөйләм үстерү мәсьәләләрен чишкәндә өйрәтүнең төрле методлары, алымнары, чаралары кулланыла. Шундыйларның берсе - бармак уеннары. Хәрәкәтләнү активлыгы югарырак булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала. Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә, интелект усешенндә уңай йогынты ясый. Мәсәлән:
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Кошлар – безнең дусларыбыз!»
Зурлар төркемендә шөгыль (уен-викторина)
Дәресненң максаты:
– балаларда кошларга, барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.
– балаларның күзаллый, тасвирлый белү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен, иҗади мөмкинлекләрен үстерү.
– балаларга кошлар турында белешмә бирү, тышкы билгеләренә карап танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтүне дәвам итү.
Дәрестә кулланылган материал: табышмаклар, аудиоязмалар (аудиоязмада «Кошлар тавышы») , рәсемнәр, презентация, әйтешләр.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Милли нәкыш кулланып түбәтәй бизәү”
Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен танып-белү һәм иҗади сәнгатьне үстерү буенча интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге.
.
Максат: Балаларны милләтебезнең хәзинәсе – декоратив-гамәли сәнгате һәм орнаменты белән таныштыруны дәвам итү, шул сәнгатьнең бер төре – милли орнамент кисеп ябыштыру эшчәнлеген ныгыту. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Урманга сәяхәт»
Программа эчтәлеге:
1) Урманның кеше тормышындагы әһәмияте турында балаларга белем бирү.
2) Урманда үз- үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләп үзләштерү.
3) Урманда үсүче үсемлекләргә, гомүмән, табигатькә сак караш тәрбияләү.
Сүзлек: бака яфрагы, умырзая, ландыш, Кызыл китап.
Алдан эшләнгән эш: конспект язу, методист, тәрбияче белән киңәшү, конспектны ятлау, балаларны шөгыльгә әзерләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Нурлатым – туган ягым”
Зурлар төркемендә интеграль шөгыль.
Белем бирү бурычлары: Татар халык авыз иҗаты аркылы туган ил, туган тел турындагы белемнәрен киңәйтү. Татарстан әләме, туграсы турындагы белемнәрен ныгыту, әләмнең төсләрен, аңлату, төшендерү. Туган җиребез – Нурлат, аның эшчән халкы, табигате, туграсы белән таныштыру. Нурлат турындагы белемнәрен слайдлар ярдәме белән тулыландыру. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Әкияттә кунакта”
2 нче кечкенәләр төркеме өчен
Максат: балаларны әкиятне эмоциональ кабул итәргә өйрәтү; әкияттәге сүзләрне истә калдыру һәм сәнгатьле итеп сөйләп бирү, диологик сөйләм телен үстерү; кул моторикасын ныгыту, үзара татулык, үз-үзеңне сәхнәдә матур тоту кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Материал: өй макеты, агачлар, куян, төлке, аю, бүре, ипекәй киемнәре, поднос, тозлы камыр, салфеткалар, әби киеме, кечкенә булочкалар, сандык.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Әкияттә кунакта»-2
Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль
Максат: Әйберләргә күрсәтеп, саннарны тәртип буенча әйтеп бару; соңгы санның бер төркем предметларның барлыгы ничә икәнлегенә күрсәтүен ныгыту. Тигез булмаган төркемнәрне тигезләргә өйрәтүне дәвам итү. Ике предметны озынлыгына карап чагыштыра белү. Геометрик фигураларны ныгыту, төсләрен, зурлыкларын билгеләү. Кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту, тулы җөмлә белән җавап кайтару. Әкият геройларының дус, тату булуларын күрсәтү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Карапузга» барабыз, уенчыклар алабыз»
2 нче кечкенәләр төркемендә физкультура эшчәнлеге аша юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча план-конспект
Максат:
-Балаларны юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү,
-Транспорт төрләрен аерырга, аларнының җир, су, һава транспортлары буенча классификацияләргә,
-Юл аркылы чыгарга ярдәм итүче билгеләрне өйрәтү,
-Юлда үз-үзләрен дөрес тоту культурасын тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Бергәләп өйрәнәбез”
Зурлар төркеме балалары белән үткәрелгән шөгыль конспекты
Шөгыльнең структурасы һәм кулланган методик алымнар.
I. Кереш өлеш.
1. Исәнләшү – 1минут.
2. Оештыру моменты – “Атна көннәре” – 1 минут.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Кызыл әтәч безгә килмәсен”
Уртанчылар төркемендэ янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган эшчәнлек
Максат: янгын чыгу очракларынын сәбәпләрен анлату; ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне ныгыту; янгын вакытында үзенне ничек тотарга кирәклеген өйрәтү, үзеңнең һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү.
Кулланма матерал:6анка, шырпы, кәгазь, су, капкачлар (берсе тишекле), юеш ак салфетка, ике коры салфетка, янгын сүндерүчеләр баш киеме, кагыйдәләр белән конвертлар, слайдлар.
Оештыру моменты: (кәефләрен сорашу, бер-берсенә сәлам бирү)
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Абдулла Алишның әкиятләре буенча сәяхәт”
Зурлар төркемендә интеграль шөгыль.
Дәресненң максаты:
– А. Алишның әсәрләренә кызыксыну уяту һәм балаларда сәламәтлекне саклау, ныгыту кебек яхшы сыйфатларга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
– әсәрнең эчтәлеген аңларга булышу, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
– балаларның тәрбияче биргән сорауларга төгәл җавап кайтаруларына, әсәрнең эчтәлегенә, геройларның эш-гамәленә карата мөнәсәбәтен белдерү һәм аны үз сүзләре белән әйтүләренә ирешү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Безнең гаилә”
Дәреснең максаты:
– Балаларда гаилә әгъзаларына хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү;
– образлы фикерләү сәләтен үстерү;
– балаларның үз тәҗрибәсеннән чыгып, хикәя төзүләре.
Дәрестә кулланылган материал: табышмаклар, аудиоязмалар.
Әзерлек эшләре: “шәҗәрә” ясау, презентация әзерләү. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Югалган нәниләр”
Юнәлеш: танып белү һәм сөйләм үстерү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү
Белем бирү интеграль өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәламәтлек, иминлек, матур әдәбият.
Үткәрү формасы: уен ситуацияләре аша белем бирү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Бал кортына бүләк»
II кечкенәләр төркеме өчен интегральләштерелгән рәсем һәм сөйләм үстерү шөгыле.
Максат:
1. Балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, кайгыртучанлык уяту.
2. Балаларның хәрәкәтләрен, уңай эмоцияләрен, активлыгын, сөйләм телен үстерү; ишетү сәләтләрен камилләштерү; уенда хәрәкәт итүне активлаштыру; төп төсләрне ныгыту.
3. Пумала һәм буяулар белән түгәрәк, сызыклар сызып чәчәк ясарга өйрәтү; уенның сүзләренә туры китереп, хәрәкәтләр ясау, авазлар чыгару осталыгы булдыру; дөрес сулыш алырга күнектерү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Куян кунакка килгән»
Уртанчылар төркемендә шөгыль эшкәртмәсе
.
Максат: балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә, «кем?», «нәрсә?» сорауларына җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән таныштыруны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү; татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Күрсәтмәлелек: куян, кабак, яшелчәләр, кояш рәсеме, кояш төшерелгән медальләр, пиктограмма.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Су – яшәү чыганагы»
5-6 яшьлекләр өчен
Программа эчтәлеге: Балаларның су турындагы белемнәрен ныгыту. Суның үзенчәлекле билгеләре белән таныштыруны дәвам итү. Суга карата сакчыл караш тәрбияләү. Эксперименталь тикшерү эшчәнлегенә кызыксыну уяту.
Сүзлек өстендә эш: үтә күренмәле, эретүчән.
Күрсәтмә материал: төрле сулыклар сурәтләнгән рәсемнәр, шартлы билге, глобус, су тавышлары яздырылган аудиоязма.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Рус телле балалар белән татар теле дәресендә үткән уеннарны кабатлау”
4-5 яшьлек балалар өчен
Непосредственная образовательная деятельность по татарскому языку.
Цели непосредственной образовательной деятельности:
1. Воспитательные:
– способствовать воспитанию толерантности друг к другу;
-воспитать чувство коллективизма;
– способствовать воспитанию интереса к изучению татарского языка.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Керпе бездә кунакта”
1. Тәрбияви:
– Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү. Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.
– Фикерләү сәләтен арттыру.
2. Белем бирү:
– Татар халык авыз иҗатын кулланып сөйләм телен үстерү;
– Сүзлек запасын арттыру, традицион булмаган техника алымнарын рәсем буяуда куллану, чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Салкын кыш”
Төп белем бирү өлкәсе: Танып белү
Белем бирү өлкәсенең интеграциясе: “Аралашу”, “Танып белү”, “Музыка”, “Матур әдәбият”, “Иҗади сәнгать”, “Сәламәтлек”.
Максат: Табигатьнең сезонлы үзгәрешләре белән таныштыруны дәвам итү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Шалкан”
Коммуникация (матур әдәбият уку)
1) Балаларны әкиятне ахырына кадәр игътибар белән тыңларга өйрәтү.
2) Рәсемнәр ярдәмендә балаларда хәтердә калдыру сәләтен, диалогик сөйләм телен үстерү.
3) Балаларда әкиятне икенче тапкыр тыңлау теләге тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Песи һәм тычканнар”
Максат: Песи турында булган белемнәрне ныгыту. Мыегының ни өчен кирәклеген аңлату. Геометрик фигураларны, төсләрне ныгыту. Тычкан эзләре ясарга өйрәтү. Хайваннарга карата мәхәббәт тәбияләүне дәвам итү.
Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: танып белү, аралашу, иҗади сәнгать.
Материал һәм җиһазлау: уенчык песи, тартма белән геометрик фигуралар, бау, мольберт, үрнәк эш, балалар санынча кәгазь битләре, мамыклы таякчыклар, савыт белән кара буяу, салфеткалар.
Алдан башкарылган эш: Песи һәм тычканнар турында сюжетлы рәсемнәр, слайдлар карау, алар турында сөйләү, “Песи һәм тычканнар” уенын өйрәтү, геометрик фигуралар белән танышу.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Йомры икмәк”
Максат.
1. Әкиятне тәрбияче белән бергә сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның рәсемнәр буенча сөйләп, сүз байлыгын активлаштыру;
2. Балаларның игътибарын кабул итү сәләтен үстерү;
3. Әкият геройлары белән кызыксындыру.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “[З] авазы һәм хәрефе”
Мәктәпкә әзерлек логопедия төркеме
МАКСАТ:
1. “З” хәрефе белән таныштыру, язарга өйрәтү; “З” хәрефе белән 1 – 2 иҗекле сүзләрне укырга өйрәтү.
2.– [з] авазының дөрес әйтелешен, башка авазлардан аеру һәм сүздәге урынын билгеләү күнекмәләрен ныгыту;
– 1 һәм 2 иҗекле сүзләргә иҗек – аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту;
– Төшем килешенең җөмләдәге дөрес кулланылышын ныгыту.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Кояш”
Икенче кечкенәләр төркемендә әвәләү шөгыле.
Максат:
1.а) Баларга табышмак әйтү: уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү;
б) Әкият персонажына булышу хисе тәрбияләү;
в) Тирә-юнь белән таныштыру, кояшныӊ сыйфаларын билгеләү, аныӊ нигә кирәген белү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Район юлының хәвефле урыннары (район үзәгенә экскурсия)”
КҮЧЕРҮ – Районга юл презентациясе
Белем бирү: Юл билгеләре, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр һәм светофор белән таныштыруны дәвам итү.
Тәрбияләү: Юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.Үзара аралашу һәм ярдәмчел булу күнекмәләрен тәрбияләү.
Үстерү: Балаларда хәтерне яхшырту, фикерләү сәләтен үстерү, күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны арттыру, танып белү сәләтен үстерү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Маша мәктәпкә бара”
Өлкәннәр төркеме.
Максат:
-әти-әниләргә балалар ел буена нәрсә өйрәнүләрен күрсәтү;
-сөйләм телен, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү,
-сүзләрне иҗекләргә тарката, авазларны аера белү, җөмлә төзү һәм схемага –сала белүләренә ирешү,
-белемгә омтылу,
-иптәшләренә булышырга күнектерү,
-балаларда ягымлылык сыйфатлары тәрбияләү,
-үз телләрен ярата, хөрмәт итәргә өйрәтү. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Дуслар»
Юнәлеш: танып белү һәм сөйләм үстерү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Белем бирү интеграль өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәламәтлек, музыка, иҗади сәнгать.
Үткәрү формасы: уен ситуацияләре аша белем бирү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Могҗизалар кыры”. [К] хәрефе һәм [К] авазы белән танышу”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен
Максат : уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү, сүз запасларын баету; [ҡ] хәрефе һәм [к] авазы белән таныштыру; игътибарлылык тәрбияләү.
Җиһазлау: әйләнмәле барабан, магнитофон, 2 шкатулка, сандык, яшелчә, җиләк-җимеш муляжлары, төсле карандашлар, кисмә хәрефләр, яшелчә рәсемнәре, кәрзин, ваза, обруч. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Р” авазы һәм хәрефе
Максат:
1. “Р” авазының дөрес әйтелешен ачыклау, ныгыту; иҗектә, сүздә, ишетеп аеру; “Р”хәрефе белән таныштыру
2. Ишетеп зиһенгә алу һәм фонематик ишетү сәләтен үстерү.
3. Хәтерне, игътибарны, фикерләүне активлаштыру.
Җиһазлар: зур”Р” хәрефе рәсеме, хәреф кесәләре, предметлы рәсемнәр, уенчык карга, көзгеләр, кыңгыраулар.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “2 саны турындагы белемнәрен ныгыту. Кыска, озын. Овал (геометрик “фигуралар арасыннан табу)”
Максат:
– икеле саны турында белемнәрен ныгыту,
– санны предмет саны белән чагыштыру,
– балаларда озынлык һәм аларны үлчәү турында күзаллаулар формалаштыру,
– геометрик фигуралар турында күзаллауларын үстерү,
– овалның торле зурлыкта була алуын аңлату,
– мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Көзге урманда гөмбәләр”
Максат: балаларга сюжетлы рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү; ясалган әйберләрнең зурлыкларын күрсәтә белергә өйрәтү (агач зур, гөмбәләр бәләкәй); эш беткәч эш урынын тәртипкә салып куюны гадәткә кертү, төсләрне ныгыту, игътибарлылык тәрбияләү.
Җиһаз: Ак кәгазь бите, төсле буяулар, пумала, салфеткалар. Күрсәтмә материал, тиен макеты.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Көзге күчтәнәчләр”
5-6 яшьлек балалар өчен
КҮЧЕРҮ – Безнең бакча презентациясе
- Көз турында булган белемнәрне системалаштыру; балаларны сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү.
- Балаларның җиләк-җимешләр, яшелчәләр турындагы белемнәрен, хәтер сәләтен үстерү.
- Туган як табигатенә матурлык хисләре тәрбияләү.
Алдан уздырылган эш:
- Көз турында матур әдәбият уку « Иң матур сүз. Уку китабы» К.В. Закирова-191нче, 192нче бит.
- Тирә-як табигатен күзәтү.
- Балалар белән көз турында әңгәмә уздыру.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Кошларга ярдəм итү»
Максат:
Балаларның бездə кышлаучы кошлар турындагы белемнəрен киңəйтү һəм ныгыту.
Балаларда шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү.
Балаларның логик фикер йөртү сəлəтен, хəтерен үстерү.
Дəрестə матур əдəбият əсəрлəрен киң куллану.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Яңгыр”
Икенче кечкенәләр төркеме өчен
Максат : табигать күренеше – яңгырның әһәмиятен аңлату; балаларның бармак эшчәнлеген арттыру; бәләкәй орлыклардан зур һәм тәмле яшелчәләр үстереп булуын ирештерү; яңгыр турында эндәш өйрәнү; олыларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.
Кирәкле әсбаплар: ике төрле орлык; “Шалкан” әкиятенә рәсем; шалкан, кишер, чөгендер, суган.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Чисталык – сәламәтлек билгесе”
Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-дәрес конспекты
Максат: 1) шәхси гигиена һәм аның җиһазлары белән таныштыру;
2) яңа сүзләрне өйрәнү һәм сөйләмдә
кулланылышка кертү;
3) балаларны чисталык – пөхтәлеккә өйрәтү,
игътибарлылык тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Доктор Айболитка ярдәм”
Максат: 10 эчендә кушу һәм алуны ныгыту. Логик фикерләү сәләтләрен, тиз исәпләү күнекмәләрен үстерү. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, магнитофон, могжизалы капчык, проектор.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Могҗизалар кыры”
Максат:
Балаларга кече яшьтән уен аша юл йөрү билгеләрен өйрәтү.
Бурычлар:
1. Әдәплелек кагыйдәләрен саклау, үз-үзеңне тоту культурасы формалаштыру.
2. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында фикерләү сәләтен, игътибарын үстерү.
3. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү, юл йөрү билгеләрен өйрәтүне дәвам итү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Туган авылым”
Уртанчылар төркемендә интеграль шөгыль
Дәресненң максаты:
-Балаларда туган авылны ярату хисләре тәрбияләү.
-туган авылның тарихи истәлекле урыннарына мәхәббәт тәрбияләү;
-танылган шәхесләрнең исемнәрен йөртүче урамнар турында мәгълүмат бирү;
-үз урамында иркен ориентлаша алуларын камилләштерү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Икмәк”
Зурлар төркемендә интеграль шөгыль
Дәреснең максаты:
– икмәккә сак караш тәрбияләү;
– балаларның игътибарлылыгын, хәтерен, фикер йөртә белү сәләтен үстерү;
– балаларга икмәкнең әһәмиятен аңлату, ипи үстерүдә катнашучыларның хезмәте турында белемнәрен ныгыту. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Белмәмеш белән сәяхәт”
Икенче кечкенәләр төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты
Максат: Юлларда хәвефсез йөрү күнекмәләрен тәрбияләү, светофор билгеләрен үзләштерү; урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә, проблемалы ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәтү; балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, матур сөйләм күнекмәләрен тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Зур һәм кечкенә”
Икенче кечкенәләр төркемендә танып белү буенча шөгыль-дәрес конспекты
Максат:
1) зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның размерларын әйтә белергә, зур һәм кечкенәне аера белергә өйрәтү;
2) балаларның сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасын баету, игътибарларын, хәтерләрен ныгыту;
3) үзара дуслык, кунакчыллык тәрбияләү, дәрескә кызыксыну уяту.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Урманда кунакта”
Шөгыльнең бурычлары:
1. Белем арттыру:
Урман төшенчәсе белән таныштыру, шушы сүзне кулланышка кертү. Аю, куян, керпе, тиен сүзләрен кабатлау, сөйләмдә куллану. Агачлар, кыргый хайваннар турындагы белемнәрне киңәйтү; аларның аерым билгеләре буенча күзаллауларын ныгыту.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Тәгәри китте йомгагым”
5-6 яшьлек балалар өчен
Шөгыльнең максаты: Үз телеңне, үз халкыңны ярату, аны хөрмәтләү, татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту, бирелгән сорауларга дөрес җавап бирү, диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү, әкиятләр эчтәлеге аша яхшыдан яманны аера белергә өйрәтү.
Җиһазлар һәм персонажлар: йомгак, шүрәле, су анасы, әкиятләргә картиналар, КҮЧЕРЕРГӘ – Тәгәри китте йомгагым. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Ир-ат һөнәрләре белән танышу”
Программа эчтәлеге: балаларны ир-ат һөнәрләре белән таныштыруны дәвам итү; балаларның сөйләм телләрен, логик фикерләү сәләтләрен үстерү; коллективлы аппликация ясау. Бурычлар:
- Балаларга уй-фикерләрен аңлаешлы итеп сөйләргә булышу.
- Сүзлекләренә һөнәрләрне белдерүче исемнәрне, эш-гамәлләрне чагылдыручы фигыльләрне кертү. (Төзүче төзи).
- Сөйләмдә гомумиләштерүче сүзләрне (ир-ат һөнәрләре, хәрби һөнәрләр) кулланырга өйрәтү.
- Авазларны дөрес һәм ачык итеп әйтергә өйрәтү.
Конспект: «Чәчәкләр – тормышыбыз яме»
КҮЧЕРЕРГӘ – Чәчәкләр презентациясе
1. Исәнләшү.
– Балалар, бүген безнең бакчабызда хөрмәтле кунаклар. Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле көн теләп, исәнләшик.
– Исәнмесез, кунаклар!
– Исәнмесез, тәрбияче апа!
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Язгы урманга сәяхәт”
Икенче кечкенәләр төркемендә тормыш иминлегеннән ачык шөгыль
Максат: язгы табигатьтәге үзгәрешләр турында башлангыч төшенчә бирү.
Тәрбияви бурыч: Балаларда урман җәнлекләренә карата шәфкатьлелек тәрбияләү. Урманда булганда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау.
Белем бирү бурычлары:
1. Балалар сөйләменә яңа сүзләр кертү һәм кирәк урында куллана белергә өйрәтү: яз җитте, кояш җылыта, карлар эри, гөрләвекләр ага, агачларда бөреләр, үләннәр чыга;
2. Балаларның урман җәнлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Кышкы урман аланына сәяхәт”
Уртанчы төркем өчен фольклор һәм традицион булмаган метод кулланып үткәрелгән ачык шөгыль.
Максат: Кышкы табигаткә сакчыл караш тәрбияләү, кыш сынамышларын кабатлау.
Бурычлар: Таныш сүзләрне сөйләмдә активлаштыру, дөрес әйтелеш белән ныгыту. Балалар әдәбиятына кызыксыну уяту. Табигатьтәге тере җан ияләренә мәрхәмәтле караш тәрбияләү. Традицион булмаган метод куллану (мамык кулланып ябыштыру).
Материал: Куян (йомшак уенчык), картоннан ясалган эзләр, куян шаблоннары.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Серле яңгыр»
Конспект: “Бәлә аяк астында”
Юнәлеш: Танып белү һәм сөйләм үстерү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Белем бирү интеграль өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәләмәтлек, иминлек, матур әдәбият.
Үткәрү формасы: уен ситуацияләре аша белем бирү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Файдалы үләннәр”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә экология шөгыле буенча план-конспект
КҮЧЕРЕРГӘ – Файдалы үләннәр презентациясе
Максат:
Балаларны дару үләннәрен танырга һәм исемнәрен дөрес әйтергә өйрәнү эшен дәвам итү. Берничә агулы үлән турында төшенчә бирү. Балаларның дару үләннәрен куллану һәм дөрес җыю турындагы белемнәрен тулыландыру. Үзеңнең сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Зоопаркта”
Уртанчылар төркемендә рус балалары өчен татар теле эшчәнлеге.
Максат:
Балаларны уен аша татар телендә сөйләшергә өйрәтүне дәвам итү, уеннарда аңлап актив катнашуларына ирешү, һәм уен аша балаларның сәнгатькә, әдәбияткә, уеннарга карата кызыксынуларын үстерү.
Куллану өчен: тартма, кыргый хайваннар уенчыклары, “ зоопарк”, хайван авазлары белән аудиоязма.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Урманга сәяхәт”
Танып белү (математик күзаллауны формалаштыру) эшчәнлеге
Бурычлар:
– 10 эчендә алу һәм кушуга бер гамәлле мәсьәләләр төзү һәм чишү, цифрлар һәм арифметик тамгалар (+; – ; = ) куллану; цифрларны һәм предметларның санын чагыштыру.
– Санны ике кечерәк санга таркату (10 эчендә) һәм ике кечерәк саннан зуррак сан төзергә өйрәтүне дәвам итү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Мәрхәмәт елмаюдан башлана”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен мәрхәмәтлелек дәресе.
Максат:
– балаларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру;
– яхшылыклар эшләргә омтылыш тәрбияләү;
– балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау: DVD – караоке, мәкальләр язылган плакат, үлчәү рәсеме, уенчыклар, тиен рәсеме, автобус рәсеме, сүзләр язылган карточкалар, туп.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Өч аюда кунакта”
Уртанчылар төркемендә танып белү (математик күзаллауны формалаштыру) эшчәнлеге
КҮЧЕРҮ – Өч аюда кунакта презентациясе
Максат:
– Балаларны пространствода ориентлашырга өйрәтү: янында, өстендә, астында, артында. Предметларны озынлыкка,биеклеккә, киңлеккә чагыштыруларны ныгыту. Бөтенне тигез өлешләргә бүлүне, геометрик фигураларны танып-белүне ныгыту.
– 5 эчендә тәртип буенча санауны, саннарны, тәүлек өлешләрен ныгыту.
– Халык авыз иҗаты аша логик фикерләү сәләтен үстерү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Камка”
I кечкенәләр төркеме өчен шөгыль.
Максат:
– Төркемдә уңай психологик халәт тудыру;
– Сыйфатларны белдерүче сүзләр белән таныштыра башлау;
– Татар теленә генә хас булган авазларны дөрес әйтергә өйрәтүне дәвам итү;
– Балаларны үзләренең тәннәрендә ориентлашырга ярдәм итү;
– Гади сорауларга җавап кайтара белүләренә ирешү;
– Сенсорик алымнар ярдәмендә балаларның тирә-юньне кабул итүләрен тагын да киңәйтү;
– Кул моторикасын ныгытуга басым ясау;
– Балаларда бергә уйнау теләге уяту, иптәшләренә карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Йорт һәм кыргый хайваннарны чагыштыру”
Программа эчтәлеге: Йорт һәм кыргый хайваннарны чагыштырып, яшәү шартларына җайлашуларын бәйләнешле сөйләм телендә бирә белү.
Материал: “Кызыл китап”ка кергән хайваннарның рәсемнәре, дидактик уен “Нәрсәсе белән охшаган”.
Алдан башкарылган эш: Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен уку; йорт һәм кыргый хайваннар турында шигырь, хикәяләр уку, әңгәмә үткәрү; йорт һәм кыргый хайваннарның рәсемнәрен ясау.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Салкын чишмә аланында”
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен план-конспект
Урманга экскурсия
Максат: Балаларны табигатьнең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, файдасын аңлату, чәчәк һәм үләннәрне, бөҗәкләрне таный белергә өйрәтү, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Урман аланы. Анда төрле чәчәкләр (тузганак, ромашка, кыңгырау чәчәк), үләннәр (кычыткан, бака яфрагы һ.б.) булып киенгән балалар. Бер якта чишмә ага (аны 2 бала “сурәтли”) Кошлар сайрый. (Магнитофон язмасында) “Чәчәкләр” – балалар тирбәләләр.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Абдулла Алиш “Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык”
Зурлар төркемендә матур әдәбият һәм әвәләү буенча интеграль дәрес эшчәнлеге
Бурычлар:
1.Әкиятнең эчтәлегенә төшенергә булышу, матур әдәбият геройлары аша төрле начар сыйфатларга карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.
2. Балаларны әкият эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә ,кошлар турында белемнәрне камилләштерүне дәвам итү.
3. Балаларны кошлар әвәләргә өйрәтүне дәвам итү, эш барышында мөстәкыйльлек, пөхтәлек сыйфатлары тәрбияү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “[К] һәм [Кь]; [Къ] авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу”
“Аралашу” белем бирү өлкәсендә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән ачык педагогик эшчәнлек.
Максат:
1. Тартык [к] авазының калын яки нечкә әйтелешле булуын билгеләү ысулын үзләштерү.
2. [к] ,[кь] һәм[къ] авазларын сүздән интонаия белән аерып алу һәм калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен үстерү.
3. Мөстәкыльлек, активлык булдыру, игътибарлылык тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Йолдызчыклар” һәм “Кояшчыклар”
Максат:
– билгеле авазлар белән сүзләрне әйтә, авазларның урыннарын билгеләү;
– сүзләрне иҗекләргә бүлү күнекмәләрен ныгыту;
– җөмләләрне дөрес һәм мәгънәле итеп төзү күнекмәләрен ныгыту.
– игътибар үстерү өстендә эш;
– аңлату, мөстәкыйльлек, җаваплылык, хезмәттәшлек күнекмәләрен тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Көз”
II кечкенәләр төркемендә рәсем шөгыленең план-конспекты.
Программа эчтәлеге: Балаларны көз һәм аңа хас билгеләр турындагы белемнәрен ныгытуны дәвам итү. Балаларны бармак бөгеп рәсем ясарга өйрәтү. Кызыл, сары төсләрне ныгыту. Пөхтәлек һәм көзге табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Сүзлек: табигать, кызыл, сары, саргайдылар, коелдылар, бөҗәкләр, агач.
Алдан үткәрелгән эш: күзәтү, рәсем карау, әңгәмә, матур әдәбият белән таныштыру.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Кыргый хайваннар”
Сөйләм теле (экологик тәрбия, математика, инглиз теле)
Максат:
Балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.
Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Шырпы балаларга уенчык түгел!!!»
Икенче кечкенәләр төркеме өчен ачык дәрес
Максат: Шырпылар үз-үзендә нинди куркыныч яшергәнен балаларга төшенчә бирергә. Балаларга ялкын белән гел сак булу теләген өндәргә.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел”
Максат:
-балалар катнашындагы юл транспорт һәлакәтләрен профилактикалау,
-юл йөрү кагыйдәләрен хәтердә ныгыту, урамда һәм юлларда үз-үзеңне дөрес тоту культурасын формалаштыру.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Чиста булыйк»
Максат:
- Шәхси гигиена предметларын дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.
- Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү.
- Игътибарлылык һәм хәтер сәлатен үстерү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Әкиятләр иленә сәяхәт”
Максат.
1. Балаларның әкиятләр белән кызыксынучанлыгын үстерү;
2. Бөек татар шагыйре Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту;
3. Балаларны туган телдә Һәм рус , инглиз телләрендә дөрес, матур һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү;
4.Әкиятләр аша бер- береңне хөрмәт итәргә , дус тату булырга өндәү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: «Әтәч үзенең гаиләсе белән»
КҮЧЕРҮ – Йорт кошлары презентациясе
Максат :
-балаларны йорт кошлары белән таныштыруны дәвам итү, әсәр белән таныштыру, аларны әсәргә карата кызыксыну уяту, әхләк тәрбиясе бирү,
-кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту,
-хәрәкәт активлыгын арттыру, сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү,
-фикерләү сәләтен үстерү,
-татар халык авыз иҗатын кулланып сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын арттыру,
-традицион булмаган техника алымнарын кулланып рәсемнәр ясау, бизәкләр ябыштырып бетерү, әзер үрнәк буенча ябыштыру, кул моторикасын ныгыту,
-чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү, танып белү эшчәнлеген үстерү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Чукмарга дуслар табабыз”
А. Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкияте (мультфильм) буенча.
Юнәлеш: Матур әдәбият һәм нәфәсәти тәрбия.
Максат:
1. Таныш булган әсәрне (мультфильм) искә төшерү, кабатлау.
2. Балаларда әкият герое – Чукмарга карата кызгану хисе уяту.
3. Әзер әтәч силуэтын чиста, пөхтә итеп ябыштырырга өйрәтү.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Язгы кояш, җылы кояш”
Юнәлеш: Рәсем.
Максат:
1. Таныш булган ысул – төртү ысулы белән ясарга өйрәтүне дәвам итү (мамыклы таякчыклар ярдәмендә).
2. Әзер түгәрәк форманы сары буяу белән дөрес итеп төртеп буярга өйрәтү, туры сызыклар – нурларны барлыкка китерү.
3. Язгы табигать күренешләренә – кояшка карата уңай тәэсирләр уяту.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Яратып уйный торган уенчыклар”
Юнәлеш: Сөйләм үстерү.
Максат:
1. Уенчыклар белән танышуны дәвам итү; “зур”, “кечкенә” сүзләрен кертеп сүзтезмәләр төзергә өйрәтү.
2. Уенчыкларга карата уңай караш уяту.
3. Уен-шөгыль вакытында кызыклы эмоция тудыру.
Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Аюга дуслар табабыз”
Юнәлеш: Кисеп ябыштыру.
Максат:
1. Таныш булган геометрик фигураларны искә төшерү, кабатлау.
2. Әзер формаларны чиста, пөхтә итеп ябыштырып – аю барлыкка китерергә өйрәтү.
3. Хайваннарга – аюга карата уңай фикер тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »